Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
Телефон: | 88436690522 |
E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 8 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Гөлләр кояшка карый. 09.10.2015
Безнең уен бүлмәсенең тәрәзәләре бик зур, анда гөлләр иркен сулыш алып үсәләр, гел чәчәктә утыралар. Без аларны бик яратып карыйбыз, тәрбиялибез. Көн саен су сибәбез, төпләрен йомшартабыз, корыган яфракларын җыябыз. Бакчада алган эш күнекмәләре безгә өйдә әниләребезгә булышканда да ярдәм итә.
-
Укытучылар көне. 05.10.2015
Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын.
Укытучым минем , сунмәс назым,
Якты язым-балачакларым,
Мин гомергә, әнкәм белән бергә,
Күңелемдә Сезне саклармын.
Тормышымның тәүге сукмагында
Шат елмаеп каршы алдыгыз,
Канат куеп якты хыялларга,
Олы юлга озатып каласыз.
Укытучым,менә каршыңдамын-
Мең- мең тапкыр сиңа бурычлы,
Олы тормыш юлларымда миңа
Һәрчак синең акыл булышчы.
Бер тутырып күзгә карау белән
Уебызны аңлый алдыгыз.
Шуңа күрә безнең күңелләрдә
Онытылмаслык булып калдыгыз.
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2015
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,
Сәлам сезгә безнең буыннан!
Бар дөньяны бүләк итәр идем
Әгәр килсә минем кулымнан!
Үтә гомер аккан сулар кебек
Ә күңел һич туймый яшьлектән.
Йөзләрегез инде картайса да,
Ник күңелләр болай яшь икән?
-
Агач утырту өмәсендә катнаштык. 29.09.2015
-
Бергәләшеп чәчәк орлыклары җыябыз. 28.09.2015
-
Тәрбиячеләр көне. 25.09.2015
Хөрмәтле балалар бакчасы тәрбиячеләре!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
-
Табигать кочагында рәхәтләнеп уйныйбыз. 23.09.2015
-
Балаларга комда уйнаганда агач материалларын куллануны бик файдалы дип уйлыйбыз.. 21.09.2015
-
Бакчабызда мул уңыш! 19.09.2015
-
Саф һавада уйнавы күңелле! 11.09.2015