Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
Телефон: | 88436690522 |
E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 8 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Театр уйныйбыз. 18.02.2016
Муса Җәлилнең "Карак песи" шигырен сәхнәләштердек. Дикарацияләрне бакча хезмәткәрләре үзләре әзерләделәр.
-
Суган белән тәҗрибәне дәвам итәбез. 17.02.2016
Суган белән булган тәҗрибәне дәвам итәбез. Коры туфракта, комда һәм буш савытка утыртылган суганда үзгәреш юк. Суда утырган суган тамыр җәеп кыяк җибәргән.
Нәтиҗә: Су тормыш чыганагы.
Тәҗрибәне дәвам итәбез. Коры туфракка, комга, буш савытка су өстибез.
-
Китапханә белән берлектә. 16.02.2016
Авыл китапханәсе белән тыгыз элемтәдә торабыз. Китапханәче тәрбияче эшчәнлеге өчен кирәкле булган материаллар әзерләүдә булыша һәм кичәләр үткәргәндә ул безнең көтеп алынган кунагыбыз.
-
Муса Җәлил туган көн. 15.02.2016
Бакчада балалар белән Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан әңгәмә үткәрелде. Шагыйрьнең тормыш юлы өйрәнелде. Шигырьләре, хикәяләре укылды. Җырларын тыңладык.
-
Бәйрәмнәргә әзерлек. 12.02.2016
Тиздән бәйрәмнәр җитә. Без үз кулларыбыз белән ясаган үзебезнең иҗат җимешләребезне иң кадерле кешеләребезгә бүләк итәбез.
-
Иҗекләп укыйбыз. 11.02.2016
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары сөйләм теле шөгылендә. Балалар ике иҗектән торган сүзләрне авырсынмыйча укып бирәләр.
-
Ярышабыз. 10.02.2016
Балалар прогулка вакытында саф һавада төрле спорт уеннары уйныйлар. Бүген "Тату командалар" булып ярыш оештырдылар. Балаларга саф һавада булу файдалы һәм рәхәт.
-
Суган белән тәҗрибә. 09.02.2016
Бакчада суган утырту тәҗрибәсе үткәрелә. Суганны суга, комга, балчыкка һәм буш савытка утырттык. Тәҗрибә картасына утырту көне билгеләнде, күзәтү планы төзелде.
-
Рәсем сәнгате. 08.02.2016
Рәсем сәнгатендә инновацион технологияләр кулланып эшләү. Тәрбияченең әзерләгән күрсәтмә материаллары.
-
Әти - әниләр эшләреннән күргәзмә. 08.02.2016
Әти - әниләр тәрбияче кул астында яңа алымнар кулланып рәсем ясадылар. Шул рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.