Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
Казанга - олимпиадага 16.02.2015

14 февраль көнне 3 класс укучылары Фаттахова Айгөл һәм Елисеева Камилә, укытучылары Гөлшат Ринатовна җитәкчелегендә, Казанда рус теле буенча олимпиадада көчләрен сынап кайттылар. Нәтиҗәләр 16 февральдә билгеле булачак.
-
Гомерем минем моңлы бер җыр иде... 15.02.2015

15 февраль патриот шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан китапханәче Ләлә Фоатовна һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәслимә Әфләтуновна күргәзмә оештырдылар.
-
Шушмабашта көрәш ярышы 15.02.2015

Бүген Шушмабашта ООО СХП "Северный" җитәкчесе Хәйруллин Рөстәм Габдуллаҗанович призына көрәш ярышы булып узды. Район күләмендә узучы әлеге ярышны Арча мәгариф идарәсе начальнигы Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефарович ачып җибәрде. Ул көрәшчеләргә зур уңышлар , травмаларсыз матур ярыш үткәрүләрен теләде. Ярышта 20 команда көч сынашты. Көрәшчеләр бик оста уен күрсәттеләр. 1урынга Шушмабаш урта мәктәбе көрәшчеләр командасы лаек дип табылды. Көрәшчеләребезне, аларның тренерларын чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз! ООО СХП "Северный" җитәкчесе Рөстәм Габдуллаҗановичка зур бүләкләре өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
М.Җәлилгә багышлана 15.02.2015

Рәсем укытучысы Муртазина Ф.С М.Җәлилгә багышланган рәсем конкурсы уздырды һәм күргәзмә оештырды.
-
"Аҗаган-2015" 15.02.2015

14 февраль көнне Шушмабашта "Аҗаган" хәрби-патриотик уен үткәрелде. Ярышта 10 команда: Ашытбаш, Апаз, Яңа Кенәр, Иске Ашыт, Ташкичү, Шурабаш, Ташкичү, Хәсәншәеш, Арчаның 2 нче мәктәбе, Шушмабаш командалары көч сынашты. Ярышның Гимн белән башланып китүе, командаларның бер-берсен сәламләве, авылыбызның отставкадагы хәрби хезмәткәре Җәләев Нуретдин абый чыгышы, әфган сугышы ветераны Шаймарданов Әнис Равилевич котлавы, авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В.В.чыгышы, мәктәп директоры котлавы бәйрәмне тантаналы төсмерләргә баетты. Ярышта Шушмабаш мәктәбе командасы-беренче, Яңа Кенәр мәктәбе-икенче, Апаз мәктәбе-өченче урынны яулады.
-
“Во имя мира на земле “ 14.02.2015

-
Әлифба бәйрәме 14.02.2015

-
Әфганстан – төзәлмәслек яра! 13.02.2015

Бүген,13 февраль Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгару көне уңаеннан тәрбия сәгатьләрендә документаль фильм каралды.Укучылар фильмны игътибар белән тында алмый карадылар.Укучыларга фильм бик ошады.
-
"Ул көннәрнең даны мәңгелек" 13.02.2015

"Ул көннәрнең даны мәңгелек" исеме астында китапханәчебез Ләлә Фоатовна һәрдаим китап күргәзмәсе оештырып тора.
-
"Класс җитәкчесе-2015" конкурсы 12.02.2015

Бүген Арчаның сәнгать мәктәбендә "Класс җитәкчесе-2015" республика конкурсының муниципаль этабы булды. Конкурста безнең мәктәптән Хадиева Рузилә Рафиковна катнашты. Рузилә Рафиковна 3 урынга лаек дип табылды. Эзләнүчән, эшлекле класс җитәкчебезне уңышы белән котлыйбыз!!!
















