Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 ( 216 ) 217 218 219 220 >>
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы. Донорлар көне 20.04.2016

Бүген мәктәбебездә "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында "Донорлар көне" уздырылды. Нәгыймова Р.Р. "Кемнәр ул-донорлар" дигән темага 9 нчы класслар өчен ачык класс сәгате үткәрде. Донорлыкның файдасы, төрләре, кагыйдәләре һәм кемнәр донор була алулары белән таныштырды.
-
Спорт һәм уку. 19.04.2016

Мәктәбебездә "Спортлы Татарстан" акциясе дәвам итә. "Спорт һәм уку" темасы астында 2 нче һәм 4 нче класс укучыларына физик тәрбия укытучысы Нәбиуллин Р.Р. спорт белән шөгыльләнү, спорт һәм укуның бер-берсенә тыгыз бәйләнештә булуын аңлатты. Укучылар белән төрле ярышлар үткәрделәр, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Г.Тукайга - 130 ел 19.04.2016

Һәр җирдә Г.Тукайның 130 еллыгын каршыларга әзерлек бара. Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә 18 нче апрельдән Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган 10 көнлек башланып китте. 19 нчы апрель көнне 6 нчы һәм 7 нче класс укучылары өчен Г.Тукайның тормышына һәм иҗатына багышлап Хәбирова Сиринә Илшат кызы класс сәгате үткәрде. Укучылар Тукай йөргән сукмаклардан йөрделәр, викторина чиштеләр. Апрель аенда һәркемнең күңелендә Тукай рухы яши!
-
"Мәрхәмәтле Татарстан", "Спортлы Татарстан" акцияләре 18.04.2016

16 апрельдән республикабызда "Мәрхәмәтле Татарстан" һәм "Спортлы Татарстан" акцияләре башланып китте. Мәктәп күләмендә үткәрелгән линейкада акциянең максаты һәм бурычлары аңлатылды.Бүген "Дуслык көне" темасы астында классларда тәрбия дәресләре үткәрелде. Шулай ук укучыларыбыз "Спортлы Татарстан" акциясенә кушылып ГТО нормаларын үтәделәр.
-
Тукай-мәңге сүнмәс йолдыз. 18.04.2016

Габдулла Тукайның әсәрләре үлемсез. Аның әкиятләре һаман да популяр. Тукай – мәңге сүнмәс йолдыз ул. Тукай айлыгында үткәрелгән һәр чара укучыларда зур кызыксыну уята, аны тагын да тирәнрәк өйрәнергә этәргеч бирә. Бүген 18 нче апрель көнне мәктәбебезнең башлангыч һәм 5–7 сыйныф укучылары Гөберчәк авылы китапханәсендә китапханәче Г.З.Зарипова белән очрашып, Тукай иҗатының күпкырлы икәнлегенә инандылар. Соңыннан укучылар Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләрен яттан укыдылар.
-
Истәлек тактасы куелу тантанасы 16.04.2016

