Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Лагерьның икенче көне
02.06.2023
Патриотик тәрбия бирү кысаларында лагерыбызда бүгенге көн "Без тынычлык телибез!" дип исемләнгән иде. Патриотик темага презентация карадык. Көннең икенче яртысында саф һавада күмәк уеннар уйнадык. Көнгә нәтиҗә ясап, нәни кулларыбызны төшереп, үзебезнең теләкләребезне язып,махсус тактага беркеттек. Газета чыгардык.
-
"Ночь географии" 02.06.2023

,, Ночь географии - 2023,, Халыкара акция кысаларында 5, 6, 7 класс укучыларына ,, Берег Маклая,, документаль фильмы курсэтелде. География укытучысы Хадиева Р.Р. акция турында, каралган фильм турында фикер алышу энгэмэсе уздырып алга таба да кызыксынырга тэкъдим ясады.
-
"Күбәләкләр" лагереның беренче көне 01.06.2023

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә 50 балага исәпләнгән "Күбәләкләр" исемендәге җәйге мәктәп яны сәламәтләндерү лагере эшли башлады.Балаларны иртән ,тәрбияче апалары матур итеп бизәп,җиһазландырылган бүлмәләрдә каршы алдылар.Отрядларга бүлделәр. Россия,Татарстан гимннары астында тантаналы иртәнге линейка үткәрелде.Көн тәртибе җиткерелде,лагерьдагы тәртип,үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды.Спортзалда матур көйләр астында иртәнге зарядка ясадылар. Зарядкадан соң ашханәдә тәмле иртәнге аш ашадылар. Мәктәпнең матур залында 1 июнь - Балаларны яклау көненә бәйрәм булды.Җыр-бию,уеннар белән үрелеп барган бу чара балаларга бик ошады. Көнебез күңелле үтте.
-
Ата-аналар җыелышы 29.05.2023

Бүген мәктәп күләмендә гомуми ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта Арча муниципаль районының ГБУ "БДД" профилактика бүлеге мөдире Мухзаметзянова Э.Г. катнашты. Ул әти-әниләргә юл транспорт фаҗигаләрен булдырмас өчен профилактик әңгәмә үткәрде.Җыелышта җәйге яллар, лагерьлар эшчәнлеге, балаларның иминлеге һәм куркынычсызлыгы, балаларның мәшьгульлеге хакында сөйләшү булды.
-
Казан шәһәрендә экскурсиядә 28.05.2023

26 май көнне 6 класс укучылары Казан шәһәрендә экскурсиядә булдылар. Казанның истәлекле урыннарында булып, Кол Шәриф мәчете, Казан кремле, Бауман урамында истәлекле фотога төштеләр, башкалабызнын яңа зоопаркында кунакка бардылар. Кинотеатрда бик матур фильм карап, кафеда сыйланып, күңелле тәэсирләр белән кайттылар.
-
Последний звонок 23.05.2023

В нашей школе 23 мая прозвенел Последний звонок для выпускных 9-х и 11-х классов. Поздравляем их вступлением в взрослую жизнь и желаем удачи и успехов в ОГЭ и ЕГЭ.
-
Функциональная грамотность в 8 классе 18.05.2023

Сегодня 8 класс проходить функциональную грамотность под руководством заместителя директора по учебной части Фатхрахмановой Л.Ш.
-
Котлыйбыз! 17.05.2023

Бүген Арча шәһәрендә "Мин -Арча баласы" проекты кысаларында асфальтта рәсем ясау конкурсы булып үтте. Безнең мәктәпнең 6 класс укучысы Биккенаева Диана-2 урын, 7 класс укучысы Самигуллина Иркә-1 урынны алдылар. Афәрин, кызлар!
-
Туган ил кайдан башлана? 16.05.2023

Бүген "Туган ил кайдан башлана?" проекты кысаларында чираттагы очрашу булды.Чарада мөхтәрәм ветеран укытучыбыз Гарипов Шәфигулла Зайнуллович , "Казан арты" тарихи-этнографик музей хезмәткәрләре катнашты. Укучыларыбызга Арча районы музейлары хакында бик тирән эчтәлекле информация тәкъдим ителде. Музей хезмәткәрләре Хаҗиева Г.Н., Гобәйдуллин Л.И., Ахматгалимова Р.Я. укучыларга татар орнаментлары ясау буенча мастер -класс үткәрде.
-
"Мөһим сөйләшүләр" 15.05.2023

Бүген, "Мөһим сөйләшүләр" проекты кысаларында балалар оешмалары хәрәкәте турында әңгәмәләр үткәрелде.
















