Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 229 ( 230 ) >>
-
Каникуллар кызыклы үтә 06.01.2015

Бүген ягъни 6 январь көнне Гөлсинә Камилевна һәм Лилия Мөдәрисовна җитәкчелегендә башлангыч класс укучылары тау шуарга барды. Балалар тавышы Биләнгәр елгасын шаулатып торды.
-
Шушмабаш урта мәктәбендә шаулап-гөрләп "Күңелле стартлар" уздырылды 05.01.2015

Кышкы каникулларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрәбез. 5 январь көнне мәктәбебездә башлангыч класс укучылары өчен "Күңелле стартлар" уздырылды. Балалар җитезлектә, өлгерлектә, тырышлыкта көч сынашты. Чара һәркемгә ошады.
-
Могҗизалы иҗат дөньясы 30.12.2014

Мәктәбебезнең "Могҗизалы иҗат дөньясы" стенды һәрдаим яңартылып тора. Бүген исә ул "Карлар ява тын гына..." исеме астында бизәлде.Укучылар иҗади якын килеп авыл өйләре һәм кар бөртекләре ясадылар. Якынлашып килүче Яңа ел ак кар бөртекләредәй күп итеп бәхет-шатлыклар алып килсен! Бәйрәмнәр котлы-мөбарәк булсын!
-
профсоюз ярышлары 29.12.2014

Бүген бездә профсоюз членнарының теннис,шашка,шахмат буенча зона ярышлары булып узды.5 мәктәп һәм 2 детсад катнашты: Яңа Кырлай мәктәбе, ,Яңа Кишет мәктәбе,Ашытбаш мәктәбе, Носы мәктәбе һәм Шушмабаш мәктәбе, Яңа Кенәр детсад һәм Арчаның №1 детсад. Ярышларда катнашып җиңү яулаган укытучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз.
Гараев Р.К. 2 урын (теннис),
Касимова Г.К. 1 урын (шахмат),
Вильданов Р.Г. 2 урын (шахмат),
Нуризянов Э.Т. 2 урын (шашка)
-
Проект «Снежная сказка»
29.12.2014
Проект «Снежная сказка» - создание снежных фигур, украшающих территорию школы и села Шушмабаш.
-
Бездә Яңа ел бәйрәме 27.12.2014

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә 5-8 класс укучыларының Яңа ел елкасы булып узды.Барлык классларда үзләренең һөнәрләрен бик оста итеп күрсәттеләр,чыршы тирәли җырлар җырладылар,кунакка урманнан төрле җәнлекләр дә килгән иде.Барлык укучыларны,укытучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән.
-
"Золушка Яңа ел балында" 27.12.2014

Кичә мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары өчен Яңа елга багышланган бәйрәм-тамаша үткәрелде.Бәйрәмнең беренче өлешендә укучылар "Золушка" әкиятен тәкъдим иттеләр . (Җитәкчесе Вильданова Г.Ш.). 2 нче өлештә театральләштерелгән тамашада укучылар Кыш бабайга үз һөнәрләрен күрсәттеләр, Кыш бабай һәм Кар кызыннан матур бүләкләр алдылар.Бәйрәм кызыклы һәм мавыктыргыч узды.
-
9,11 класс укучылары пробный БДИ һәм ОГЭ эшләделәр 22.12.2014

15.12.14.- 22.12.14. атна дәвамында 9 -11 класс укучылары төп фәннәрдән һәм сайлау фәннәреннән пробный БДИ һәм ОГЭлар эшләделәр. Эшләр тикшерелде, анализлау, укучыларны таныштыру бара. Укытучылар да, укучылар да нәтиҗәләр буенча үз эшчәнлекләрен планлаштыра. Тырышлык, сабырлык, зур ихтыяр көче телибез.
-
"Кар сыннары " шәһәрчеге төзелде 22.12.2014

Мәктәбебезне генә түгел, бөтен тирә - юньне бәйрәм рухына күмүче, һәркемне елмаерга, сокланырга мәҗбүр итүче, беркайгысыз балачакка дәшүче "Кар сыннары" шәһәрчеге барлыкка килде. Күңелләрне чисталыкка, матурлыкка өндәүче әлеге күркәм иҗади хезмәт нигезендә укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз,техник хезмәткәрләребезнең бердәм эше ята. Һәркем өчен күңелле, никадәрле саф хисләр өләшә алуыбызга без бик шат.
Сез фото сүрәттә традиция буенча ясала торган 11 класс укучыларының "Кыш бабай" композициясен күрәсез. Әлеге класс елдагыча матур эше белән безне тагын бер тапкыр куандырды.
-
Президент ёлкасы кунаклары 22.12.2014

Олимпиада һәм спорттагы уңышлары өчен мәктәбебез укучылары: 11 класс укучысы - Хасанова Гөлназ, 10 класс укучысы - Каюмов Айрат, 8 класс - укучысы Каримов Камил - 21.12.14. көнне Республикабызда үткән Президент ёлкасында катнашып, ял итеп, яңа ел күчтәнәчләре белән кайттылар. Уңышларыгыз тагын да үзегезне дә, мәктәбебезне дә бизәсен.
















