Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Викторина «Куликовская битва» 21.09.2018

Сегодня в МБОУ «Сикертанская ООШ им. Г.Камала» Арского МР РТ прошла викторина под названием «Куликовская битва». Учащиеся активно отвечали на вопросы о крупном сражении между объединенным русским войском во главе с московским великим князем Дмитрием Донским и войском беклярбека Золотой Орды Мамая. Викторина способствовала расширению кругозора учащихся, сохранению исторической памяти о крупном сражении.
-
Юлларда игътибарлы булыйк! 17.09.2018

Мәктәптә куркынычсызлык айлыгы дәвам итә. Юлларда игътибарлы булу максатыннан һәр укучы киемнәрендә һәм сумкаларында яктылык кайтаргычларны булдырып бетерделәр. Укучылар дәресләр беткәч, класс җитәкчеләре белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерәләр һәм куллар куеп кайталар.
-
“Укучының мәдәни көндәлеге” 14.09.2018

Бүген мәктәбебездә 1 – 4 нче класс укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Укучыларыбыз республикабызда барган шушы проектта катнашып, Татарстаныбызның истәлекле, тарихи урыннарында булырга, көндәлеккә шул урыннарны билеләп барырга тиеш булалар. Ел ахырында “Иң яхшы мәдәни көндәлек”, “Иң әйбәт мәдәни әти-әни” җиңүчеләре билгеле булачак. Һәркемгә уңыш елмаюын телибез!
-
Серле шахмат дөньясы 13.09.2018

Мәктәбебездә дәрестән тыш эшчәнлек уку белән берлектә алып барыла. И.И.Ибраһимова интеллектуаль юнәлештәге “Яшь шахматчы” исеме астында дәрестән тыш эшчәнлеккә башлангыч класс укучыларын җәлеп итте. Алар бүген мавыктыргыч презентация аша “Серле шахмат дөньясы”на сәяхәт иттеләр.
-
Көзге уңыш 12.09.2018

Бакчаларда көзге уңышны җыю чоры башланды. Безнең мәктәп бакчасында да укучыларыбыз тырышлыгы белән төрледән-төрле яшелчә үстерелде. Бу уңышны җыеп алуда һәр кеше зур көч куйды.
-
Экстремизму – Нет! 11.09.2018

Сегодня ученики нашей школы собрались на открытый урок, посвященный на тему пагубного влияния экстремизма и терроризма в современном мире.
-
Ата-аналар җыелышы 10.09.2018

10 нчы сентябрь көнне ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышны мәктәп директоры Сөнгатов Ш.Җ. башлап җибәрде, 2017-2018 нче уку елына йомгак ясады һәм яңа 2018-2019 нчы уку елына куелган тәрбияви бурыч-максатлар белән таныштырды. Икенче көн тәртибендә фельдшер Солтанова Г.А. гриппка каршы ясалырга тиешле һәм башка прививкаларнын файдасы турында мәгълүмат бирде. Өченче көн тәртибе буенча туклану мәсьәләсе һәм бердәм меню каралды, фикер алышулар алып барылды. Җыелышның калган өлеше классларда дәвам итте.
-
Бәрәңге алу өмәсе 07.09.2018

2018 нче елның 7 нче сентябрендә, дәресләрдән соң, Галиәсгар Камал исмендәге Сикертән төп гомум белем бирү мәктәбендә бәрәңге алу өмәсе оештырылды. Өмәдә укытучылар, 5 – 9 класс укучылары, техник хезмәткәрләр катнашты. Тырыш хезмәтебез бушка китмәгән, уңыш - искиткеч.
-
Берүк дәрәҗәдә мөһим 05.09.2018

Мәктәбебездә уку белән берлектә дәрестән тыш эшчәнлек тә тигез дәрәҗәдә алып барыла. Бүген Ф.Һ. Бәдриева 7 нче класс укучылары белән “Яшь математик” исеме астында, интеллектуаль юнәлешендә, үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Балалар зур кызыксыну белән эшләделәр.
-
Беслан трагедиясенә 14 ел 04.09.2018

Тарих укытучыбыз Хисматуллин И.И. 8 нче сыйныф укучылар өчен “Беслан трагедиясенә 14 ел”- дип исемләнгән класс сәгате үткәрде. Укучыларга шул вакыттагы вәхшилекне чагылдырган презентацияләр, видеофильмнар күрсәтелде. Балалар тагын бер кат шушы ачы хәлләрне күз алдыннан кичерделәр, террористларга каршы ничек көрәшергә кирәклеген белделәр.











