Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Географиядән интелектуаль уен 02.02.2023

1 февраль көнне 10 класс укучылары өчен география фәненнән "Яшь географ" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Биология-география укытучысы Хадиева Р.Р. җитәкчелегендә укучылар материклар һәм океаннар буенча сәяхәт итеп үзләренең белемле, максатчан, креатив фикер йөртә белүләрен күрсәтте.
-
Химикларга кабул итү 01.02.2023

Бүген мәктәптә табигать фәннәре атналыгының традицион чарасы- 8 класс укучыларын химиклар сафына кабул итү тантанасы булды.Химия укытучысы Фатхрахманова Л.Ш 11 класс укучылары белән берлектә укучыларны төрле формада интеллектуаль сынадылар, тәҗрибәләр күрсәтеп , лаеклы укучыларны яшь химикларга кабул иттеләр. Укучыларга белем үрләрен яулау юлында уңышлар телибез!
-
Табигать фәннәре атналыгы дәвам итә 01.02.2023

Атналык кысаларында "ОГЭ, ЕГЭга әзерләнү өчен киңәшләр" исемле иртәнге әңгәмә-консультация үткәрелде.Укучыларга "Как заставить мозг работать" дигән видеоролик тәкъдим ителде. Балалар имтиханга әзерләнү өчен шактый зур багаж туплады.
-
Табигать фәннәре атналыгының 2 көне 31.01.2023

Бүген табигать фәннәре атналыгы кысаларында 5 класс укучыларын "Табигать фәннәре"нә кабул итү чарасы үткәрелде. Укучылар интеллектуаль биремнәр, биологик-геграфик сүзлек, төрле ситуацияләр, танып белү эшчәнлеге аша табигать фәннәре белән якыннан таныштылар. Биология һәм география укытучысы Хадиева Р.Р. укучыларны чын фән белгечләре итеп әзерләү өчен бик күп эш төрләрен кулланды. Афәрин!
-
Табигать фәннәре атналыгы 31.01.2023

30 январьдан –4 февральгә кадәр “Табигать фәннәре атналыгы” старт алды. Табигать фәннәре атналыгы “Манзара”тапшыруы белән башланып китте. Тапшыруны укучыларыбыз “Ялкын” журналы», “Көмеш кыңгырау”газетасының яшь хәбәрчесе, Арча “Нур”балалар телестудиясе журналисты - Айгөл Фаттахова һәм Ислам Халиуллин алып бардылар .Укучыларны атналыкның программасы белән таныштырдылар.
-
"Блокадный хлеб"акиясе 27.01.2023

Бүген мәктәптә "Блокадный хлеб" хәтер акциясе булып узды. Максаты: Ленинград шәһәре халкының батырлыгын искә алу, хөрмәтләү. "Блокадный хлеб" акциясенең символы- 125 грамм икмәк- блокададагы Ленинград кешесенең тәүлеклек нормасы. Әлеге икмәк бүгенге күргәзмәдә урын алган иде. Бу батырлык безнең күңелләрдән мәңге җуелмас!
Сегодня в школе прошла акция памяти "Блокадный хлеб", цель которого -напоминание о мужестве и стойкости мирных жителей Ленинграда.
-
27 январь-Холокост корбаннарын искә алу көне 27.01.2023

27 январь-Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан бүген мәктәбебездә тәрбия чаралары булып үтте. Шулай ук Укучыларга "Перерыв на кино" акциясе кысаларында фильмнар тәкъдим ителде.
Сегодня в честь памяти жертв Холокоста и дня снятия блокады Ленинграда прошли воспитательные мероприятия. А так же учащимся были предложены просмотры кинофильмов в рамках акции "Перерыв на кино" .
-
Патриотик тәрбияне кино аша... 26.01.2023

Мәктәбебездә патриотик тәрбия бирү эшчәнлеге юнәлешендә күп чаралар үткәрелә. " Татаркино" оешмасының Балтач киноучреждениесе 1-11 класс укучыларына "Африка" дип исемләнгән кинофильм тәкъдим итте. Укучыларга әлеге фильм бик ошады.
В целях патриотического воспитания в школе был организован показ фильма "Африка" организации "Татаркино"
-
Котлыйбыз! 24.01.2023

"Юные герои Великой Победы" театр конкурсында район күләмендә1 нче урын алган Шушмабаш урта мәктәбе театр коллективын чын күңелдән котлыйбыз. Коллектив җитәкчесе Каюмова Г.Н. Иҗади уңышлар телибез .
Поздравляем победителей конкурса "Юные герои Великой Победы!"
-
"Дус сыйныф серләре" 23.01.2023

21 январь көнне Яңа Кенәр мәдәният йортында "Секреты дружного класса - Дус сыйныф серләре" әти-әниләр комитеты конкурсы булып узды. Әлеге конкурста Шушмабаш урта мәктәбенең 8 нче класс әти-әниләр комитеты катнашты. Әти-әниләр, укучылар бик матур чыгыш ясадылар. Афәрин!
Поздравляем номинантов конкурса родительского комитета "Секреты дружного класса"!
















