Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Без табигатьне яратабыз 15.06.2023

"Күбәләкләр" мәктәп яны лагеренда бүгенге көнебез "Без табигатьне яратабыз" дип аталды. Без балалар белән Шушма елгасына сәяхәткә бардык.Чишмә янында булдык,аның агышын күзәттек,саф суы белән сыйландык,бит-кулларыбызны юдык. Елга буйларында сулар кереп,чәчрәтеп уйнадык. Тәннәребезгә шифа,көч алдык. Көнебез күңелле үтте.
-
Сәяхәтләр көне 14.06.2023

" Күбәләкләр" мәктәп яны сәламәтләндерү лагеренда бүген "Сәяхәтләр көне". Иртәнге аштан соң беренче отряд Арча шәһәренә сәяхәткә китте. Анда алар районыбызның иң матур җирләрендә булып,парк-стадионда рәхәтләнеп ял итеп кайттылар. Ә калган укучылар "Умники и умницы" исемле уен-бәйгедә катнашып,үзләренең көчләрен сынадылар. Көнебез файдалы һәм күңелле үтте.
-
" Уйныйбыз да,җырлыйбыз да..." 13.06.2023

Бүген 13 нче июнь көнне балалар иртән лагерьга җыелды. Иртәнге линейкага тезелеп,Россия һәм Татарстан гимннары астында флагларны күтәрдек.Линейкада көндәлек эш белән таныштык,иртәнге зарядка һәм аштан соң отрядларга таралдык.Бүген көнебез " Уйныйбыз да,җырлыйбыз да" девизы астында күңелле генә узып китте. Анда төрле уеннар өйрәнеп, бигрәк тә "Йөзек салыш" уенын яратып уйнадык. Көннең икенче яртысында "Сабантуй чишмәсенә" сәяхәткә бардык. Төрле дару үләннәре белән таныштык.Көнебез файдалы үтте.
-
12 июнь- " Россия көне" 12.06.2023

Мәктәп яны сәламәтләндерү лагерының уникенче көне..
Бүген кояшлы матур иртәдә балалар лагерьга бик теләп җыелдылар. Иртәнге зарядкадан соң, тәмле ашлар белән сыйлангач, балалар төркемнәрдә шөгыльләнделәр. " 12 июнь-Россия көне" уңаеннан әңгәмә үткәлелде,документаль фильм карадылар..Илебез турында белгәннәрне искә төшереп, викторина узды, рәсемнәр ясадылар. Көннең икенче яртысында саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көнебез бик файдалы булды.
-
Җәйге мизгелләр 09.06.2023

Мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның тугызынчы көне. Рухи-әхлакый атнасы кысаларында "Күңелле ял итәбез" көне.
Кояшлы матур иртәдә балалар лагерьга бик теләп җыелдылар. Иртәнге зарядкадан соң, тәмле ашлар белән сыйлангач, балалар өчен "Көйне таны" уены үткәрелде. Мультфильм, балалар өчен фильмнардан көйләрне танып,танып очколар җыйдылар,кушылып җырладылар..Төшке аштан соң "Җәйге мизгелләр" темасына рәсемнәр ясап күргәзмәгә куйдылар.Көнебез сизелми дә үтеп китте.
-
"Театр яктылыкка, нурга илтә" 08.06.2023

Бүген лагерьның сигезенче көне. Иртән балаларны " Күбәләкләр" лагерында каршы алып,көнебез Россиия һәм Татарстан флагларын күтәреп гимн белән башланып китте.Сәламәтләндерү гимнастикасыннан соң иртәнге тәмле ашлар ашадык.Рәсәй көнен каршылап кул эшләре эшләдек,флешмоб өйрәндек. Көннең икенче яртысында Кәрим Тинчурин театры артистлары куйган "Тылсымлы арена" дип исемләнгән әкият карадык
-
"Күбәләкләр" лагеры 07.06.2023

Бүген мәктәп яны җәйге сәламәтләндерү лагерында җиденче көн. Иртәнге зарядка,тәмле аштан соң мәктәпнең актлар залында "Без коррупциягә каршы" дигән темага әңгәмә үткәрелде,балалар катнашында театрдан өзекләр уйналды,презентация күрсәтелде. Көннең икенче яртысында Рәсәй көненә әзерлек эшләре алып барылды,балалар рәсемнәр ясадылар.
-
"Күбәләкләр" лагеренда "Рус теле" көне 06.06.2023

Бүген лагерьның алтынчы көне иртәнге зарядкадан башланып китте.Тәмле иртәнге аштан соң тәрбиячеләр балаларны мәктәпнең актлар залына җыйды. Бүген рус халкының бөек шагыйре Александр Сергеевич Пушкин тууына 224 ел. Шул уңайдан аның иҗатына багышлап балалар катнашында интрактив уен үткәрелде.Уеннан соң Пушкинның ике әкиятен карадылар. Көннең икенче яртысында А.С Пушкин әкиятләренә рәсемнәр ясадылар.
-
"Күбәләкләр" лагере 05.06.2023

Бүген "Күбәләкләр" мәктәп яны җәйге сәламәтләндерү лагеренда бишенче көн. Иртәбезне Россиия һәм Татарстан гимннарын тыңлап,линейкада бүгенге кәнгә эшләнәсе эшләр турында җиткерелде.Иртәнге зарядкадан соң тәмле ашлар ашап, Шушмабаш елгасы буйлап сәяхәткә чыктык.Үләннәр белән таныштык,табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттек.Көннең икенче яртысында "Сестрёнка" дип исемләнгән фильм карадык.
-
"Күбәләкләр" лагеры 03.06.2023

"Күбәләкләр" мәктәп яны лагеренда өченче көн иртәдән бик күңелле рухта башланып китте.Иртәнге зарядка,иртәнге тәмле ботка балаларның организмын ныгыта,сәламәтләндерә,көне буена җитәрлек энергия бирә. Иртәнге аштан соң мәктәпнең актлар залында " Театр көне" үткәрелде. Мәктәпнең "Бөтерчекләр" театр түгәрәгенә йөрүче укучылар " Өч кыз" ." Чукмар белән Тукмар" әкияте,"Кирлемән маҗаралары" н сәхнәдә уйнадылар. Төшке аштан соң саф һава суларга,төрледән - төрле кызыклы күмәк уеннар уйнарга табигать кочагына чыктык. көнебез күңелле үтте.
















