Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 ( 219 ) 220 >>
-
Хәтер көне 20.06.2016

20 нче июнь - Хәтер көне. Җирлегебездәге бердәнбер ветеран Дәүләтшин Фатих Дәүләтша улы белән очрашуга киттек. Ветеран бик җылы каршы алды. Башыннан үткән дәһшәтле сугыш еллары,үзенең фронтта булуы,орден - медальләр белән бүләкләнүе, яралануы турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде. Ветеран оста итеп гармунда уйнады. Очрашу бик эчтәлекле булды,күтәренке рухта үтте. Балалар ветеранга истәлекле бүләк тапшырдылар.Сугыш кырында ятып калган авылдашларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә чәчәкләр кулды.
-
Бүген бездә Сабантуй! 19.06.2016

Лагерь булсын да, “Сабантуй” бәйрәме булмасын, имеш. Юк инде! Бүген бездә Сабантуй! Бүләкләр җыелды. Сабантуй тугаена җыелып, милли уеннар уйнадык: кул көрәштердек, авыш колгага мендек, чүлмәк ваттык, кашыкка йомырка куеп йөгердек, таяк тартыштык, йөгерештә катнаштык, рәхәтләнеп күңел ачтык. Ә иң соңыннан һәр төр буенча җиңүчеләр билгеләнде, күңелгә хуш килердәй бүләкләр тапшырылды, һәркем канәгать калды.
Лагерьның иң-иң көннәре:
Сабантуй бүген беэдә!
Онытылмас бәйрәм булып,
Калыр ул күңелебездә!
-
Без – балыкчылар 18.06.2016

Бүген безнең балыкка барасын белгәндәй кояш та болыт артына качкан. Нәкъ балык тота торган көн булды. Уздырышка балык тоттык һәм рекордларны яңарттык: иң зур кызылканатны Мәһдиев Әнис, ә иң кечкенә шыртлаканы (нибары 3 см) Солтанова Зәринә, иң күп - 7 балыкны Мәҗитова Галия тотты. Ә иң беренче балыкны Әсхәдуллина Илүсә тартып чыгарды.
Чын балыкчы булмасак та,
Балыкны шәп каптырдык.
Оста балыкчыларга
“Афәрин!” диеп тордык.
-
Китап - белем чишмәсе 17.06.2016

Китапханәче Гөлфирә Зөфәр кызы лагерь вакытында да укучыларны яңа китаплар белән таныштырып бара, кызыклы һәм мавыктыргыч уен элементлары белән китапка кызыксыну уята.
-
"Индеецлар көне" 16.06.2016

Лагерьның һәр көне үзенчәлекле уеннар, истәлекле даталар, мавыктыргыч кичәләр белән үрелеп бара. Бүген - “Индеецлар көне”. Без үзебезне индеецлар кебек хис итеп, бер көн аларча “яшәп” алдык.
“Индеецлар көне” бүген,
Лагерь шаулый, гөр килә.
Индеецлар булдык менә,
Кем шаяра, кем көлә.
-
"Уңган егет,уңган кыз" бәйгесе 15.06.2016

"Уңган егет, уңган кыз бәйгесе"! Ура!" Бу бәйгене инде күптән көтәбез. Һәрберебезнең иң-иң яхшы буласы килә. Ярышларның нинди генә төрләрендә көч сынашмадык. Җиңүче булып егетләр арасыннан Минзин Ранис, кызлар арасыннан Хәбирова Әлфинә һәм Мәҗитова Галия булдылар.
Тормыш булгач, бар да кирәк,
Яулыгын да ябасың.
Токмач җәеп, аш пешереп,
Яшәргә өйрәнәсең!
-
М.Мәһдиев музеена экскурсия 14.06.2016

Иртәдән үк көн матур. Күктә кояш елмая. Безнең дә күңелләр әнә шул кояшлы , ямьле көн кебек. Бүген авылдаш язучыбыз Мөмәммәт ага Мәһдиев музеена һәм Гөберчәк авылы китапханәсенә экскурсиягә мендек. Музей җитәкчесе Габидуллина Халидә апа эчтәлекле әңгәмәсе белән җәлеп итте, яңа экспонатлар белән таныштырды. Китапханәдә дә булдык. Яңа китаплар белән таныштык, китаплар укыдык. Соңыннан М.Мәһдиев каберенә бардык, аны хөрмәт белән искә алдык. Язучының безнең арадан китүенә бүген 21 ел.
Җырың, моңың калды Гөберчәктә
Онытмабыз сине киләчәктә,
Рухың яшәр безнең мәктәптә.
-
Кыш бабай җәйдә кунакта!? 13.06.2016

Озын гомерле булырсыз,
Шат елмаеп йөрсәгез,
Җәй көне дә Яңа ел
Үткәрдек без белсәгез.
Искечә бүген май бетте,
Иртәгә июнь инде.
Кыш бабабыз җәй аенда
Безгә кунакка килде.
-
Россия - минем дәүләтем 12.06.2016

Бүген Россия дәүләт символлары белән таныштык, эчтәлекле презентация карадык. Лагерьда белемнәребезне баетабыз, зирәклектә һәм тапкырлыкта ярышабыз.
-
Бүген бездә туган көн! 11.06.2016

"Тик нигәдер туган көннәр елга бер генә". Бик яратабыз бу бәйрәмне. Бөтен кеше сине мактый,бүләкләр бирә, гел елмаясы гына килеп тора. Шулай булгач, мондый бәйрәмне лагерьда үткәрмичә буламени!?Бүген бездә туган көн,кулларыбызда чәчәкләр,йөзебездә елмаю!











