Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 ( 229 ) 230 >>
-
Яшен 19.01.2015

Мәктәбебездә дежур торган һәрбер сыйныф атнаны йомгаклап "Яшен" гәҗите чыгара. Без дә үз чиратыбызда игътибар иткән өлкәләрне йомгаклап, нинди уңышларыбыз барлыгын яктыртып гәҗит чыгардык.
-
Котлыйбыз! 19.01.2015

Бүген, линейкада, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Г. Нуриев кубогын откан көрәш командасын тәбрикләү тантанасы булды. Мәктәбебез егетләренең көрәш командасы районда 1 урынны яулады. Егетләребезне әзерләүче тренерларга, физкультура укытучыларына, егетләрнең үзләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез!!!
-
дежурство 17.01.2015

Бу атнада без - 8нче сыйныф укучылары мәктәпкүләм дежур тордык. Сыйныфларның үз-үзләрен тотышына, бүлмәләрнең чисталыгына, генераль җыештыру үткәрү-үткәрмәүләренә игътибар иттек.
-
ТНВ бездә кунакта! 15.01.2015

Бүген безнең мәктәптә шатлыклы зур вакыйга - безгә бүген кунакка ТНВ килде. Иртәдән мәктәптә "Мәктәп" тапшыруын төшерү күңелле ыгы-зыгысы башланып китте. Тапшыруны алып баручы 3 нче һәм 6 классс укучыларының осталыклары оператор абыйны да таң калдырды. Шулай булмыйча, Айгөл, Лилия, Камилә, Лилия үзләре
" Яшь ТНВ" да алып баручылар бит! Мәктәп тормышының күңелле мизгелләрен сез февраль аенда карый алачаксыз.
-
Шугалакта балаларның шат авазы тынмый 11.01.2015

Мәктәпнең шугалагы каникул буена балаларның шат авазыннан яңгырап торды. Суык дип , буран дип тормадылар укучылар, килеп карын да көрәделәр, туйганчы тимераякта да шудылар.Кышның шушы матур мизгелләре әле сәламәтлекне дә ныгытучы төп чара икәнен исәпкә алсак, әле январь, февраль айлары бар- мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк!
-
Котлыйбыз! 11.01.2015

Мәктәбебезнең хоккей командасы яшьләр арасында узган хоккей ярышларында районда 2 нче урынны яулады. Җиңү җиңел генә бирелми, бу ныклы шөгыльләнү нәтиҗәсе дә. Егетләрне уңышлары белән котлыйбыз!
-
Белемле булу-гәүһәрле булу 10.01.2015

Каникул вакытында да мәктәбебездә укыту-тәрбия бирү процессы туктатылып тормый. Бүгенге көннәрдә информатика фәне буенча республика олимпиадасына әзерлек эшләре алып барыла. Район данын 8 класс укучысы Каримов Камил яклаячак. Уңышлар телибез, Камил!
-
Рус теленнән имтиханга әзерләнәбез 09.01.2015

Бүген мәктәбебездә Ашытбаш, Шушмабаш, Апаз мәктәбе чыгарылыш класс укучылары өчен рус теленнән консультация үткәрелде. Консультацияне мәктәпләрнең рус теле укытучылары алып барды. Укучыларга аңлаешлы , бай материал, файдалы презентация, күрсәтмә материаллар ярдәмендә уздырылган консультацияләр зур методик ярдәм. Рус теле укытучыларына олы рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Ресурс үзәк үз эшен башлап җибәрде 08.01.2015

Бүген мәктәптә БДИга әзерләнү буенча ресурс үзәк эшли башлады. Ашытбаш, Апаз, Шушмабаш мәктәбе чыгарылыш класс укучылары математика буенча консультацияләрдә булдылар, алар белән бу мәктәпләрнең математика укытучылары эшләде. Укучылар үзара фикер алыштылар, мәсьәлә чишүнең төрле алымнарын карадылар.Көн ахырында укучылар җылы чәй һәм тәм-томнар белән сыйландылар.Иртәгә сезне тагын көтәбез!
-
SMS дети акциясе 06.01.2015

"Самостоятельные дети" проектында катнашучы укучылар Яңа ел бәйрәме алдыннан бүләкләр әзерләү белән мәшгуль булдылар.Үзләренең яшьтәшләренә, аз керемле гаиләләргә, кечкенә балаларга күңел җылысы салып эшләнгән бу бүләкләр Яңа ел атмосферасы тудырды. Проект әгъзалары үзләре дә бу акциядән чиксез канәгатьләнү алып таралыштылар. Афәрин, егетләр, кызлар!
















