Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Дуслык учагы-2022 30.05.2022

Бүген мәктәбебездә зур бәйрәм-"Дуслык учагы-2022" үткәрелде. Матур кояшлы көндә укучыларыбыз табигатьтә рәхәтләнеп ял итте, төрле станцияләрдә үзләренең белем һәм практик күнекмәләрен күрсәттеләр, тәмле ризыклар пешереп сыйландылар, ачык һавада спорт уеннары уйнап, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Оештыручы педагог - оештыручыбызга, барлык класс җитәкчеләренә, педагогларга,әти-әниләргә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
Ата-аналар җыелышы 25.05.2022

Бүген мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта Арча муниципаль районы балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны кисәтү буенча әйдәп баручы белгеч Хабирова Р.Г., ЮХИДИ ның профилактика бүлеге җитәкчесе Мухаметзянова Э.Г, участок инспекторы майор Хисамиев Л.А. катнашты. Белгечләр ата-аналарга җәйге чорда балаларның иминлеге буенча инструктаж үткәрде, юл йөрү, кич чыгу, начар гадәтләрне кисәтеп, җаваплылык хакында сөйләделәр. Мәктәпнен бу уку елына анализ ясалды. яңа уку елына планнар билгеләнде.
-
Соңгы кыңгырау-2022 24.05.2022

Бүген мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үткәрелде. 11 класстан 14 укучыбыз , 9 класстан 12 укучыбыз өчен соңгы кыңгырау шалтырады. Мәктәпне тәмамалаучы барлык укучыларга ак юллар, имтиханнарында уңышлар телибез! Искиткеч матур бәйрәм тамашасы әзерләгән өчен 11 класс укучыларына һәм класс җитәкчеләре Файзрахманова Г.И зур рәхмәт!
-
РДШ га кабул итү тантанасы 20.05.2022

Бүген 4 нче класс укучыларын РДШ составына кабул итү тантанасы булды. Укучылар Россия балалар хәрәкәте антын кабатладылар, гимнын җырладылар. матур шигырьләре, чыгышларын тәкъдим иттеләр. 6 класс укучылары балаларга РДШ галстуклары такты.
-
Имтиханнарга әзерлек 18.05.2022

9 һәм 11 класс укучыларының имтиханнар бирү чоры якынлаша.Бүген укучылар сайлау фәннәреннән пробный имтихан эшлиләр.
-
Бөек Җиңү бәйрәме белән! 08.05.2022

Бүген Шушмабаш урта мәктәбе Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңанннан тантаналы митинг үткәрде. Митингта Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Галимуллин Ильшат Ахатович катнашты. Ватан өчен сугышта газиз гомерләрен корбан иткән ил уллары истәлегенә 1 минутлык тынлык игълан ителде, батырлар данына венок куелды. Батырларның даны мәңгелек!
-
Җиңүнең яшь геройлары!
06.05.2022
Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә ветеран укытучыларыбыз белән очрашу булды. Театр түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз К Тимбикованың "Кызыл алмалар" спектаклен куйдылар. Шулай ук Шекә башлангыч мәктәбе фольклор түгәрәгенә йөрүчеләр "Сыер саклаганда" күренешен тәкъдим иттеләр. Әлеге чаралар Бөек Җиңүнең 77 еллыгына барыбызга да менә дигән бүләк булды. Афәрин, егетләр һәм кызлар!!!
-
Агач утырту көне 03.05.2022

30 апрель -агач утырту көне уңаеннан мәктәбебез коллективы "Сад памяти" акциясендә катнаштылар. Агач үсентеләре утырту , аларны тәрбияләү Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу максатыннан үткәрелә.
-
Язгы өмә 29.04.2022

Бүген мәктәбебез укучылары мәктәп яны территориясен чистарту өмәсендә катнаштылар. Карлар эреп бетте, хәзер инде тырмалау, җыештыру эшләре башланды.
-
Татар теле кабинетына исем бирү тантанасы 28.04.2022

Туган телләр атналыгы кысаларында мәктәптә якташыбыз, авылдашыбыз Марзия Фәйзуллина истәлегенә багышланган зур чара булып узды. Мәктәбебез директоры Шаймарданова Р.Г. татар теле кабинетына Марзия Фәйзуллина исеме бирелү хакында укучыларга җиткерде.Марзия Фәйзуллина иҗатын яратырга өндәде. Кичә матур җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды.
















