МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
E-Mail: | sch524@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Язгы өмәләр башланды
24.04.2017
Быел яз соңга калып килә. Урамнарда эле кар, пычрак. Шулай да язгы өмә эшләре башланды. "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында, 24 апрел көнне тирә-юньне чистарту эшләре алып бардык. 6 класс укучылары авыл уртасындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне чистаттылар.
-
Иң күп китап укучы бәйгесе
23.04.2017
"Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында, мәктәптә иң күп китап укучы конкурсы булды. Иң күп китапны 5 класс укучысы Галаветдинова Фирдинә укыган. Ул авыл һәм мәктәп китапханәсеннән барлыгы 55 китап алып укыган. Фирдинә уку алдынгысы, рәсемнәр ясарга ярата, шигырне сәнгатле уку буенча мәктәптә гел алдынгы урыннарны яулый.
-
Спорт ярышлары
21.04.2017
"Язгы мәрхәмәтлеклек атналыгы" кысаларында мәктәптә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эше дәвам итә. Башлангыч, 5-6 класс укучылары өчен "Күңелле стартлар" ярышы оештырылса, 7-9 класс укучылары, 3 командага бүленеп, волейбол ярышлары оештырды. Бу ярышта И.Ахмадуллин командасы җиңеп чыкты.
-
"Россия балалары" декадасы
20.04.2017
Балаларның сәламәтлеген кайтырту йөзеннән, илебездә "Россия балалары" декадасы башланды. Ул наркотикларга каршы көрәш кысаларында уза. Шушы уңайдан мәктәптә Арча районы башкарма комитеты әйдәп баручы белгече М.К.Нигматуллин белән очрашу булды. Ул укучыларга наркотиклар куллануның нигә илтәсен, Интернетта саклык чаралары турында сөйләде.
-
Донорлык - файдалы эш
20.04.2017
Мәктәптә "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" дәвам итә. Бүгенге көн донорлык хезмәтенә багышланды. Донорлар - алар кан бирүчеләр. Биология укытучысы Ә.Ә.Вафина, китапханәче Ф.Ф.Хабибулина донорлык, кан бирү, кеше сәламәтлеге турында укучыларга кирәкле информаияне бирделәр.
-
Электрон хезмәтләрне куллану көне
19.04.2017
Көндәлек тормышыбызга электрон хезмәтләр башкару көннән-көн үтеп керә. Электрон түләүләрне өйдән чыкмыйча башкару - вакытны янга калдыру, озын чиратларда торуны киметә. Шушы факдалы якларны күздә тотып, бүген мәктәптә 6-8 класс укучылары өчен уку үткәрелде. Укуны Ф.Ф.Хабибуллина, Ф.ГФаттеровлар оештырды. Алар уңайлыклар турында сөйләделәр. Ф.Ф.Хабибуллина, китапханәче буларак, китапханәләргә электрон карточкалар кертү тәртибе белән таныштырды. Ф.Г.Фаттеров өлкән яшьтәгеләрне электрон хезмәтләрне башкарырга өлкәннәргә ярдәм оештыру турында сөйләде.
-
Һәйкәлне чистарттык
18.04.2017
"Язгы мәрхәәтлелек атналыгы" ның икенче көне һәйкәлләргә багышланды. Классларда төрле һәйкәлләр турында сөйләшүләр оештырылды. 6 класс укучылары моннан тыш авыл уртасына салынган һәйкәлне чистарттылар, карларын тараттылар.
-
"Язгы мәрхәмәтлеклек атналыгы"
17.04.2017
Республикада, районда "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы" старт алды. Бу атналык мәктәптә сугыш чоры баласы Мөнирә Габидуллина белән очрашудан баланды. Мөнирә апа гомере буе авылда яшәгән, колхозда эшләгән. Бүген дә ул тик утырмый. Яше 80 нән артса да, сыер асрый. " Мине ул яшәтә, хезмәт итегез!"- дип белдерде ул укучыларга. Мөнирә апа бик зур кыенлыклар күргән. Очрашуда ул балаларга шулар турында ачынып сөйләде. "Сугыш афәтләре яңадан кабатланмасын иде!"- дип бетерде ул очрашуда сүзен.
