Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
13 нче көн 16.06.2018

Бүгенге истәлекле вакыйгалардан "Туган ягым тарихы эзләре буйлап" исеме астында, атаклы тегермәнче, Павел абый биләмәләре урынына сәяхәт кылу булды. Хәзерге вакытта ул урын, кыскача, Повал болыны дип атала. Балаларыбыз үткәннәр белән очрашып, рухи азык алып, ял итеп кайттылар.
-
15 нче июнь 15.06.2018

Бүген, олуг бәйрәм уңаеннан, Казаклар авылында яңа ачылачак мәһабәт мәчеткә экскурсия оештырдык. Шул ук авылда яңа ясалган үзенчәлекле ясалма буаны да карап хозурланып кайттык. Көннең төп темасы буенча балалар бүген үзләрен төрле рольләрдә сынады: җәяүле, шофёр, велосипедист, машинист, пассажир, капитан һ. б.
-
Лагерьның 11 нче көне 14.06.2018

Иртәнге линейкадан соң, "Күңелле уеннар" планетасына сәяхәт ясалды. Төрле кызыклы уеннар, күңелле стартлар үткәрелде. Нәниләр булып уйнау, кызыклы викторина үткәрү бик отышлы булды. Планетада яшәүче хитмәтле хайваннар, аларның тормышы турында сөйләнде, презентация күрсәтелде. "Көлүнең файдасы" турында видеофильм каралды. "Оста балыкчы" ярышы үткәрелде. Иң күп һәм иң әз балык тотучы билгеләнде. Көн бик күңелле үтте.
-
Лагерьның 10 нчы көне 13.06.2018

Иртәнге аштан соң "Гиннес" рекордлары көне үткәрелде. Иң - иңнәр билгеләнде: иң тәртипле, әдәпле; озын буй, чәч, бармак, табан. Укучылар үзләренең сирәк булдыра ала торган мөмкинлекләрен күрсәттеләр. "Серле сүзләр" бәйгесе дә балаларга бик ошады. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйналды.
-
Лагерьның 9 нчы көне 12.06.2018

Бүген "Россия көне" бәйрәмен билгеләп үттек. Дәүләт символларын, идарә органнары турында белемнәрне ныгыттык, рәсем, темага туры килгән җырлар башкару бәйгеләре, викторина сорауларына җаваплар эшлекле һәм күңелле оештырылды. Кыр чәчәкләре фестивалендә тәкыяләр үрү ярышы үзенчәлекле булды.
-
Лагерьның 8 нче көне 11.06.2018

Бүген лагерьда "Нептун көне" үткәрелде. "Нептун көне" аңлатылды, видео каралды. "Урман - дустыбыз", "Табигать - җир анабыз" дигән әңгәмә бик җанлы үтте. Якындагы агачлыкка экскурсиягә бардык, сулыкларны күзәттек. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык. Көн күнелле үтте.
-
10 июнь 10.06.2018

Лагерьда бөек рус язучысы А. С. Пушкинның туган көне уңаеннан бәйрәм үткәрелде. Пушкин әкиятләрен һәм шигырьләрен иң матур сөйләүче бәйгесе уздырылды, җиңүчеләрне билгеләдек. Балаларның Пушкин әкиятләрен таный белүләрен сынап, викторина уздырылды. Пушкин әкиятләре буенча рәсем ясадылар.
-
Лагерьның 5 нче көне 08.06.2018

Иртәнге зарядкадан соң линейкада бүгенге эш тәртибе белән таныштырылды. Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр турында әңгәмә үткәрелде. Бүгенге көн "Табигать көне" темасына багышланган иде. "Табигатьне саклагыз!" темасына плакатлар ясау бәйгесе үткәрелде. Балалар белән табигатькә экскурсиягә чыктык, яңа төзелгән чишмә белән таныштык. Көн файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Лагерьның дүртенче көне 07.06.2018

Бүгенге көн "Юындыр бездә кунакта" темасы астында узды. Темага багышланган рәсем бәйгесе, флешмоб, викторина уздырылды. Йомгаклау өлешендә "Мойдодыр" мультфильмын карап хозурландык. Балалар бик актив булды.
-
Лагерьның 3 нче көне 06.06.2018

Бүген "Күңелле балачак" исеме астында лагерь ачылу тантанасы узды. Укучылар үзләренең матур чыгышлары белән тантанага ямь өстәделәр. Бәйрәм спорт уеннары белән үрелеп барды. Көнебез күнелле һәм файдалы узды.











