Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Котлыйбыз! 22.12.2022

21 декабрь көнне Шушмабаш урта мәктәбе укучылары Арча шәһәрендә"Робоарск" проекты кысаларында үткәрелгән робототехника ярышларында катнашты.Муниципаль конкурста безнең командалар 1 нче һәм 2 нче урынны яулап күчмә кубокка ия булды.Җиңүчеләрне һәм җитәкчеләре Самигуллин Ф.Ф. ны зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
Кырлай музее кунакта 20.12.2022

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә Пушкин картасы хезмәте буенча Кырлай музее хезмәткәрләре кунакта булды. Укучыларга "Бизәкләрдә халкым язмышы" исемле презентация тәкъдим ителде.Татар халкының орнаментлары, бизәкләре турында эчтәлекле информация бирелде.
-
"Разговоры о важном" 19.12.2022

Бүген "Разговоры р важном"-"Мөһим сөйләшүләр" проекты кысаларында чираттагы дәресләр үтте. Ул Ватан геройлары - Россия геройларына багышланды.
-
12 декабрь-Россия Федерациясе конституциясе көне 12.12.2022

ырга, Бүген , "Мөһим сөйләшүләр" циклы кысаларында , 12 декабрь- Россия Федерациясе конституциясе көне уңаеннан дәресләр булып үтте. Төп законыбыз гражданнарның хокукларын һәм иреген саклый. Конституциянең төп принциплары илебез төбәкләренең тотрыклы үсешен билгели, дәүләтнең нык булуын гарантияли. Илебезнең лаеклы гражданнары булу өчен безгә тырышып белем алу , тәртипле, кыю фикерле булу бурычы куелды.
-
9 декабрь-Ватан геройлары көне 09.12.2022

Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. 9 декабрьдә үткәрелгән чараларда каһарман ата-бабаларыбызны искә алып кына калмадык, хәзерге вакытта исән булган Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтләдек. 7 декабрь көнне, әлеге дата уңаеннан, мәктәп фойесында укучылар өчен «Россия-геройлар Ватаны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә өчен кешелекнең батырлыгын, намусын, кыюлыгын, каһарманлыгын чагылдыручы әдәбият сайланды.
-
8 декабрь-Бөтендөнья игелеклелек көне 08.12.2022

8 декабрь-Бөтендөнья игелеклелек көне уңаеннан һәм инвалидлар декадасы кысаларында мәктәптә шәфкатьлелек дәресләре булып үтте. Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә карата толерантлык хисләре, игътибарлы булу, яхшылык эшләү , булышу хакында сөйләшү булды. Яхшылык ул - бумеранг, барыбер үзеңә әйләнеп кайтачак !!!
-
9 декабрь-Ватан геройлары көне 08.12.2022

9 декабрь- Ватан геройлары көне уңаеннан мәктәп китапханәчесе Бариева В.П. эчтәлекле матур күргәзмә әзерләде. Ватан геройларына дан!.
-
Карлыгачлар 06.12.2022

6 декабрь 2 нче класс укучыларын "Карлыгачлар" сафларына кабул итү тантанасы үтте. Мәктәбебезнең “Карлыгачлар” оешмасы тагын 11 укучыга артты. Укучылар үзләренең тапкыр, зирәк икәннәрен, җыр, биюгә осталыкларын күрсәттеләр.
-
"Туган ил кайдан башлана?" 05.12.2022

Бүген, 5 декабрь көнне "Туган ил кайдан башлана?"әңгәмәләр циклы кысаларында Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Вафина Эльвира Шамилевна чыгыш ясады. Эльвира Шамилевна 8-11 класс укучыларын Арча районы мәдәнияте белән таныштырды. Районыбыздан чыккан күренекле шәхесләр, әдипләр турында бай информация тәкъдим ителде, районыбыз музейларына мавыктыргыч сәяхәт ясалды.
-
1 декабрь-бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2022

1 декабрь- бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңанннан классларда тәрбия чаралары булып үтте. Укучылар сәламәт яшәү күнекмәләренең бүгенге көндә иң мөһим кыйммәт икәнлегенә тагын бер тапкыр төшенделәр. Замана чире булган, ахыры төзәтеп булмый торган яман авырту турында видеороликлар карап, презентацияләрдәге информацияләр белән таныштылар.
















