Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
Телефон: | 88436690522 |
E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 8 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Бәйрәм белән сезне, тәрбиячеләр! 27.09.2014
Хөрмәтле тәрбиячеләр! Сезнең барчагызны да һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз! Сезгә авыр һәм мактаулы хезмәтегездә зурдан-зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Күкләрегез һәрчак аяз торсын, авыр хезмәтегез һәрчак шатлыклар китерсен.
-
Хуш киләсез, балалар! 01.09.2014
Менә көтеп алган 1сентябрь дә килеп җитте. Балалар белән ,беррәттән, без дә бу көнне бик дулкынланып һәм шатланышып каршы алдык. Быел бакчабызда 20 бала тәрбия һәм белем алачак. Һәркемгә яңа уку елында уңышлар телибез!
-
Гөлләр кояшка карый! 25.07.2014
Үсте матур чәчәкләр,
Гел кояшка үрелеп,
Балкып тора бакчабыз,
Яшеллеккә төренеп.
-
Чыгарылыш кичәсе 29.05.2014
Бакчабыз бүген бераз моңсуланып калды. Чөнки ничә ел бакчабызда йөргән балаларыбыз үзләренең яратып йөргән бакчалары һәм тәрбияче апалары белән саубуллаша. Бу шатлыклы көн белән уртаклашырга аларның әти-әниләре дә килгән иде. Килгән кунаклар "Мәктәп аланында" дигән бик матур кичә карадылар. Әти-әниләр үзләренең балалары белән горурланып утырдылар. Шундый зур көч куйганнары өчен алар тәрбиячеләргә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Чәчәкле алан 19.05.2014
Бүген бакчабызда балалар белән "Чәчәкле аланда" дигән чара оештырылды. Бу чарада балалар чәчәкләр һәм үсемлекләрне танып белергә өйрәнделәр. Бик күп эчтәлекле биремнәр белән беррәттән табышмакларга да дөрес җавап бирә алдылар. Чара җыр һәм бию белән бергә үрелеп барды.
-
Музейга сәяхәт 12.05.2014
"Үткәнеңне белмичә киләчәк юк" диләр. Без шул максаттан балалар белән берлектә мәктәптә оештырылган музейга сәяхәт кылдык. Монда балалар әби-бабайларыбыз эшләгән эш кораллары, аларның кием-салымнары, көнкүреш җиһазлары белән таныштылар. Балалар музейдагы борынгы җиһазлар белән бик кызыксынып таныштылар.
-
Юл йөрү кагыйдәсен өйрәнәбез 16.04.2014
Юлда халәкәтләр еш булып тора. Куркынычсызлык кагыйдәсен саклау безнең төп максатыбыз. Шул уңайдан бакчабызда һәрдаим балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен тәрбияче апалары аңлатып һәм исләренә төшереп тора. Бакчада әзерләнгән ярдәмлекләр аша балалар юл билгеләрен танып белергә өйрәнәләр.
-
Нәүрүз бәйрәме 22.03.2014
Көн белән төн тигезләшкән вакытта татар халкында борынгыдан үткәрелә торган зур бәйрәме бар. Ул - Нәүрүз бәйрәме. Бу уңайдан мәктәптә зур чара үткәрелде. Бу чарада оештырылган уеннарда безнең бакчабызда тәрбияләнүче балаларыбыз да бик теләп катнашты.
-
Пожар куркынычсызлыгы 17.03.2014
Бакчада бүген пожар куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча чираттагы тикшерү үтте. Пожар инспекторлары тарафыннан балаларга һәм тәрбиячеләргә инструктаж үткәрелде. Бу юнәлештә бакчаның эше канәгатьләнерлек дип бәяләнде. Инспекторлар балалар белән әңгәмәләр, төрле ситуация вакытында үз-үзеңне дөрес итеп тоту, югалып калмаска, тиешле номерга яки өлкәннәргә хәбәр итәргә кирәклеген искәрттеләр.
-
8 март 06.03.2014
Сегодня прошел праздничный утреннник, посвященный Международному женскому дню. На праздник были приглашены мамы, бабушки. Для них были подготовлены концертные номера и подарки, выполненные детьми. Утреннник прошел в доброжелательной атмосфере. праздник всем понравился.