МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Ура, каникуллар!
31.10.2020
Беренче чирек тәмамланды. Укучылар көзге каникулга таралалар. 30-31 октябрьдә классларда тәрбия сәгатьләре узды. Тәрбия сәгатьләрендә каникул чорында үз-үзеңне тоту, ут, электр, сулыкларда булу куркынычсызлыгы, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча Инструкцияләр үткәрелде. Грипп, ОРВИ, Ковид-19 дан саклану чаралары өйрәнелде.
-
29октябрь - "Россия укучылар хәрәкәте" оешмасы туган көн 29.10.2020

29 октябрь көнне мәктәптә "Россия укучылар хәрәкәте" оешмасы туган көн. Шушы уңайдан мәктәптә белем алучы 6 сыйныф укучыларын шушы оешмага алу тантанасы оештырылды. Педагог-оештыручы Г.Җ.Касимова белән бу тантананы оештыруда 7 класс укучылары активлык күрсәттеләр. 6 класс укучылары тантаналы вәгъдә бирделәр, аларга хәрәкәтнең махсус галстугы тагылды.
-
Макулатура җыябыз 28.10.2020

Мәктәптә макулатура җыю ункөнлеге игълан ителде. Һәр укучы шушы акциягә актив кушылды. Җыелган макулатураның агачларны саклап калуда роле турында классларда сөйләшүләр дә уза.
-
Сообщи, где торгуют смертью! 27.10.2020

В период с 19 -30 октября идет акция "Сообщи, где торгуют смертью!". У нашей школе были проведены классные часы на эту тематику. Обучающимся и сотрудникам школы объяснены о вреде наркотических и психотропных средствах.
-
Шахмат-шашка түгәрәге 26.10.2020

5 нче сыйныф укучылары Камалиев Рөстәм Гарафутдинович алып барган шашка һәм шахмат түгәрәгендә бик теләп шөгыльләнәләр.
-
Җиңү яуладылар 22.10.2020

9 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Г.Д.Касимова җитәкчелегендә "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ һәм "Ялкын" журналы редакциясе оештырган "Яшәү чыганагы - газ" дип аталган Республика конкурсында катнаштылар. Алар сыйныф белән "Иң шәп класс" номинациясенә электрон газета тәкъдим иттеләр һәм 1 нче урын яуладылар.
Котлыйбыз!
-
"Шәҗәрәләр" конкурсы
20.10.2020
Укучыларны патриотик тәрбияләү, гаилә байлыкларын барлау йөзеннән, укучылар арасында "Шәҗәрәләр" дип аталган конкурс игълан ителде. Укучылар бу конкурска бик теләп кушылдылар.
-
Фән олимпиадалары 17.10.2020

Мәктәбебездә Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп этабы дәвам итә
-
Бөтендөнья чиста куллар көне 15.10.2020

Мәктәбебездә 15 октябрь – Бөтендөнья чиста куллар көне буларак билгеләп үтелде. Бу көн быелгы пандемия чорында аеруча кирәк. Табиблар кулларны яхшылап юып тору турында көндә сөйләп торалар. Бу көн кешелек дөньясына кулларны юу сәламәтлеккә никадәр файда икәнен, бу процедураның табигый булуын аңлату максатыннан булдырылган. Аның төпмаксаты – кул юуга игътибар итү һәм бу, үзеңне чирдән саклап калу гына түгел, ә авыруларны кисәтү, артуын туктату икәненә басым ясау. Сау-сәламәт булыйк, үзебезне саклыйк!
-
М.Галәүне искә алдык 14.10.2020

1886 нчы елда Арча ягы дөньяга ике даһине тудырган. Аның берсе - бөек Тукай, икенчесе татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салган М.Галәү. Мәхмүт Галәүнең туган көне дә, үлгән вакыты да бик серле. Энөеклопедиядә туган 8 сентябрь дип бирелсә, ул үзе 8 ноябрьдә туганмын дип яза. Үлгән елы 1938 нче ел дип бирелсә, архив материалларында 1937 нче ел дип күрсәтелә. Шунысы билгеле: ул Ташкичү авылында туган, 11 яшькә кадәр яшәгән. Бүген мәктәптә М.Галәүне искә алу укулары үткәрелде. Аның үлемсез әсәрләре искә төшерелде.












