Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
| Телефон: | 88436690522 |
| E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Нәүрүз бәйрәме үткәрдек. 27.03.2017

-
Балаларны бүләкләдек. 24.03.2017

Балаларда яхшы әхлакый сыйфатлар, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү өстендә эш, ел дәвамында алып барыла. Балаларның уңай якларын күреп һәм аларны үсендерү максатыннан, атна ахырында аларга ясалма медальләр бүләк иттек.
-
"Сөйкемле шүрәле" бәйгесендә катнаштык. 20.03.2017

Конкурсларда гел катнашып торабыз.Район күләмендә үткәрелгән "Сөйкемле шүрәле" ,Г.Тукай иҗатына багышланган, бәйгедә Нурмухаметова Зилә призлы урын яулады . Багавиева З. һәм Шарафиева И.дә грамота белән бүләкләнделәр.
-
Язгы табигатькә экскурсия. 17.03.2017

Язгы табигатькә экскурсия оештырдык.Әле язның башы гына, ә үзгәрешләр инде күренә.
Бөреләрдә яфрак әле уянмаган.
Төннәр инде хәйран кыскарган.
Боз һәм кар эри , сулар йөгерә.
Кояшлы көннәр белән яз килә. -
ГИБДД инспекторы белән очрашу. 16.03.2017

"Юлда йөрергә дә акыл кирәк"- ди ГИБДД инспекторы. Безнең мәктәптә юл именлегенә багышланган чара узды.ГИБДД инспекторы белән очрашуда, безнең бакча балалары да катнашты.
-
"Әлифба" бәйрәме. 15.03.2017

Беренче сыйныф балаларының "Әлифба" бәйрәмендә булдык, ә без анда беренче кунаклар. Мәктәпкә киткән балаларның укулары белән кызыксынып торабыз, уңышларына сөенәбез.
-
Яңа китап белән танышабыз. 13.03.2017

Бүген тагын яңа китап белән танышабыз. Матур әдәбият ярдәмендә балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбиялибез. Балаларның тыңлап аңлау сәләтен ныгытабыз.
-
"Витаминнар бакчасы" тәрәзә төбендә. 09.03.2017

-
"Әниләр бәйрәме!" 07.03.2017

Бүген бакчада бик күңелле . Чөнки бүген бездә "Әниләр бәйрәме". Кунакка кадерле әниләребез килде. Бәйрәм гөрләп үтте.
-
Бездә бүген "Әниләр бәйрәме!" 07.03.2017

Без "Әниләр бәйремен" бик күңелле үткәрдек.





