МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
E-Mail: | sch524@bk.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 53 Бездә укыйлар: 53 укучы |
У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Космонавтика көне
12.04.2017
12 апрель - космонавтика көне. Бүген мәкәптә шушы уңайдан төрле чаралар үткәрелде. Иртән физика укытчысы М.М.Гайфуллинукучылар белән космос, космосны өйрәнү, космоска очу тарихы белән таныштырды. Тәнәфестә укучылар белән викториналар оештырырылды, кызыклы сорауларга җаваплар алынды. Дәрестән соң Ю.А.Гагарин тормышына багышланган кинохроника каралды.
-
Макулатура җыябыз
11.04.2017
"2017 нче ел - экология елы" кысаларында мәктәптә табигать, аны саклау турында күпкырлы эш оештырыла. Шуларның берсе - урманнарны саклау, кәгазь эшләү өчен икенчел чимал - макулатура җыю эше оештырылды. Бүгенге көнгә кадәр 400 кг кәгазь җыелды. Шушы ике көндә бу эш төгәлләнергә тиеш.
-
Бөек Тукай көннәре
10.04.2017
Апрель ае бөек Тукай көннәре белән истәлекле булып кала. Бу чарага күптән әзерлек эше бара. Тукайның тууына 131 еллыкны каршылау буенча план төзелде, Г.Тукай укулары өчен Яңа Кырлай мәктәбендә узачак тантанага әзерлек бара.Шулай ук авыл китапханәсендә дә башлангыч класс, 5-6 класс укучылары өчен Г.Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган чара узды.Чараны китапханә мөдире В.Ф.Мостафина әзерләде һәм алып барды.
-
М.Галәү мирасын өйрәнү дәвам итә
07.04.2017
Ташкичү авылында туып үскән язучы М.Галәүнең мирасын өйрәнү дәвам итә. Бүген безгә кунакка М.Галәүнең оныгының кызлары Ольга Олеговна кызы Александар белән Иркутск, Анастасия Олеговна Мәскәү шәһәреннән кунакка килделәр. Алар мәктәптә "Таттелеком" оешмасы алып бара торган музей торышы белән таныштылар, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Р.Зәкуанов Ташкичү авылында Ш.Мәрҗани, М.Галәүләр истәлеген торгызу турында сөйләде. Ольга Олеговна һәм Анастасия Олеговналар музей оешу торышы, эш барышы белән бик канәгать калдылар. Мәктәп директоры И.И.Гибадуллин кунакларны районда музейлар, истәлекле урыннарны торгызу торышы белән таныштырып йөрде. Яңа Кырлайда "Таттелеком" оешмасы реставрация ясаган Сәгъди абзый утарында булу, Г.Тукай музеен күрү кунакларда зур тәэсирләр калдырды.
-
Ачык шогыль
06.04.2017
Ташкичү балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәпкә әзерләү буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Шушы максаттан, бүген анда Яңа Кенәр зонасы балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен ачык шогыль үткәрелде. Балалар китап, аның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, үзләре дә практик рәештә китап ясап карадылар, төрле сорауларга җавап бирделәр. Бу шогыльдә 2017нче елда бу балаларны 1 нче класска алучы укытучылар да катнашты. Шогыльдән соң тәрбиячеләр фикер алыштылар, тәрбияче М.А.Валиеваның иҗат лабораториясе белән таныштылар, үзләренә кирәкле материалларны таратыштылар.
-
Җәй бакчалар чәчәк атар
06.04.2017
Бер татар халык мәкалендә "Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың",- дигән сүзләр бар. Әйе, иртә яздан көзгә кадәр мәктәп бакчасында да эш кайный. Көзге уңыш мул булсын өчен, яздан ук әзерләнергә кирәк. Мәктәптә февраль аенда ук помидор, борыч, төрле чәчәк орлыкларын утырттылар, инде уҗымнар матур булып үсеп килә. Үсентеләрне үстерү серләренә укытучылар технология дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда төшендерәләр. Башлангыч класс укытучысы Г.З.Фазуллина укучыларны помидор үстерү серләренә өйрәтә.
-
"Террорга -юк!"- дибез
05.04.2017
Терроризмга каршы көрәш кысаларында мәктәптә линейка, инструктажлар, беседалар узды. Санкт_Петербург шәһәрендә булган теракт өйрәнелде, гадәттән тыш вакыйгалар булган очракта үз-үзнңне тоту юллары өйрәнү буенча эш дәвам итә.
-
Язучылар белән мастер-класс
04.04.2017
2 апрель көнне Казанның Язучылар йортында каләм тибрәтүче яшьләрне мастер-класска чакырдылар. Мастер-классны Нәбирә Гыйматдинова, Ркаиль Зәйдулла кебек олтап язучылар үткәрде. Бу яшь язучыларның мастер-классына безнең мәктәпнең 5 класс укучысы Касимова Алсу да узды. Ул апасы Касимова Илүзә белән бу мастер-класста катнашып, язу серләренә өйрәнеп кайтты.
-
Өмәләр дәвам итә
03.04.2017
Яз җитү белән, эше дә арта. Мәктәп тирә-юнен чистарту буенча өмәләр дәвам итә. Бүген 8 класс укучылары өчен өмә узды. Алар ишек алдындагы карларны таратты.
-
Дус класс серләре
01.04.2017
Мәктәп һәм ата-ана. Бары тик шушы ике ячейка бергәләп эшләгәндә генә, укучыларны укыту-тәрбия эшендә уңышка ирешеп була. Шушы максаттан, районда "Дус класс серләре" дип аталган ата-аналар комитеты Республика конкурсының район этабы булып узды. Безнең мәктәп данын 6 класс укучыларының ата-аналар комитеты яклады. Алар комитетның визит карточкасын тәкъдим ителәр, проект якладылар. Конкурса катнашкан Хәбирова Гүзәлия, Хабибрахманова Ясминә, Галаветдинова Тәслимә һәм Гараева Гөлнараларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез!