Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
Телефон: | 88436690522 |
E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 8 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Ракеталар галәмдә. 15.04.2016
Балалар кисеп ябыштыру шөгылендә "Ракеталар галәмдә" дигән темага күмәк эш башкардылар. Шөгыльнең максаты балаларның космонавтика турында белемнәрен формалаштыру, алган белемнәрен куллана белү һәм кызыксынучанлык уяту иде.
-
Планеталарны өйрәнәбез. 14.04.2016
Балалар планеталарның төрле фигураларга охшаган булуларын күзәтәләр. Буш вакытларында пластилиннан шуларны ясап та карыйлар.
-
"Сәлам галәм." 13.04.2016
Тирә - юньне, табигатьне аңларга һәм сакларга сәләтле социаль актив , иҗади шәхес тәрбияләүдә бакчада әти - әниләр белән бердәм эш алып барыла. "Сәлам галәм" дигән балалар һәм зурлар проектын тормышка ашыру максатыннан рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Космонавтика көне. 12.04.2016
"Космос" проектын тормышка ашыру максатыннан 11 - 15 апрель көннәрендә балаларның космонавтика турындагы белемнәрен ныгыту өчен комплекслы эшләр планлаштырылды. Балаларның кояш системасы турындагы белемнәрен камилләштерү нияте белән күргәзмә материаллардан тыш мультимедийный материал киң кулланыла.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итәбез. 11.04.2016
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә аеруча игътибар бирелә. Балалар да бик кызыксынып һәм яратып уйныйлар. Шунлыктан шушы темага багышланган почмакны яңарттык.
-
Дидактик уеннар 08.04.2016
Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан, алар белән төрле дидактик уеннар уйныйбыз. Балалар бу уеннарны уйнарга бик тә яраталар.
-
Зур ярдәмчеләребез! 07.04.2016
Өлкән төркем балалары тәрбиячеләрнең зур булышчылары. Алар кече төркем балалары белән төрле уеннар оештырырга ярдәм итәләр. Кече һәм өлкән төркем балаларының килешеп уйнаулары үзара дустанә мөнәсәбәт тудыруга ярдәм итә.
-
Яңа җиһазлар бигрәк уңайлы. 06.04.2016
Бакчабыз яңарды, бүлмәләребез иркенәйде, яңа җиһазлар кайтты. Безгә бигрәк тә өстәл, урындыклар ошый. Уңайлы урында туклану да рәхәт, ашлар да тәмле.
-
Тәрәзә төбендә чәчәк үсентеләре 05.04.2016
Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан, тәрәзә төбендә чәчәк үсентеләре үстерәбез. Балалар ул үсентеләрне үзләре тәрбияләп үстерәләр.
-
Тукай әкиятләре белән танышабыз. 04.04.2016
Г.Тукайның тууына 130 еллыгы уңаеннан бакчабызда төрледән-төрле чаралар үткәрелә. Бүген балаларыбыз Г.Тукай иҗат иткән әкиятләр белән таныштылар. "Шүрәле" әкиятен мультфильмнан карадылар.