-
30 еллык кубок
15.04.2017
1987 нче елның апрель ае. Ташкичү авылында күптән көтелгән мәктәп эшли башлауга 7 ай. Табигатьнең ң пычрак вакыты. Шушы чорда Камил Якуб исемендәге колхоз комсомол секретаре Р.Г.Камалиев, яшь физкультура укытучысы Н.А.Магсумов яшьләрне, колхоз эшчеләрен, укучылардан команда төзеп, волейбол ярышлары үткәрергә булалар. “Җиңүчегә бүләккә нәрсә бирергә?”- дигән сорауга да тиз генә җавап табалар: ачтан кырып кубок ясыйлар. Ярышка Ташкичү, Мәмсә, Кысна, Ашытбаш авылларыннан 1 әр, һәм мәктәптән 3 команда катнаша. Кубокны мәктәп укытучылары яулый. 30 ел вакыт үтеп тә киткән. Ә кубок – яши, исән. Мәктәп дирекциясе тәкъдиме белән “Габбасов” исемендәге фермер крестьян хуҗалыгы белән берлектә шушы кубокның 30 еллыгы уңаеннан, спортзалга 6 команда җыелды. Шушы кубокны яулаган командадан М.М.Гайфуллин, бүгенге көндә Әтнә районында эшләүче Н.А.Магсумов та кубок өчен көрәшергә килгәннәр. 1987 нче елда мәктәптә укыган һәм шушы ярышларда катнашкан Ильшат һәм Айрат Ибатуллин, Арча электр челтәре директоры Н.Ф.Нурмухамметов та ярышта актив катнаштылар. Әтиле уллы Фәрит һәм Айбулат Гарипов, Азат һәм Илназ Гумеров, Нияз һәм Илсаф Нурмухаметов, Рафис һәм Ханафиевлар төрле командаларда бер-берсе белән көч сынашты. Бәйрәмгә Арча районы волейбол федарациясе президенты Р.А.Муллагалиев та килде. Ул ярышта катнашучыларны котлады һәм мондый ярышларның яшьләргә дә, өлкәннәргә дә бик кирәк булуын белдерде.
-
Милли бизәкләр
14.04.2017
Өлкән буын педагогик хезмәткәрләрнең мирасын барлау йөзеннән, районда "Гасырларга тиң хезмәт" темасы астында ачык чаралар, дәресләр оештыру башланды. Безнең мәктәптә күп еллар өлкән пионервожатый, укыту эшләре буенча директор урынбасары, мәктәп директоры булып эшләгән Рузалия Ибраһим кызы Насибуллина "Серле сандык серләре" дип аталган класстан тыш чара оештырды. Ул аны "Татар халкының онытылып бара торган изге бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элеккеге чорның матурлыгын күрсәтеп, бер хәтер сандыгын актарып алыйк! Әби-бабаларыбызның , әти-әниләребезнең яшьлегенә кайтып әйләник эле!"- дип башлады. Дөрестән дә, халык авыз иҗатының барлык жанрлары да педагогик кыйммәткә ия. Алар, телдән телгә сөйләнеп, буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткәннәр. Рузалия Ибрагимовна шушы кыйммәтләр аша укучыларда матурлыкка соклану, туган як сәнгатен ярату, арттыру мөмкинлекләрен күрсәтергә тырышты. Ни өчен мендәр тышларын матур итеп чиккәннәр икән соң? Йортка кергән кешенең күзе матур бизәкләргә төшән. Бизәкләр күз тиюдән саклаган. Ни өчен кызларның итәкләре озын булган? Озын итәк балтырларны яман күзләрдән саклаган. Чиккән сөлге, кулъяулык, ап-ак баш яулыгы- татар халкының күрке булган. Түбәтәй, калфак, читек турында бик күп мәгълүматлар алып килгән Рузалия апа. Укучылар аны бик игътибар белән тыңладылар, рухи байлык алдылар.
Гади генә кешетүгел ул Рузалия апа. Үзе гармунда уйный, тегә, чигә, шигырьләр иҗат итә, китап яза... "Өммегөлсем" фольклор ансамбле төзеп, авыл, район халкына борынгы ядкәрләребезне кире кайтару өстендә дә эш алып бара ул. Сүнмәс дәрт, сәламәтлек телибез сезгә, Рузалия апа!