МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Агач утырту көннәре 27.04.2020

Апрель - яшәрү ае. Яз җитүгә, туган якларыбызга кошлар кайта, табигать яшәрә. Тирә-ягыбыз тагын да матур булсын өчен, аны яшеллек белән баету зарур. Бу көннәрдә укучылар өй тирәләренә агачлар утырталар. Мәктәп тирәсен чәчәкләргә күмү өчен, төрле чәчәк үсентеләре үстерәләр.
-
Ш.Мәрҗани, Г.Тукай, М.Галәү - өч йолдыз 26.04.2020

Бүген дөньяга бөек шагыйрь Г.Тукай туган көн. Әдәбият сөючеләр Тукай бәйрәмен билгеләп үтә. Укучылар Г.Тукайның үлмәс әсәрләрен уку оештыралар, шигырьләренә иллюстрацияләр ясыйлар. Мәктәп укытучылары да бу датага "Без бит Арча яклары" дип аталган марафон тәкъдим иттеләр. Марафонда Тукайның Ш.Мәрҗани тууына 100 еллыкка багышлап язылган "Шиһаб хәзрзт" шигыреннән өзекләр яңгырый. Г.Тукай һәм М.Галәүнең иҗат дуслыгына багышланган мәкаләләр укыла. Марафонны мәктәпнең Инстаграмм битеннән карый аласыз.
-
Тукайга багышланган тәрбия сәгатьләре 24.04.2020

Г.Тукайның туган көне якынлаша. Шул уңайдан бүген дистанцион тәрбия сәгатьләре узды. Бу тәрбия сәгатьләрендә Г.Тукай тормышы, иҗаты өйрәнелде. Чарада видеофильмнар, презентацияләр кулланылды.
-
Тукай марафоны дәвам итә 23.04.2020

Республикада Г.Тукай шигырьләрен уку буенча марафон игълан ителде. Безнең мәктәп укучылары да бу марафонда теләп катнашалар. Бертуган Г.Ибәтуллина белән Д.Ибәтуллина "Бала белән күбәләк" шигырен тәкъдим иттеләр.
-
"Эковесна -2020" акциясе башланды 22.04.2020

Апрель ае табигатьнең уянган чагы. Табигатькә ярдәм итү - безнең төп бурычыбыз! Безнең мәктәп хезмәткәрләре дә бу акциягә теләп кушылдылар. Мәктәп тирә-ягын чистарту эшенә керештеләр.
-
Изучаем ПДД дистанционно 21.04.2020

Обучающиеся школы c интересом изучают правила доожного движения на портале http://sakla.ru/
-
Гаджетлар бүләк итү дәвам итә
20.04.2020
Ташкичү мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә Арча РЭСы җитәкчесе Н.Ф.Нумухамметов "Интернет ресурслар бүләк ит" акциясенә кушылды. Ул мәктәпкә гаджет бүләк итте. Бу гаджет күп балалы гаиләгә биреләчәк.
-
Конкурс "Дети рисуют страну" 18.04.2020

Продолжаются конкурсы, посвященные знаменательным датам 2020 года. Учащиеся нашей школы участвовали в дистанционном конкурсе "Дети рисуют страну".
-
Гаджет бүләк ителде 17.04.2020

"Ташкичү" ачык акционерлык ширкәте дистанцион уку шартларында күп балалы семьяларга гаджетлар бүләк итү акциясенә кушылды. Хуҗалыкның башкарма директоры Р.Х.Хабибуллин күп балалы И.Г.Галяветдиновлар гаиләсенә гаджет бүләк итте. Мәктәп дирекциясе ширкәт җитәкчелегенә шушы акциядә катнашулары өчен олы рәхмәтен җиткерә.
-
Тукай марафоны башланды 15.04.2020

Апрель ае җиргә Тукайны алып килде. Тукай туган көнгә карата дистанцион чараларга әзелек башланды. Укучылар һәм укытучылар Тукай шигырьләрен, җырларын өйрәнәләр, яттан сөйлэргә әзерләнәләр.












