Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Г. Камалның 140 еллыгын каршылап 10.01.2019

Татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, сүз остасы, журналист, татар театрына нигез салучы, ялкынлы публицист, авылдашыбыз Галиәсгар Камалның тууына 30 нчы гыйнварда 140 ел була. Шул уңайдан 7 нче класс җитәкчесе Нәгыймова Р.Р. укучылар белән “Г. Камал тормыш мизгелләре” исеме белән әдипнең тормыш юлын, нәсел шәҗәрәсен яктырткан класс сәгате үткәрде.
-
Сынау имтиханы 08.01.2019

Укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясендә нинди нәтиҗәгә ирешүе мәктәпнең имтиханга әзерлек эшчәнлегеннән тора. Бу катлаулы чорга әзерлек буенча педагогик коллектив тарафыннан күп эш башкарыла. Каникул чоры булуга карамастан укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр бик тырыша. Бүген исә укучыларыбыз математика фәненнән сынау имтиханы тапшыра.
-
Итекле хоккей уеннары 07.01.2019

Яңа ел каникуллары вакытында мәктәбебездә, тимераякларда һәм чаңгыда шуу өчен бөтен мөмкинлекләр булдырылды. Әлеге вакытта да мәктәбебездә итекле хоккей ярышлары бара.
Куркытмый безне
Кышкы салкын да.
Боз мәйданында
Уйныйбыз хоккей да.
-
Эх күңелле чана шууы! 06.01.2019

Каникулның һәр көне бик кызыклы үтте. Бүген күмәкләшеп чана шудык! Эй күңелле булды да соң! Рәхәтләнеп күңел ачтык, саф һавада сәламәтлегебезне ныгыттык.
Каникуллар матур үтә,
Таудан чана шуабыз.
Рәхәтләнеп уйнап була –
Кышны бик яратабыз!
-
Саф һавада чаңгы шуабыз. 05.01.2019

Кышкы салкын саф һавада уйнаулары бигрәк тә күңелле. Бүген без кабат мәктәптә! Укырга түгел, чаңгыда шуабыз. Бергә-бергә күңелле бит. Битләр кызара, рәхәтләнеп саф һава сулыйсың. Күңелләр күтәрелә.
-
Яшь хоккейчылар ярыша. 04.01.2019

Бүген 7, 8 нче сыйныф укучылары арасында хоккей ярышлары булды. Спортның бу төрен балалар бик ярата. Мәктәптә хоккей мәйданчыгы булу да моңа зур этәргеч. Балалар рәхәтләнеп тимераякта шудылар, бер-берсе белән аралаштылар, командалар ярыштылар. Ахырдан җиңүчеләр билгеләнде. Кышкы каникуллар матур гына, актив ял белән аралаштырылып үтә, балаларның сәламәтлеге ныгый. Алга таба да барысына зурдан-зур уңышлар телибез!!!
-
Саф һавада уеннар. 03.01.2019

Кышкы каникуллар! Бу вакытта гына кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнергә була. Мәктәп укучылары каникул ялларын файдалы һәм күңелле уздыралар. Мәктәп янында алдан төзелгән план нигезендә шугалак эшли. Бүген мәктәбебез янындагы шугалакта кызлар арасында шорт-трек ярышлары үтә. Тимераякта шуу кеше организмы өчен бик файдалы.
-
Каникул дәвам итә... 02.01.2019

Спорт – сәламәтлек нигезе. Шуңа күрә укучыларыбызны һәрдаим спортка тартырга тырышабыз. Шул уңайдан бүген укучыларыбыз мәктәп яны спорт мәйданчыгында тимераякта шуып, вакытларын күңелле итеп үткәрделәр.
-
Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз кабат сәхнәдә 01.01.2019

Сикертән һәм Гөберчәк мәдәният йортларында Яңа 2019 нчы елны каршы алу бәйрәмнәре гөрләп үтте. Ул бәйрәмнәрдә безнең мәктәбебез укучылары һәм укытучылары бик теләп катнаштылар. Авыл халкына һәм килгән кунакларга күңелле булсын өчен, төрле әкият сүрәтләренә кереп күңелле уеннар үткәрделәр, җыр-биюләрдә катнаштылар. Яңа елны каршы алу бәйрәме укучыларыбызда, бер тәрбияви чара булып истә калды. Һәркем гаиләләренә шат күңел белән таралышты.
-
Котлау 31.12.2018

Хөрмәтле коллегаларыбыз! Сезне чын күңелебездән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәбез!!! Тормыштан ямь-тәм табып, кадерле булып яшик. Яңа елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!











