Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
Татар теленнән сынама экзамен 01.04.2016

Экзаменны уңышлы тапшыру өчен ныклы әзерлек һәм төпле белем кирәк. Шуңа күрә мәктәбебездә бүген дә татар теленнән сынама экзамен үткәрелде. 9 нчы класс укучылары зур җаваплылык тоеп, бик игътибар белән эшләделәр.
-
Карга боткасы 31.03.2016

Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе, һичшиксез, Карга боткасы. Мәктәп укучылары да , укытучылары да бу бәйрәмне түземсезлек белән көтеп ала. Физик тәрбия укытучысы Нәбиуллин Р.Р. җитәкчелегендә казанда тәмле ботка пешерделәр. Укытучылар һәм укучылар бергә-бергә Карга боткасы ашадылар, тәмле чәй эчтеләр. Аннары спорт уеннары оештырылды, аларда укучылар актив катнаштылар. Гореф-гадәтләребезне, бәйрәм-йолаларыбызны онытмыйк!!! Алар балаларыбызда кешелекнең иң күркәм сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм итә.
-
Сыерчыклар килде 30.03.2016

Мәктәп укучылары сыерчыклар килүен оялар ясап көтеп торганнар.
Яз җиткәнен белгәннәр,
Сыерчыклар килгәннәр,
Ояларны күргәннәр,
Сайлап-сайлап йөргәннәр.
-
Татарча көрәш ярышлары 28.03.2016

25 нче март көнне балалар иҗаты Йортында 2004 елгы һәм аннан яшьрәк балалар арасында Татарча көрәш ярышлары булып узды. Барысы 9 мәктәптән көрәшчеләр катнашты. Әлеге ярышларда 5 нче сыйныф укучылары Сафин Илназ - 2 нче, Кәримов Инсаф - 3 нче урынны яулады. Егетләребезне зур уңышлары белән котлыйбыз. ( Тренер - М.Г. Әхмәдиев)
-
Сингапур укуларында 26.03.2016

Бүген Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә укытучылар өчен Сингапур укулары оештырылды. Район мәгариф бүлеге методисты Гатауллина Л.М. җитәкчелегендәге укытучы, методистлар укуларның асылына төшендерделәр:теория практик өлеш белән аралаштырылды. Структураларны дәресләрдә куллану мөмкинлекләренә күбрәк тукталдылар. Әлеге укулар мәктәбебез коллективы өчен бик файдалы булыр дип уйлыйбыз.
-
Волейбол ярышында 25.03.2016

Бүген мәктәбебез укытучылары Иске Чүриле мәктәбендә волейбол ярышында катнашып кайттылар. Ярышка команда капитаны Шәмсемөхәмәтова Гөлназ җитәкчелегендә Хәбирова Рая, Сәгыйдуллина Чулпан, Мәҗитова Рузия, Заһидуллина Гөлгенә, Нәгыймова Равилә, Шәфыйкова Гөлүсә бик тырышып әзерләнделәр. Спорт чыдам һәм тырышларны ярата. Молодцы,кызларыбыз!
-
Туризм ярышлары 24.03.2016

Арча муниципаль районында мәктәпләрдә үткәрелүче спорт түгәрәкләренә зур игътибар бирелә.Укучылар сараеның Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә эшләп килүче “Туризм” түгәрәге уңышлы эшләп килә. 24 нче март көнне Набиуллин Р.Р. җитәкчелегендә 4 укучы ( 6 нчы сыйныф укучысы Шәмсемөхәмәтова Гөлшат, 8 нче класс укучылары Заһидуллин Илнур, Нургаянов Риназ, Асхадуллина Гөлнар) Арча стадионында үткәрелгән “Чаңгы туризмы” ярышында катнашып 3 нче урынны алдылар. Укучыларга рәхмәт белдерәбез, алдагы ярышларда уңышлар телибез.
-
"Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда - Тукай эзләре" 23.03.2016

Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган " Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда - Тукай эзләре" исеме астында Сикертән авылы мәдәният йортында оештырылган район фестиваленең зона этабында мәктәбебез укучылары һәм укытучылары катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Тукай иҗатына багышлап оештырылган күргәзмәбез дә һәр тамашачының күңеленә хуш килде.
-
Нәүрүз бәйрәме 22.03.2016

Кара каргалар килде.
Түбәдән тамчы тама.
Көндез көн җылы була.
Суыта кичкә таба.
Бу атнада мәктәбебез укучылары катнашында Гөберчәк авылында Нәүрүз бәйрәме узды. Бәйрәмгә күрше авыллардан да кунаклар күп килгән иде. Күтәренке бәйрәм рухы ел буе дәвам итсен,киләчәккә якты өметләребез аклансын дигән теләктә бәйрәмнән таралыштык. Нәүрүз мөбарәкбад!
-
Татарча көрәш ярышлары 21.03.2016

19 нчы мартта Шушмабаш авылында, 2000 нче елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында милли көрәш буенча бәйге үткәрелде. Барысы 20 команда, йөздән артык көрәшче килгән иде. Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап үткәрелгән ярышта, Сикертән мәктәбе укучылары да югалып калмадылар. Үз үлчәү авырлыгында Нургаянов Риназ 2 нче урын, Кәримов Инсаф 3 нче урын, Сафин Илназ 4 нче урын, Ибатуллин Ирек 6 нчы урын алып кайттылар. Укучыларны ярышка Марат Әхмәдиев әзерләде. Укучыларыбызны зур уңышлары белән котлыйбыз, сәламәтлек телибез.











