Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
| Телефон: | 88436690522 |
| E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Бакчада "Әниләр бәйрәме!" 07.03.2017

Әниләребезне котлап матур шигырләр сөйләдек, җырлар җырладык, биюләр биедек. Бәйрәм үзебезгә дә һәм әниләргә дә бик ошады. Ахырдан чәй табыны әзерләп, сыйланып та алдык.
-
Әниләргә бүләккә. 06.03.2017

Балаларда әниләргә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү нияте белән "Кояш гомере телим мин, әнием сиңа" -дигән проект эшен дәвам итәбез.Әниләр бәйрәменә үз көчебез белән бүләкләр әзерлибез.
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез. 06.03.2017

Бәйрәмгә әзерләнгәндә һәрвакыт бүлмәләрне бизибез.
-
"Иң ягымлы әни минеке" конкурсы. 03.03.2017

Бакчада дайми конкурслар үткәреп торабыз, әниләр бәйрәменә балалар көче белән "Иң ягымлы әни минеке" -дигән рәсем конкурсы үткәрдек.
-
Сөйкемле шүрәле. 02.03.2017

Балаларның иҗат сәләтләрен ачыклау нияте белән бакчада конкурслар оештырабыз. Район конкурсларында да даими катнашабыз.
-
Бездә ачык шөгыль. 01.03.2017

Балалар бакчалары профсоюз җитәкчеләре безнең бакчада ачык шөгыль карадылар. Шөгыльнең темасы "Су һәм аның үзенчәлекләре" дип атала иде.
-
Салават күпере 28.02.2017

Балаларда яхшы кәеф, шатлык хисләре булдыруга шартлар тудырабыз. Безнең балаларның бакча тормышы күңелле мизгелләргә бай. Бүген балалар белән "Салават күпере" дигән күңел ачу чарасы үткәрдек.
-
Эстафета уены. 27.02.2017

Бүләгегез өчен бик зур рәхмәт, хөрмәтле әти - әниләр. Балалар белән яңа физкультура җиһазлары белән эстафета уены оештырдык.
-
Әтиләр бәйрәме бик күңелле үтте. 22.02.2017

Бүген безнең бакчабызда
Шундый рәхәт, күңелле.
Чөнки кунак булып безгә
Бөтен әтиләр килде.
-
Бездә яңа уенчыклар. 20.02.2017

Әтиләр - әниләр үз инициативалары белән бакчага кул курчак уенчыклары бүләк иттеләр. Алар һәрдаим бакча тормышы белән кызыксынып торалар һәм һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзерләр. Бакча коллективы һәм балалар аларга бик зур рәхмәтле.





