МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
1 июнь - халыкара балаларны яклау көне
01.06.2020
Традиция буенча 1 июнь - халыкара балаларны яклау көне. Бу көнгә укучыларга төрле онлайн-конкурсларда катнашырга тәкъдим ителде. Рәсем конкурсы, туган якның табигатен тасвирлау буенча фото конкурс, балалар тормышын чагылдырган фото конкурс. Бу конкурслар 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Чәчәкләр гөрләп үсәр 28.05.2020

Матур, җылы көннәр җитте. Яз аенда чәчкән орлыклардан үсентеләр матур булып үсеп киттеләр. Аларны ачык грунтка чыгару эше башланды. Саклык чаралары күреп эшләнә чәчәк утырту. Җәй көнендә бу үсентеләр шау чәчәктә утырыр.
-
Проект эшләре
28.05.2020
9 класс укучылары онлайн-проект эшләрен тапшырдылар. Комиссия аларның эшләрен җентекләп тикшерде, сораулар биреп, укучыларның максатларына ирешү юлларын ачыкладылар. Барлык эшләр дә уңай бәяләнде.
-
27 мая - День провозглашения ТАССР 27.05.2020

Сегодня - День провозглашения ТАССР. 27 мая 1920 года Постановлением ВЦИК и Совнаркома РСФСР провозглашена автономная республика в составе РСФСР, С этрого дня начинается новая страница жизни Татарской Республики. В связи с этим на пришкольном участке школы были посажены цветы.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2020

Бүген, онлайн режимда, 9 класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Укучылар. әти-әниләр мәктәпкә булган тирән хисләрен җиткерделәр. Мәктәпне тәмамлаучы 5 укучы да төп белем курсын уңышлы тәмамладылар. Кайберләре укуларын урта мәктәптә, кайберләре махсут урта белем бирүче уку йортларында дәвам итәчәк. Ә бүгенгә алар безнең мәктәп белән саубуллаша. Ак юллар сезгә, 9 классны тәмамлаучылар!
-
Уку елын төгәлләү ата-аналар җыелышлары 25.05.2020

1-8 класс укучылары өчен 2019-2020 нче уку елы төгәлләнде. Бу классларның ата-аналары өчен дистанцион класс җыелышлары узды. Җыелышта уку йомгаклары, җәйге каникулны оештыру, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре каралды.
-
2019-2020 нче уку елын төгәлләү турында
23.05.2020
2019-2020 нче уку елын төгәлләү башка елларга караганда үзенчәлекле булды. 1-8 класс укучылары өчен уку елы 23 майда, 9 класс укучылары өчен 30 майда төгәлләнә. Җәйге каникулларны файдалы, хәвеф-хәтәрсез үткәрегез!
-
"ТАССРга - 100 ел". Тәрбия сәгате 22.05.2020

Бүген дистанцион рәвештә классларда"ТАССРга - 100 ел" дип аталган тәрбия сәгатьләре узды.
-
Тарихны шәхесләр тудыра 21.05.2020

Республикада һәм районда "Тарихны шәхесләр тудыра" ("История в лицах") дистанцион акциясе башланды. Укучылар, укытучылар белән берлектә, туган мәктәбебезне тәмамлап, илебезнең төрле почмакларында яшәүче, татар халкының тарихын дәвам итүче шәхесләрне барлыйлар, алар турында истәлекләр туплыйлар. Шундый шәхесләрдән күп еллар "Бәкер" шифаханәсе директоры булып эшләгән Ф.И.Ибраһимов, Свердловск өлкәсендә Татарстан Республикасы вәкиллеге рәисе урынбасары Ф.А.Сафиуллина, илебезнең авыл хуҗалыгын күтәрүдә үзеннән зур өлеш керткән И.Г.Валиев, танылган журналист Р.Г.Фатхрахманов, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, укытучылар, табиблар һәм башкалар турында материаллар туплана.
-
Татарстан АССР төзелүгә - 100 ел
20.05.2020
Быелгы истәлекле даталарның тагын берсе - Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулачак. Бу уңайдан да укучылар белән эзләнү эшләре алып барыла. Газета-журнал материаллары белән танышабыз, ТАССР төзүгә зур өлеш керткән шәхесләрнең биогафияләрен өйрәнәбез.












