Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Ата-аналар җыелышы. 31.05.2018

Бүген 2017 – 2018 нче уку елының соңгы көне. Үзенең кабатланмас истәлекләре, шатлыклы мәшәкатьләре белән тагын бер ел артта калды. Шул уңайдан мәктәбебездә балалар белән берлектә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта Сеҗе бүлекчәсе янгын сүндерү җитәкчесе Нуриев С.Х. һәм участок полициясе Мифтахов И.Р. катнашып, җәйге каникул чорындагы куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдылар. Әти-әниләр дә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Җыелышка килгән һәркем хәвеф-хәтәрсез, имин җәйләр булуын теләп таралыштылар.
-
Балалар Сабантуе 30.05.2018

Бүген мәктәбебездә балалар Сабантуе бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Анда төрле-төрле ярышлар, уеннар үткәрелде. Укучылар бик теләп һәр уенда, ярышта катнаштылар. Ахырдан җиңүчеләр билгеләнде, бүләкләр тапшырылды. Балалар бик шат булдылар.
-
Варислыкка кабул итү тантанасы 30.05.2018

Бүген 4 нче класс укучыларын Татарстан Варислар Берлегенә кабул итү тантанасы булды. Укучылар варислар үтәргә тиешле кагыйдәләр, лозунглар, символлар белән таныштылар, тантаналы вәгъдә бирделәр. Өлкән класс варислары 4 нче класс укучыларына Татарстан Варислар Берлегенең галстукларын бәйләделәр. Тантана бик матур үтте.
-
Күңелле поход 29.05.2018

30 нчы май көнне башлангыч класс укучылары класс җитәкчеләре Мәҗитова Р.Г., Хәбирова Р.П., укытучылары Гарипова А.А. җитәкчелегендә табигать кочагына походка чыктылар. Алар анда спорт уеннары, милли уеннар уйнадылар, казан асып уха пешерделәр, тәмле әйберләр ашадылар. Поход бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте, укучылар бик шат булып калдылар.
-
Табигатькә экскурсия 28.05.2018

Бу көнне мәктәбебез укучылары, Нәбиуллин Р.Р. җитәкчелегендә, велосипедта табигатькә экскурсиягә чыктылар. Саф һавада төрле уеннар уйнадылар. Балаларга чишмәләрне, сулыкларны чиста тотуның мөһимлеге турында сөйләнелде.
-
Имтиханнарга әзерлек 25.05.2018

9 нчы классларда имтиханнарга әзерлек дәвам итә. Иртәгедән чыгырылыш сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнары башлана. Укучыларыбызга зур уңышлар телибез!
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2018

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген,
Яңа юл яра гомер агышы:
Соңгы кыңгырау – әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.
Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар,
Туган оясын онытмый кошлар.
Соңгы кыңгырау, моңлы җыр булып,
Еллар узгач та колакта чыңлар.
-
Балаларны саклау көне! 23.05.2018

22 нче май көнне безнең мәктәбебездә “Балаларны саклау көне” булып узды. “Балалар – Җиребез чәчәкләре” исеме астында укучылар асфальтта рәсем конкурсында бик теләп катнаштылар.
-
Знаешь ли ты правила дорожного движения? 22.05.2018

В рамках Месячника безопасности детей во всех классах были проведены игры-викторины, классные часы, спортивные соревнования. Сегодня второклассники провели классный час на тему "Знаешь ли ты правила дорожного движения?" Ребята показали свои знания, рассказали стихи и пели весёлые песни.
-
Соревнования по борьбе "Көрәш". 21.05.2018

20 мая в Спорткомплексе г. Арска прошли соревнования по национальной татаро-башкирской борьбе "Көрәш" среди юношей 2003 г.р. и моложе на призы руководителя ООО "Агрокомплекс "Ак Барс"" Салахова Ш.И. Ученик 7 класса нашей школы Сафин Ильназ стал победителем, Каримов Инсаф занял 3 место. В дальнейшем желаем им успехов.











