Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Үз кулларыбыз белән... 27.02.2015

Яз килә. Кояш көннән көн ныграк яктырта. Башлангыч класс укытучылары һәм укучылары класс бүлмәләренә кояштан качу өчен үз куллары белән уңайлы һәм арзанлы жалюзилар ясады. Теләсәгез, сезне дә өйрәтәбез!
-
Физик аукцион 27.02.2015

Төгәл фәннәр атналыгы кысаларында кызыклы аукцион булып үтте. Укучылар белемнең нинди кыйммәтле товар икәнен аңлаганнардыр!
-
Чисталык сагында. 27.02.2015

Бүген мәктәбебездә генеральная уборка үтте. Һәр класс үзенә бүленгән территорияне ялт иттерде! Афәрин!
-
КФУда биология олимпиадасында катнашу 26.02.2015 25 февральдә КФУда үткәрелгән биологиядән регионара предмет олимпиадасының очный турында 11 класс укучылары Рахматуллина Алсу һәм Хасанова Гөлназ катнаштылар.Укучылар тирән белем таләп итә торган 9 сорауга тырышып җавап яздылар.Сораулар үзенчәлекле иде.Укытучылары Рузилә Рафиковна.

-
Класс җитәкчеләре һәм педагог- психологлар семинары 26.02.2015

Педагог-психологларның һәм класс җитәкчеләренең АГ №5 тә район семинар-практикумы узды. Темасы: " Профилактика деструктивных форм поведения детей и подростков" дип аталды. Гимназия якты йөз белән каршы алды. Семинар-практикум файдалы оештырылган иде. Семинарда 11 класс җитәкчесе - Рузилә Рафиковна катнашты.
-
"Автодело" түгәрәге нәтиҗәләрен барлый
26.02.2015
Ел буе кызыксынып укыганнан соң, бүген 11 класс укучылары машина йөртү таныклыгына эчке имтиханнар тапшыра башладылар. Укытучылары Әнис Равилевич белән бик тырышып, яратып әзерләнгән теоретик һәм практик белемнәре чын имтиханнарында да булышыр дигән өметтә һәм теләктә калабыз. Һәммәгезгә дә уңышлар, имин юллар !
-
Физкультура укытучылары семинары 26.02.2015

Бүген Сикертән мәтәбендә физкультура укытучыларының семинары булып узды. Сикертәннең физкультура укытучысы Разил Расипович бик матур дәрес күрсәтте һәм шулай ук башлангыч класс укучылары да бик матур класстан тыш чара күрсәттеләр.
-
Конкурс "Открытие" 26.02.2015

В КФУ проходит Международный конкурс исследовательских и творческих работ младших школьников "Открытие". На конкурс представила свою работу ученица 3 класса Фаттахова Айгуль (руководитель - Тазетдинова Г.Р.). Желаем успехов!
-
Нәрсә ул яшен? 26.02.2015

Төгәл фәннәр атналыгы дәвам итә. Бүген 7 һәм 10 класс укучылары яшен барлыкка килү турында кызыклы фильм карадылар һәм корылма барлыкка килүне тәҗрибәдә күзәттеләр.
-
"Оста куллар" түгәрәгендә эш кайный 26.02.2015

Тиздән 8 Март - халыкара хатын-кызлар көне. Мәктәбебездә Гөлнара Фирдәвесовна җитәкләгән "Оста куллар " түгәрәге гөрләп эшләп килә. Укучылар һәр бәйрәмгә үзенчәлекле бүләк әзерли. Афәрин укучылар!
















