МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
E-Mail: | sch524@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 ( 172 ) 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Чишмә чистарттык
03.05.2017
Ташкичү авылы тирәсе чишмәләргә бай. Авыл халкы элек-электән чишмәләрне чистартып торган. Мәктәп укучылары да бу эштән читтә калмыйлар. Чишмәләрне гел чистартып торабыз. Бүген 8 класс укучылары төп трассадагы "Симетбаш чишмәсе" дип аталган чишмәне чистарттылар.
-
Прием в первый класс
01.05.2017
Уважаемые родители! С 1 февраля 2016 года начался прием заявлений в первый класс. Для того чтобы записать ребёнка в 1 класс, Выможете прийти в школу с 1 февраля и в другие последующие дни. Кроме того, можно записаться через Интернет, заполнив заявление на портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364.
Необходимые документы:
1) Документ, удостоверяющий личность родителя (законного представителя) ребенка
2) Заявление установленного образца (заполняется в школе)
3) Свидетельство о рождении ребенка (оригинал и копия)
4) Свидетельство о регистрации ребенка по месту жительства (оригинал и копия)
-
Өмә үткәрдек
29.04.2017
2017 нче елның 29 апреле - өмә көне. Кар шушы көннәрдә генә бетте. Кар астындагы чүпләр чыкты. Бүген тирә-юньне чистарту буенча өмә үткәрдек. Башту укучыларга тирә-юньне саклап тоту, пычратмау, чүпләрне җыеп бару турында әңгәмә оештырылды. Шуннан соң класслар бүленеп, Ташкичү, Мәмсә, Симетбаш авылларын чистарту эшенә кереште. Башлангыч класслар мәктәп тирә-юнен чистарттылар. 5 класслар Ташкичү-Мәмсә юлын чистарттылар. Нәрсә генә ташламаганнар шоферлар юл буена! 6-7 класслар Ташкичү авылы урамнарын карап чыктылар, 8 класслар Ташкичү-Мәмсә, 9 класслар ташкичү-Симетбаш трассасын чүпләрдән арындырдылар. Бары тик тирә-юньне пычратмаганда гына табигать чистабула! Шушы хакыйкатьне аңлап бетерә алмый, кеше! табигатьне саклау үзебездзн тора.
-
Тукай- безнең күңелләрдә
28.04.2017
Ташкичү авылы Культура йортында "Тукай - безнең күңелләрдә" дип аталган кичә булып узды. Кичәгә ветеран-педагоглар, авыл ветераннары килде. Башта ветеран-педагог Р.И.Насибуллинага"Педагог на все времена" конкурсында катнашканы, яшь буынны тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертүе өчен ""Мәгариф идарәсе" мактау хаты тапшырылды. Шуннан соң Г.Тукай, аның тормыш юлы, моңарчы халыкка билгеле булмаган эшчәнлеге турында сөйләшү оештырылды. Сөйләшүне Р.И.Насибуллина, В.Ф.Мустафиналар оештырды. Кичәдә Тукайның шигырьләре, җырлары яңгырады. Тукай рухына дога укылды. Кичә бәйрәм өстәле артында чәй эчү белән тәмамланды. Ветераннар рухи көч алып, яңадан очрашырга сүз куешып таралыштылар.
-
Язучылар белән очраштык
27.04.2017
Бүген Тукай-Кырлай авылында шигырь бәйрәме узды. Кунакка Казаннан, Башкортстаннан мәртәбәле кунаклар кайткан иде. Алар арасында Рәзил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Хәнәфи Бәдигый, Наиль Касыймов, Фәйрүзә Мөслимова, Рифә Рахман, Сания Әхмәтҗановалар бар иде.2017 нче ел Тукай бүләге лауреатлары да Арча , Тукай җирлегенә аяк бастылар. Тукайга, ул торган җиргә дан җырланды, Тукайның шигырьләре укылды, җырлары тыңланды. Олуг шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен укыдылар.
-
Тукай көне
26.04.2017
Бүген иртәдән мәктәптә татар рухы хөкем сөрде. Г.Тукайның тууына 131 ел уңаеннан мәктәптә "Бердәм көн"үткәрелде. Укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр милли киемнәр киделәр. Ирдәдән мәктәп ишегеннән укучыларны милли киемнәр кигән кызлар, егетләр каршы алды. музыкаастында биюләр оештырылды. 7 сәгать 30 минутта укучылар һәм укучылар Г.Тукайның тууына 131 елга багышланган тантанага җыелды. Тукайның үлмәс шигырьләре, җырлары яңгырады.
-
Милли моңнар
26.04.2017
Көннең икенче яртысында укучыларга һәм укытучыларга "Милли моңнар" дип аталган конерт программасы тәкдим ителде. Татар гармунында, курайда, баянда милли көйләр яңгырады, балалар музыка тыңладылар, биеделәр, баянга кушылып җырладылар. Бу конертны аларга Казан шәһәреннән килгән кунак - Солтан Шигапов оештырды.
-
Милли уеннар
26.04.2017
Дәресләрдән соң башлангыч класслар өен милли уеннар оештырылды. Укучылар сигезле бию, парлы бию өйрәнделәр. "Йөзек салыш", "Ватык телефон" , төрле биюле уеннар кебек уеннар укучыларга бик ошады.
-
Иң матур милли кием
26.04.2017
Көннең ахырында "Иң матур милли кием" бәйгесенә йомгак ясалды.Укытучылардан Ахмадуллина Алсу, Фазуллина Гашия, Вафина Әлфия, Хабибуллина Флераларның киемнәре иң матур дип табылды. Укучылар арасында беренчелекне Шагимарданов Раян, Саттаров Салават, Гараев Исхак, Ибатуллина Гөлия, Ибатуллина Дилә, Сабирова Ләйләләр бүлеште.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре бара
25.04.2017
Бүген 4 һәм 5 класс укучылары математика һәм тарих фәннәреннән Бөтенроссия тикшерү эшләре башкардылар.