Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
Телефон: | 88436690522 |
E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 8 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Чыршы бәйрәменә әзерләнәбез 28.12.2015
Тиздән бакчабызда Чыршы бәйрәме узачак. Балалар матур җырлар, биюләр өйрәнәләр. Һәрбер бала Яңа елда нинди дә булса һөнәр күрсәтеп, әти-әниләрен сөендерәчәкләр әле.
-
Кардан сыннар ясыйбыз 25.12.2015
Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре – кара күмер.
Дидек: “Син урам себер!”
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.
-
Индивидуаль эшлибез 23.12.2015
Бакчада индивидуаль эш даими алып барыла. Прогулка вакытында төп хәрәкәтләрне ныгыту өстендә даими эшләнелә.
-
Саф һава-тәнгә дәва 21.12.2015
Саф һаваның тәнгә дәва икәнен һәрберебез беләбез. Балалар белән җәйге верандада "кунак-кунак" дигән сюжетлы уен оештырылды.
-
Канатлы дусларыбызны онытмыйбыз 18.12.2015
Балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү максатыннан, кошлар өчен тагын бер "ашханә" булдырдык.
-
Каенкай- без тагын синең яныңда 16.12.2015
Без бүген балалар белән экологик сукмак буенча табигатькә экскурсия оештырдык. Бу экскурсиядән балалар үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар. Балалар табигатьтәге үзгәрешләр белән таныштылар. Табигатькә карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатлары буенча әңгәмә үткәрелде.
-
Тәҗрибә үткәрәбез
14.12.2015
Бакчада план нигезендә һәрдаим тәҗрибәләр үткәрелә. Тәрбияче җитәкчелегендә "Кар" дигән кыска вакытлы тәҗрибә-проект үткәрелде. Нинди кар тизрәк эрер? Көпшәк кармы әллә тапталганымы?
-
Уңышлар сезгә, балакайлар! 11.12.2015
"Голосок" конкурсында катнашкан Мостафин Альнур, Ибатуллина Дилә, Сабирова Ләйләләргә зурдан-зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез. Киләчәктә дә шундый актив һәм сәләтле балалар булып үсегез.
-
Конкурс "Голосок" 09.12.2015
Кичә балалар районкүләм җыр конкурсы "Голосок"ка бардылар. Балаларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар. Һәрбер башкаручыга мәгариф бүлеге дипломнар тапшырды.
-
Татар халык киемнәре белән танышабыз. 07.12.2015
Халык сәнгате аша балаларда зәвыклы һәм матур итеп киенергә теләк тәрбияләү максатыннан, бакчабызда төрледән-төрле чаралар үткәрелә. Әңгәмәләр аша балаларда милли киемнәрне тану һәм аларга карата кызыксыну хисләре тәрбияләнә.