Һәрбер урман үз агачы, һәр тау үз кыясы, һәр болын, ялан үз чәчкәсе белән күркәм булган кебек, һәрбер милләт тә үзенең талантлы, атаклы ул – кызлары белән күркәм. Илне ил итеп, халыкны халык итеп күтәрүче дә алар.
Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы- М.Мәһдиев әнә шулай халыкның йөрәге, халыкның күзе булып яшәгән шәхесләрнең берсе иде. Халкым дип янып яшәде... Ул зур дәрәҗәләргә дә иреште, ләкин гади булып кала белде. Шул килеш безнең күңелләрдә калды.
Булачак Халык язучысы үзенең иҗат эшчәнлеген яшь хәбәрче булудан башлаган. Ул 1948 – 1960 нчы елларда Саба, Арча төбәге мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Яшь мөгаллимнең каләм чарлый башлаган вакыты шушы чорга туры килә. Вакытлы матбугат битләрендә үз мәкаләләре һәм шигырьләре белән чыгыш ясаган яшь укытучы ХХ йөз ахырына Габдулла Тукай премиясе лауреаты һәм Татарстан Республикасының халык язучысы дәрәҗәсенә ирешә.
Мөхәммәт ага бик күп еллар дәвамында Казан дәүләт университетында махсус курс алып бара, татарлар яшәгән төбәкләрдә фольклор әсәрләрен җыю экспедициясен оештыра.
Мөхәммәт Мәһдиевне һич икеләнмичә без үзебезнеке дип әйтәбез, чөнки ул дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында безнең мәктәптә укыган. 1944 нче елның 24 нче июнендә Сикертән җидееллык мәктәбен тәмамлау турында таныклык алган.
Авылдаш язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевның үлемсез әсәрләрен яратып укыйлар, халыкчан әдәби геройларын күңел түрендә саклыйлар. Шул уңайдан 16 нчы апрель көнне мәктәптә Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевка мемориаль такта ачу тантанасы булды. Бәйрәмдә язучының кызы – Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Гәүһәр Хәсәнова, Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәрович, Арча мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр бүлеге методисты Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы, Арча муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарифуллин Рамил Илгиз улы,Татарстан Республикасының Габдулла Тукай фонды президенты “Ватаным Татарстан”газетасының парламент хәбәрчесе Гыйлемханов Риман Солтан улы, укучылар сарае каршында оештырылган “Нур” телерадио студиясе яшь хәбәрчеләре катнашты. Тантанага килгән кунакларның истәлекләре укучылар чыгышы белән үрелеп барды. Гәүһәр ханым әтисенә кагылышлы истәлекләре белән уртаклашты. Олы шәхес турында бары җылы сүзләр әйтелде, хөрмәтләп, сагынып искә алдылар. Мөхәммәт Мәһдиев исеме Сикертән авылы халкы өчен зур горурлык һәм ул тарих битләрендә лаеклы урын алды.
-
Язгы өмә 15.04.2016

Кышкы йокыдан әкренләп бар табигать уяна, бар дөнья җанлана. Карлар эреп, җирләр чыгу белән яңа мәшәкатьләр арта. Бүген без дә мәктәп янын чистартырга чыктык. Бу күмәк эштән беркем дә читтә калмады. Әйләнә-тирәбезнең чиста булуы үзебез өчен дә куаныч. Мәктәп тирәсе матурланып, чистарып калды.
-
"Бәхетле балачак" конкурсы 14.04.2016

Г.Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан Татарстанда төрле конкурс - бәйгеләр бара. Мәктәбебез укучылары әлеге бәйгеләрдә актив катнашалар. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган "Бәхетле балачак" интернет-бәйгесенә балаларның иҗади эшләре тәкъдим ителде. Шуларның берсе - 4 нче класс укучысы Хәбирова Әлфинәнең Г.Тукайның "Бишек җыры" әсәренә ясалган иллюстрациясе.
-
Яшь физиклар 13.04.2016

Бүген 1-нче категорияле физика һәм математика укытучысы Шәмсемөхәмәтова Гөлназ Фирдүсовна физика атналыгы кысаларында 8-9 -нчы класслар арасында "Физикадан зиһен базары" дип исемләнгән ачык класстан тыш чара үткәрде. Класслар ике командага бүленде: "Эйнштейн оныклары" һәм "Яшь ньютончылар". Чара ярыш формасында бик күңелле һәм матур үтте. Укучылар физика фәненнән үз белемнәрен сынадылар, сорауларга җавап бирделәр. Барысына да зурдан-зур уңышлар телибез!
-
Галәмгә сәяхәт 12.04.2016

Бүген физика укытучысы Гөлназ Фирдүсовна мәктәбебездә Космонавтика көне уңаеннан, 1-4 нче сыйныф укучылары өчен “Галәм киңлеге” дигән ачык чара уздырды. Әлеге чараның максаты: укучыларда Космосны үзләштерү тарихы һәм беренче космонавтлар белән таныштыру, космонавтика өлкәсендәге казанышлар турындагы белемнәрен арттыру. Башта балалар кешеләрнең Галәм киңлекләрен ничек өйрәнүләрен һәм 12 апрельнең ни өчен Космонавтика көне дип аталуын искә төшерделәр. Укучылар Галәм киңлегенә сәяхәткә космик корабльгә утырып киттеләр. Кояш системасы буйлап очканда алар Кояш тирәли нинди планеталар әйләнүен искә төшерделәр. Әлеге чара укучыларда нык кызыксыну уятты. Мондый чаралар балаларда патриотлык һәм үз илләре белән горурлану хисе тәрбиялиләр.











