Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Безнең туган телебез " 06.11.2022

Бүген лагерьның соңгы көне . Безнең туган телебез-татар теле, иң кадерде, газиз, җанга якын тел, чөнки без-татар балалары. Бу тел белән безнең әби-бабайларыбыз, әти- әниебезсөйләкән. Шул тел белән безнең телебез ачылган. Телебезнең сафлыгын, байлыгын күрсәтү максатыннан бүген лагерьда үз туган телебездә язылган матур әсәрләр укыдык. Көннең икенче яртысында татарча мультфильмнар карап үткәрдек.
-
"Көчлеләр җитезләр" 05.11.2022

Иртән барыбыз да лагерьга җыйналдык. Иртәнге зарядка ясадык,тәмле ашлар ашадык.Бүгенге көнебез “Көчлеләр,җитезләр” дип аталды. Мәктәп спортзалында “Күңелле стартлар”уенында катнашып,сәламәтлекләребезне ныгыттык. Дәртле,матур көй астында флешмоб биедек.
-
Лагерыбызның бишенче көне 04.11.2022

Укучыларыбыз өчен тагын бер көн артта калды. Иртәнге аштан соң лагерьга йөрүче балаларыбыз мәктәпнең спортзалга тоштеләр. Рәхәтләнеп ял иттеләр,уеннар уйнадылар. Оригами белән шөгыльләнделәр.Төрле төстәге күбәләкләр ясадылар. Көннең икенче яртысында шахмат,шашка ярышы үткәрелде. Бию түгәрәкләрендә калдырмыйча бик рәхәтләнеп дәртле биюләр биеделәр.
-
“Күңелле ял итәбез!” 03.11.2022

“Күңелле ял итәбез!” Әйе чыннан да “Күбәләкләр” лагерында бик күңелле итеп үзебезнең вакытыбызны үткәрәбез.ял итәбез,көч туплыйбыз. Көнебез сизелми дә үтеп китә.Сәяхәтләргә йөрүебезне дәвам итәбез. Көннең икенче яртысында өстәл уеннары уйнап көнебезне файдалы үткәрәбез.
-
"Арча шәһәрендә кунакта" 02.11.2022

Бүген лагерыбызның өченче көне. Укучылар лагерьга ашкынып торалар. Бүген 3-4 сыйныф укучылары белән Арча шәһәренә сәяхәткә бардык. "Әдәбият һәм сәнгать" һәм "Казан арты музеенда кунакта булдык. "Арча" боз сараенда укучылар рәхәтләнеп тимер аякларда шудык. Көнебезне "Көзге каникулларда" үзебезне ничек тоту турында әңгәмә белән дәвам иттек. Балар белән спорт уеннары уйнадык. П.П. Ершовның "Конек горбунок" дигән мультфильмын карадык. Көнебезне күтәренке кәеф белән тәмамладык.
-
Лагерыбызның икенче көне 01.11.2022

Бүген лагерыбызның икенче көне. Бүгенге көн кызыклы һәм бик күңелле үтеп китте. Көнебез "Разговоры о важном" әңгәмәсе белән башланып китте. Бүгенге әңгәмә "Халыклар бердәмлеге" көненә багышланган иде. Көнебезне күңелле спорт уеннары белән дәвам иттек. Көннең икенче яртысында В.Г. Губаревның "Королевство кривых зеркал" әкиятен карадык. Бүгенге көнне "Иң күп белүче" интеллектуаль уен белән тәмамладык.
-
Көзге лагерь 31.10.2022

31 октябрь көнне Шушмабаш урта мәктәбендә "Көзге лагерь" үзенең эшен башлап җибәрде. Лагерь- ул үзе бер тормыш. Баланың бу тормышын истә калырлык, кызыклы һәм мавыктыргыч, күңелле вакыйгаларга бай итеп үткәрү педагог-вожатыйлардан тора. Бу-уку чиреге дәвамында арыганнарны бетерү, яңа көч туплау, сәламәтлекне ныгыту, балаларның бер-берсе белән иркенләп аралашу чоры.
-
Әбиләр бәйрәме 31.10.2022

28 октябрь көнне мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары үзләренең яраткан әбиләрен мәктәпкә кунакка чакырды. Укучылар кунакларыбызга искиткеч матур концерт тәкъдим итте, җырлар,. матур биюләр, шигырьләр белән әбиләрне сөендерделәр.Соңыннан әбиләребез тәмле коймак, чәй белән сыйланды.
-
"Осенняя неделя добра" 28.10.2022

Учащиеся 9 класса с удовольствием играют в шахматы. Игра в шахматы дисциплинирует мышление, воспитывает сосредоточенность, развивает память.
-
"Көзге бал" 27.10.2022

Көзге бал-Һәрберебезнең күңелендә якты хатирә булып калган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Юкка түгел, чөнки көзге муллык, төсләр байлыгын бер генә ел фасылы да уза алмый. 5-8 сыйныф арасында узган бүгенге бәйрәм дә, истәлекле булып, күңелләрдә калыр...
















