муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 332 333 334 335 336 337 338 339 ( 340 ) >>
-
Җиңү паркына сәяхәт 12.09.2015

Бүген мәктәбебез укучылары Арча шәһәрендәге Җиңү паркына сәяхәткә бардылар. Паркның истәлекле урыннары белән танышканнан соң, укучыларны Арча укучылар сараеннан Ситдикова Зөһрә Алмазовна каршы алды. Ул үзенең күңелле һәм мавыктыргыч уеннары белән укучыларны бик тиз җәлеп итте, туплады, вакыт узганы сизелмәде дә. Сәяхәттән укучылар яхшы кәеф белән кайтты. Оештыручыларга зур рәхмәт!
-
Игелеклелек визиты 11.09.2015

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Заман авырлыкларына бирешмичә, алар алдагы тормышка өмет белән карап яшиләр. Ә без, яшь буын, аларга һәрдаим булышып торабыз, көчебез, игелекле гамәлләребез белән ярдәм итәргә тырышабыз.
-
Яхшы булу - зур бәхет 11.09.2015

11 нче сентябрь көнне 3 нче сыйныфта “Яхшы булу – зур бәхет” темасына класс сәгате үткәрелде. Презентация буенча укучылар “Яхшы булу өчен нәрсә кирәк?” темасына җавап таптылар. Бер-берсенә, әти-әнигә, туганнарга, дусларга, чит кешеләргә эшләгән яхшылыкларын искә төшерделәр, уртаклаштылар. Ахырдан технология дәресендә кулдан ясаган уенчыкларын “Ләйсән” балалар бакчасына бүләк иттеләр.
-
Спорт сөюче Татарстан 10.09.2015

Баланың физик үсеше һәм сәламәтлеге аны шәхес итеп формалаштыруда нигез булып тора. Балаларны теге яки бу физик күнегүләрне аңлы рәвештә башкарырга, үз организмнарының мөмкинлекләрен белергә өйрәтү – безнең төп бурыч."Көзге игелек атнасы" кысаларында укучылар белән спорт һәм физкультура-сәламәтлек чаралары уздырылды.
-
Игелекле гамәлләр 09.09.2015

Көзге игелек атнасының бүгенге көне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне сөендерү белән үтте. Укучылар алар каршында матур концерт куйдылар.
-
Грамоталылык көне 08.09.2015

"Көзге игелек атнасы - яхшы гамәлләр эстафетасы" акциясе кысаларында бүген шигырь сөйләүчеләр арасында конкурс узды. Укучыларга сәнгатьле сөйләү күнекмәләре бирелде, алар белән яхшы гамәлләр кылу турында әңгәмәләр уздырылды.
-
Бердәм экологик дәресләр 07.09.2015

Бүген барлык классларда да "Бергә башкарабыз!" исеме астында экологик дәресләр узды. Аларның төп максаты тирә-юньгә, табигатебезгә сакчыл караш тәрбияләү, укучыларның экология буенча белемнәрен тирәнәйтү иде.
-
Эвакуация 03.09.2015

Бүген укучыларга пожар куркынычсызлыгы, террорга каршы әңгәмәләр узды һәм мәктәп күләмендә эвакуация үткәрелде.
-
Сарай-Чокырча мәктәбендә Белем бәйрәме 01.09.2015

Сарай-Чокырча мәктәбендә дә бәйрәм матур үтте.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2015
Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары, әти-әниләр! Барыгызны да Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез. Укуыгызда, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы телибез!Бүген мәктәбебез укучылары, укытучылар, әти-әниләр һәм бәйрәм кунаклары 1 сентябрь - Белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейкага җыелды. Укучыларга үзләренең җылы сүзләрен, изге теләкләрен мәктәп директоры Ф.М.Хәбибуллин, авылыбызның имам-хатибы Равил хәзрәт, район мәгариф идарәсе методисты Г.Х.Феоктистова, Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Вафина, "Курса МТС" ы җитәкчесе Р.Г.Гыйләҗетдинов җиткерделәр һәм беренче класс укучыларына бүләкләрен бирделәр.Рәүф Гыймадетдин улы җәй көне колхозның төрле тармакларында тырышып эшләгән укучыларга бүләкләр дә тапшырды.Яңгырый бүген һәр төбәктә,Көмеш кыңгырау чыңы.Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә,Яңа уку елы.









