Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Неделя иностранных языков 17.03.2022

Инглиз теле атналыгының бүгенге иртәсе Великобританиянең күренекле урыннары белән танышудан башланып китте. Көн дәвамында укучылар викторина биремнәре чиштеләр.
Сегодняшнее утро английского языка началось со знакомства с достопримечательностями Великобритании. В течении дня ученики решали задания викторины.
-
"Патриотик шигырьләр " флешмобы 17.03.2022

Мәктәбебез "Патриотик шигырьләр" флешмобына кушылды. Укучыларыбыз сәнгатьле итеп шигырь укып , социаль челтәрләргә ZаМир, МыВместе, Za Россию хештеглары белән социаль челтәрләргә урнаштыралар.
-
Неделя иностранных языков 16.03.2022

5-6 сыйныф укучылары бүген “Дисней иленә” сәяхәт ясады. Бу күңел ачу паркының кайсы илләрдә булганлыгы, Париж шәһәрендәге “Диснейленд”та нинди аттракционнар булуы белән таныштылар. Инглиз теле укытучысы Гилванова Альфира Масхутовна 2 сыйныфта “Минем уенчыкларым “ темасына ачык дәрес бирде.
Ученики 5-6 классов совершили путешествие в “Диснейленд”. Узнали в каких странах есть этот развлекательный парк, какие аттракционы есть в “Диснейленде” в Париже. Учительница Гильванова Альфира Масхутовна дала открытый урок во 2 классе на тему “Мои игрушки “.
-
Неделя иностранных языков 15.03.2022

“Инглиз теле атналыгы” иртәсе 9-11 сыйныф укучыларын “ Заманча рус телендә инглиз алынма сүзләре” белән таныштырудан башланды. Көн “Немец телен иң оста белүче” конкурсы белән дәвам итте.
Утро недели английского языка началось у учеников 9-11 классов со знакомства с “Англицизмами в современном русском языке” . в течении дня проводился конкурс “Знатоки немецкого языка”.
-
Батырлык дәресләре 12.03.2022

Бүген "Батырлык дәресләре" кысаларында ветеран укытучыбыз , Шушмабаш авылы җирлеге ветераннар оешмасы председателе Нуриҗанова Кәүсәрия Габделхаковна белән очрашу булып узды. Очрашу барышында Кәүсәрия апай батырлыкны киң мәгънәле төшенчә икәнен балаларга аңлатты, музей буенча экскурсия вакытында үзенең хатирәләре белән уртаклашты, аларга үзенең үгет-нәсихәтләрен бирде.
-
Батырлык дәресләре 12.03.2022

Мәктәбебездә "Батырлык дәресләре " булып үтте.Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Укучыларга кыю, нык, көчле ихтыярлы, үз илеңнең чын патриоты булу турында аңлату. Авылыбыз, төбәгебез батырлары, Бөек Ватан сугышы геройлары турында эчкерсез сөйләшү булды.
-
К.А. Вәлиев исемендәге IV бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә 09.03.2022

Мәктәбебез укучылары Сәмигуллина Иркә һәм Хәбибуллина Мәликә академик К.А. Вәлиев исемендәге IV бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашып лауреат дипломы белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре : Гильванова Альфира Масхутовна, Камалетдинова Рәмзилә Мансуровна.
Ученицы нашей школы Самигуллина Иркя и Хабибуллина Малика участвовали в научно-практической конференции имени академика К. А. Валиева и были награждены дипломом лауреата . Руководители: Гильванова Альфира Масхутовна, Камалетдинова Рамзиля Мансуровна.
-
8 март бәйрәме белән!!! 08.03.2022

Барлык хөрмәтле хатын-кызларыбызны 8 март- халыкара-хатын кызлар көне белән котлыйбыз! Аяз күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет шатлыклар юлдаш булсын Сезгә ! Укучыларыбыз әниләрен котлап . аларга да үзләренең бүләкләрен ясап тапшырдылар.
-
Пробный имтиханнар дәвам итә 04.03.2022

Бүген 11 класс укучылары сайлау фәннәре: химия, биология, физика, информатикадан пробный имтиханнар эшлиләр.
-
21 февраль-халыкара туган телләр көне 22.02.2022

21 февраль-Халыкара туган телләр көне уңаеннан мәктәптә бәйрәм уздырылды. Бәйрәмдә татар һәм рус телендә җырлар, шигырьләр, биюләр яңгырады. Кичә барлык укучылар һәм педагоглар катнашында "Туган тел" җыры белән тәмамаланды.
















