Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Туган ил кайдан башлана? 11.05.2023

Бүген ""Туган ил кайдан башлана?" әңгәмәләр циклы кысаларында Арча муниципаль районының контроль хисап палатасы җитәкчесе Сафиуллина Надия Равиловна белән очрашу узды. Надия Равилоана укучыларга районыбызның икътисады хакында бик күп мәгълүмат белән таныштырды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Котлыйбыз! 09.05.2023

"Зарница-2023" - "Аҗаган-2023" зона хәрби патриотик ярышта катнашып Хәрби стройда атлау номинациясе буенча 1 урын алган Шушмабаш мәктәбе командасын котлыйбыз!
-
Җиңү бәйрәме белән!!! 09.05.2023

8 май көнне Шушмабаш мәдәният йорты каршындагы обелиск янында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы митинг булып үтте. Бәйрәмдә Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Мухаметова Алсу Фирдаусовна катнашты. Ул ветераннарыбызны Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итте. Митингта азатлык өчен башларын салган авылдашларыбыз , хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган батырларыбыз истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.Укучылар әби-бабайларыбызны котлап искиткеч матур чыгышларын тәкъдим итте. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!!!
-
Җиңү байрагы -Знамя Победы! 04.05.2023

2023 елның 4 май иртәсе Дәүләт Флагы һәм Җиңү байрагы күтәрү тантанасы белән башланды.
-
Мөһим сөйләшүләр- "Үлемсез полк" 04.05.2023

Бүген 1-11 класс укучылары өчен "Мөһим сөйләшүләр" проекты кысаларында "Үлемсез полк" темасы буенча мөһим сөйләшүләр үткәрелде.
-
Шимбә өмәсе 29.04.2023

Бүген мәктәбебездә чираттагы шимбә өмәсе үткәрелде. Чыгарылыш класс укучылары агач үсентеләре утыртып, "Чыгарылыш укучылары аллеясе"н тулыландырдылар.
-
Тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәрес 28.04.2023

Бүген ОБЖ укытучысы Гараев Р,.К. укучыларга тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәрес үткәрде. Дәрестә Бөек Ватан сугышы батырлыгы турында сөйләнде, гадәттән тыш хәлләр вакытында үз үзеңне тоту буенча мастер класс үткәрелде.
-
Химиядән пробный имтихан 27.04.2023

Бердәм Дәүләт Имтиханнары якынлашкан бу көннәрдә 9 һәм 11 класс укучылары пробный имтиханнар эшлиләр. Бүген химия фәненнән имтихан үткәрелде.
-
Тукай көне 26.04.2023

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә Г.Тукайның туган көне уңаненнан бәйрәм чарасы үткәрелде. Чарада укучылар шагыйрь шигырьләрен укыдылар, әсәрләрен сәхнәләштерделәр, җырларын башкардылар.
-
Ветераннар, Сезгә хөрмәт, ихтирамнар!!! 26.04.2023

Бүген Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вафина Э.Ш. җирлегебездәге тыл ветераннарының өйләрендә булып, аларны якынлашып килүче 9 май - Бөек Җиңү бәйөрәме белән котлады һәм бүләкләр тапшыры. Ветераннарыбызны Шушмабаш җирлеге башлыгы Сагитов В.В., мәктәп директоры Шаймарданова Р.Г., укучылар да котлады, эчкерсез теләкләрен җиткерде.
















