Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
Без – балыкчылар 18.06.2016

Бүген безнең балыкка барасын белгәндәй кояш та болыт артына качкан. Нәкъ балык тота торган көн булды. Уздырышка балык тоттык һәм рекордларны яңарттык: иң зур кызылканатны Мәһдиев Әнис, ә иң кечкенә шыртлаканы (нибары 3 см) Солтанова Зәринә, иң күп - 7 балыкны Мәҗитова Галия тотты. Ә иң беренче балыкны Әсхәдуллина Илүсә тартып чыгарды.
Чын балыкчы булмасак та,
Балыкны шәп каптырдык.
Оста балыкчыларга
“Афәрин!” диеп тордык.
-
Китап - белем чишмәсе 17.06.2016

Китапханәче Гөлфирә Зөфәр кызы лагерь вакытында да укучыларны яңа китаплар белән таныштырып бара, кызыклы һәм мавыктыргыч уен элементлары белән китапка кызыксыну уята.
-
"Индеецлар көне" 16.06.2016

Лагерьның һәр көне үзенчәлекле уеннар, истәлекле даталар, мавыктыргыч кичәләр белән үрелеп бара. Бүген - “Индеецлар көне”. Без үзебезне индеецлар кебек хис итеп, бер көн аларча “яшәп” алдык.
“Индеецлар көне” бүген,
Лагерь шаулый, гөр килә.
Индеецлар булдык менә,
Кем шаяра, кем көлә.
-
"Уңган егет,уңган кыз" бәйгесе 15.06.2016

"Уңган егет, уңган кыз бәйгесе"! Ура!" Бу бәйгене инде күптән көтәбез. Һәрберебезнең иң-иң яхшы буласы килә. Ярышларның нинди генә төрләрендә көч сынашмадык. Җиңүче булып егетләр арасыннан Минзин Ранис, кызлар арасыннан Хәбирова Әлфинә һәм Мәҗитова Галия булдылар.
Тормыш булгач, бар да кирәк,
Яулыгын да ябасың.
Токмач җәеп, аш пешереп,
Яшәргә өйрәнәсең!
-
М.Мәһдиев музеена экскурсия 14.06.2016

Иртәдән үк көн матур. Күктә кояш елмая. Безнең дә күңелләр әнә шул кояшлы , ямьле көн кебек. Бүген авылдаш язучыбыз Мөмәммәт ага Мәһдиев музеена һәм Гөберчәк авылы китапханәсенә экскурсиягә мендек. Музей җитәкчесе Габидуллина Халидә апа эчтәлекле әңгәмәсе белән җәлеп итте, яңа экспонатлар белән таныштырды. Китапханәдә дә булдык. Яңа китаплар белән таныштык, китаплар укыдык. Соңыннан М.Мәһдиев каберенә бардык, аны хөрмәт белән искә алдык. Язучының безнең арадан китүенә бүген 21 ел.
Җырың, моңың калды Гөберчәктә
Онытмабыз сине киләчәктә,
Рухың яшәр безнең мәктәптә.
-
Кыш бабай җәйдә кунакта!? 13.06.2016

Озын гомерле булырсыз,
Шат елмаеп йөрсәгез,
Җәй көне дә Яңа ел
Үткәрдек без белсәгез.
Искечә бүген май бетте,
Иртәгә июнь инде.
Кыш бабабыз җәй аенда
Безгә кунакка килде.
-
Россия - минем дәүләтем 12.06.2016

Бүген Россия дәүләт символлары белән таныштык, эчтәлекле презентация карадык. Лагерьда белемнәребезне баетабыз, зирәклектә һәм тапкырлыкта ярышабыз.
-
Бүген бездә туган көн! 11.06.2016

"Тик нигәдер туган көннәр елга бер генә". Бик яратабыз бу бәйрәмне. Бөтен кеше сине мактый,бүләкләр бирә, гел елмаясы гына килеп тора. Шулай булгач, мондый бәйрәмне лагерьда үткәрмичә буламени!?Бүген бездә туган көн,кулларыбызда чәчәкләр,йөзебездә елмаю!
-
Геннис рекордлары көне. 10.06.2016

Лагерь балаларның шат көлүләреннән яңгырап тора, балалар лагерьга бик яратып йөриләр. Бүген - Геннис рекордлары көне – бигрәк тә үзенчәлекле булды.”Иң –иң”нәр ярышты. Саф һавада спорт ярышлары, күңелле уеннар үткәрелде.
-
Көлдермештә кунакта 09.06.2016

“Көлә белү – үзе бер талант”- дигән бер акыл иясе. Шуңа күрә бүген лагерьда көлке көне үткәрдек. “Иң оста мәзәкче”, “Кызыклы шигырь сөйләүче”осталары билгеләнде. Мимика һәм жест аша сөйләшү уены балаларга бигрәк тә ошады.
Көлегез, көлегез,
Файдасы күп, белегез!
Дару, витамин ашамый,
Терелерсез, күрересез!











