Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
Телефон: | 88436690522 |
E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 8 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Уңыш бәйрәме. 13.11.2015
Бүген бакчада уңыш бәйрәме үткәрелде. Чарага әти - әниләр чакырылды.
-
Көзге ярминкә. 09.11.2015
Әти - әниләр һәм балалар көзге уңыштан күргәзмә әзерләделәр.
-
Уенчыклар илендә. 05.11.2015
Балалар төзү материалы атрибутлары белән бик яратып уйныйлар. Уенны ахырына кадәр җиткерү уйланган уен проектын җиренә җиткереп төзү аларда ихтыяр көче һәм сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияли.
-
Дидактик уеннар уйныйбыз. 02.11.2015
Балаларның төрле юнәлештә аң - белем дәрәҗәләрен күтәрү максатында бакчада дидактик уеннарны күпләп тупладык. Балалар бу уеннарны шөгыль вакытында һәм режим моментларында да теләп, яратып кулланалар. Бергәләп пазллар төзү аларның дус һәм тату булуларын күрсәтә.
-
Рәсем ясыйбыз. 30.10.2015
Рәсем ясау шөгылен балалар аеруча көтеп алалар, бигрәк тә ирекле рәсем ясау аларга ошый. Фантазияләре чиксез аларның. Рәсем шөгылендә карандаш, краска ярдәмендә төс аерырга, төсләрне кушкач нинди төс барлыкка килүен күзәтү аларда зур кызыксыну уята.
-
Гриппка каршы профилактик чаралар. 28.10.2015
Вируслы авыруларга каршы профилактик чараларны кулланабыз. Бүлмәләргә кварцевый лампа , ваклап суган, сарымсак куябыз. Һәр балага суган, сарымсак белән муенсалар киертәбез һәм борын асларына оксалиновый мазь сөртәбез. Бүлмәләрне даими җилләтеп, юеш уборка ясап торабыз. Уенчыкларны да ешрак юарга тырышабыз.
-
Бездә кунакта ГАИ хезмәткәре. 26.10.2015
Бүген бакчада юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча ачык шөгыль уздырылды. Балалар юлда йөрү кагыйдәләрен, билгеләрен искә төшерделәр. Тәрбияче Марина Александровна шөгыльне оешкан төстә алып барды. Шөгыльдә балалар актив катнаштылар, сорауларга төгәл һәм дөрес җавап бирделәр, җырлар ,шигырьләр башкардылар. Балаларга шушы темага багышлап рәсемнәр ясарга кушылды һәм күргәзмә оештырылды. Шөгыльдә Россия Федерациясе ОГИБДД ОМВДның Арча филиалы дирекциясенең финанслау бүлеге мөдире Энҗе Газизовна Мухаметзянова катнашты. Ул балаларны юлда сак йөрергә, үз-үзеңне саклау кагыйдәләре белән таныштырды. Балаларга методик әсбаплар, дидактив уеннар, караңгы вакытта йөргәндә яктылык кайтаручы брилоклар бүләк итте. Чара бик җанлы үтте.
-
Юл йөрү кагыйдәләре өйрәнәбез 21.10.2015
Юл йөрү кагыйдәләрен балаларга тәрбияче һәрдаим өйрәтеп, өйрәнгәннәрен искә төшереп тора. Балалар бик тырышып, яратып, кызыксынып өйрәнәләр. Бүгенгесе көндә алар Россиянең ОГИБДД ОМВД хезмәткәрләрен шөгель карауга чакыруга әзерләнәләр.
-
Чисталык - сәламәтлек. 16.10.2015
Безнең күрше бүлмәдә генә медпункт урнашкан. Фельдшер апалар безнең янга кереп гел хәлләребезне сорашып, чисталыкны тикшереп, тиешлевакытта прививкаларны ясап торалар. Ак халатлы апаларны без көтеп алабыз, чөнки алар файдалы киңәшләр бирәләр, чисталыкка өндиләр.
-
Витаминлы тукланабыз. 12.10.2015
Сәгать 10 тулып узган тәрбияче ярдәмчесе апабыз безгә витаминлы икенче аш алып керә. Без шуны тәмләп ашыйбыз. Бигрәкләр дә тәмле инде алмасы.