муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 341 342 ( 343 ) 344 345 346 347 348 349 350 >>
-
Мәктәп бакчасында 15.06.2015

Уку тәмамлануга укучылар мәктәп бакчасында җәйге хезмәт чиреген башлап җибәрделәр. Мәктәп бакчасына бик күп төрле чәчәкләр, яшелчәләр, шул исәптән 220 төп кәбестә, 370 төп помидор утыртылды. График нигезендә укучылар бакча эшләрендә тырышып эшлиләр.
-
"Иң оста фотограф" 10.06.2015
Бүген лагерьда “Фотограф көне” уздырылды. Укучылар табигатькә чыгып, планшетларына, телефоннарына, фотоаппаратларына төрле фотоларга төштеләр. “Иң оста фотограф” билгеләнде. Мондый көч сынашу укучыларга бик ошады. -
Без- табигать дуслары 09.06.2015

Бүген лагерьда экология көне. “Экологик светофорда кунакта” темасына конкурс үткәрелде.Көннең икенче яртысында табигатькә экскурсиягә чыктылар. Экологиягә багышланган әңгәмә шунда дәвам итте. Табигатьне сакларга кирәклекне бер минутка да исләреннән чыгармадылар.
-
Китапханәдә кунакта 08.06.2015

Бүген лагерьда “Китапханә көне”. Укучылар белән мәктәп һәм авыл китапханәләренә экскурсияләр оештырылды. “Китап – белем чишмәсе” темасына әңгәмә үткәрелде. Һәр укучының ел буена укыган китаплары исәпкә алынды. “Иң күп китап укучы билгеләнде”.
-
"Күңелле стартлар" 07.06.2015

Бүген лагерьда “Күңелле стартлар” үткәрелде. Укучылар ике командага бүленделәр. Төрле спорт ярышларында көч сынаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
-
Гаилә көне 05.06.2015

Бүген лагерьда “Гаилә көне” үткәрелде. Укучылар гаиләләре турында сочинение яздылар, шигырьләр сөйләделәр. Ахырдан “Минем гаиләм” темасына рәсемнәр ясадылар. Иң оста рәсем ясаучы билгеләнде.
-
Иң тырыш һәм иң актив укучы 04.06.2015

«Кояшкай» лагерена башлангыч сыйныфлар бик теләп йөриләр. Көн саен иртән узган көнгә анализ ясала һәм иң актив укучы билгеләнә. Ул укучы флагны күтәрә. Иртәнге линейкада актив укучыларга грамоталар, бүләкләр тапшырыла. Актив булу, флаг күтәрү, грамоталар, бүләкләр алу өчен балалар тырышалар.
-
Лагерьда икенче көн. Авылым табигате 02.06.2015

Лагерьда тантаналы төстә иртәнге линейка үтте. Линейкада кичәге көнгә йомгак ясалды, бүгенге көннең максаты хәбәр ителде. Укучылар белән кече туган ил турында әңгәмә уздырылды. Балалар авыл турында презентация карадылар. Аннары авылны күзәтергә тау башына экскурсиягә чыктылар. Алар анда рәсемнәр ясадылар, төрле уеннар уйнадылар. Көн күңелле узды, укучылар канәгать булдылар.
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 01.06.2015

Бүген мәктәптә "Кояшкай" лагере эшли башлады. Анда барысы 15 бала ял итәчәк. 1 июнь- балаларны яклау көне уңаеннан вожатыйлар төрле чаралар уздырды.
-
"Исәнме, җәй!" 29.05.2015

Көтеп алган җәйге каникуллар якынлаша. Уку елы ахырында барлык класслар да табигать кочагында булырга, туган ягыбызның гүзәллеген күреп кайтырга ашыга. Экскурсия, походларга бару аларны тагын да якынайта, коллективизм хисләре тәрбияли.









