муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 341 342 343 344 345 346 347 348 ( 349 ) 350 >>
-
12 нче апрель - космонавтика көне 11.04.2015

1961 елның 12 апрелендә Ю. А. Гагарин Галәмгә күтәрелә. Бик кызу әйләнешле центрифугада сынауларны, авырлыкны югалту очышы сынауларын ул уңышлы үтә. Гагаринның корабле, планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төшә. Аның эзе Җирдә дә, галәмдә дә мәңгегә калды. Әлеге истәлекле дата уңаеннан укучылар Ю.Гагаринга багышланган кинофильм карадылар, классларда әңгәмәләр дә уздырылды.
-
«Знатоки английского языка» 09.04.2015

9 апреля на базе Арского педагогического колледжа был проведен конкурс "Знатоки английского языка". Нашу школу представляли Гайнутдинова Илюза, Галимуллина Илюза, Мухамадиева Хания, Мингазова Зиля, Султанова Камиля. Команда нашей школы награждена дипломом в номинации "Лучшая презентация".
-
Җиңү дәресе 08.04.2015

Бүген барлык классларда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Җиңү дәресләре үткәрелде.
-
Котлыйбыз! 07.04.2015

Бүген линейкада төрле интеллектуаль, иҗади конкурсларда, фәнни-гамәли конференциядә катнашып җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы булды. Тырыш, актив укучыларга алга таба да уңышлар телибез!
-
"Без тынычлык яклы!" 06.04.2015

Илебезгә Җиңү алып килгән 1945 нче елның языннан соң 70 ел вакыт үтеп бара. Бөек Ватан сугышы җиңүчеләре турындагы якты хатирәләр мәңгелеккә мәрмәр һәйкәлләрдә, музей экспонатларында саклана. Әйе, тынычлык - һәркем өчен изге сүз. Укучылар ясаган рәсемнәрдә дә җиңү өчен корбан булган солдатларны, тынычлык символларын күрергә мөмкин.
-
Волейбол ярышы 04.04.2015

Бүген мәктәпнең спорт залы көн дәвамында гөрләп торды. Биредә Югары Курса, Урта Курса, Түбән Курса, Корайван, Сарай-Чокырча авылларының яшьләре волейбол уйнадылар. Уен бик җанлы узды. Югары Курса авылы яшьләре ярышларның җиңүчесе итеп билгеләнде. 2 нче урында - Алан яшьләре, 3 нче урында-Корайван авылы командасы. Аларга Курса МТС ы җитәкчесенең бүләкләре тапшырылды.
-
Класс сәгате 03.04.2015

Мәктәпнең "Туган якны өйрәнү музее" нда сугыш чоры белән бәйле материаллар бик күп. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар әлеге альбомнардагы материаллар белән класс сәгатьләрендә танышалар, бабалары, авылдашлары, туганнары хакындагы язмаларны өйрәнәләр.
-
Игътибарлы булыйк! 02.04.2015

Бүген мәктәптә пожарга каршы аңлату эшләре, әңгәмәләр булды, өйрәнү характерындагы эвакуация күнегүе уздырылды.
-
"Бөек Җиңү юллары" 01.04.2015

Март аенда район мәрхәмәтлелек үзәге Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Бөек Җиңү юллары" дигән рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы уздырган иде. Әлеге конкурста мәктәбебез укучылары да актив катнашты. 7 нче класс укучысы Минһаҗева Зиләнең рәсеме 3 нче урынга лаек булса, 1 нче класс укучысы Гарифуллин Галим грамота белән бүләкләнде. Ике укучыга да истәлекле бүләкләр бирелде.
-
Туфан ага Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика конференциясендә. 28.03.2015

27 нче март көнне Казан шәһәренең Ф.Аитова исемендәге 12 нче татар гимназиясенә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясенең I турында җиңгән укучылар чакырылды. Мәктәпнең 7 нче класс укучысы Минһаҗева Зиләгә әлеге конференциядә катнашу бәхете елмайды. "Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән". Җиңү тәрәзәләре" номинациясендә катнашучылар "ТАТМЕДИА" АҖ нә җыелды.Биредә аларны Татарстан Республикасы матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Сәгъдатшин Илдар Камил улы сәламләде. Укучылар өч төркем буенча чыгыш ясадылар. Аларның чыгышын КФУ профессоры Гарифуллин В.З., "Сөембикә" журналының әдәби редакторы Закирова Э.М., "Ялкын" журналының бүлек редакторы Фәйзуллина Л.Ф., "Шәһри Казан" газетасы корреспонденты Закиров Л.Р.составындагы жюри бәяләде. Укытучылар һәм укучылар төркемнәргә бүленеп "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп", "Ялкын", "Сабантуй" журналларында кунакта булдылар, аларның эшләре белән таныштылар. Шунда ук Татарстан Республикасының танылган журналистлары белән очрашу да булды. Укучылар һәм укытучылар алдында "Ялкын" журналының баш редакторы Йолдыз Миңнуллина, "Сабантуй" журналының баш редакторы Айдар Гыймадиев, "Гаилә һәм мәктәп" журналының баш редакторы Закирова Гөлүсә Рәүф кызы, "Мәгариф" журналының баш редактор урынбасары Нурмөхәммәтов Фәрит Рәшит улы, шагыйрь Равил Фәйзуллин, "ТАТМЕДИА" АҖ нең генераль директорының киңәшчесе Римзил Вәлиев чыгыш ясадылар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 12 нче гимназиянең актлар залында үтте. "Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән" номинациясендә Мингазова Зилә (җитәкчесе Садриева Н.З.) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде. Яшь каләмчегә иҗади уңышлар телибез!









