Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
"Тамчы-шоу"да кунакта 10.02.2015

Кичә мәктәбебезнең 8 класс укучылары Мухаметзянова Эльвина, Хакимова Рузилә, Гарафетдинов Рүзәл ТНВ да кунакта булдылар. Укытучы Сөнгатуллин Рәис Тәбрисович җитәкчелегендә укучыларыбыз "Тамчы-шоу" интеллектуаль конкурсында Саба командасы белән көч сынаштылар. 1 турда география фәне буенча көч сынашсалар, 2 нче турда рәссам, аларның картиналарын тану буенча ярыштылар. Татар теле фәне буенча да белемнәр тикшерелде, сүзләрне дөрес язу, озын сүздән яңа сүзләр төзү буенча биремнәр үтәлде. Капитаннар ярышында команда капитаны Рүзәл оста җавап бирде. Нәтиҗәдә, 2 команданың да көчләре тигез икәнлеге күренде. Укучыларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 10.02.2015

Мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган класс сәгатьләре циклы эшли. Һәр тәрбия сәгатенең 10 минутын класс җитәкчеләре әлеге темага багышлый. Бабаларыбызның батырлыгы, тылда хезмәт итүче олы җанлы кешеләр язмышы безне битараф калдырмый.Беркем дә, берни дә онытылмый!
-
Чаңгы юлы-2015 10.02.2015

-
Арча боз сараенда кунакта 10.02.2015

Бүген 10 февраль көнне чаңгы ярышларында актив катнашкан укучылар "Арча" боз сараена кунакка бардылар. Боз сараенда укучылар бик теләп тимераякта шудылар һәм бик ошатып кайттылар.Җибәргән җитәкчеләребезгә бик зур рәхмәт.
-
Февраль 2015 - военно-патриотический месячник
09.02.2015
Февраль 2015 - военно-патриотический месячник
-
Афәрин, кызлар-йолдызлар!
08.02.2015
6 февраль көнне районда "Созвездие-Йолдызлык-2015" республика конкурсының муниципаль этабы булып үтте Конкурста безнең мәктәпнең 3 класс укучысы Елисеева Камилә һәм 6 класс укучысы Ахмадуллина Лилия "конферансье" номинациясендә җиңеп чыгып зона ярышларына бару хокукына ия булды. Ә Шекә мәктәбеннән Низамов Раил гала-концертта катнашу өчен юллама алды. Мәктәбебезнең талантлы йолдызларына иҗади уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз, сине, Айгөл! 07.02.2015

6 февраль көнне "Во имя мира на земле" дип исемлән Республика шигырь укучылар конкурсының муниципаль этабы узды. 3 класс укучысы Фаттахова Айгөл III урынга лаек булды. Афәрин, Айгөл!
-
Сталинград өчен сугыш 06.02.2015

Сталинград өчен сугышта немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү уңаеннан "Сталинград" исемле нәфис фильм карадык
-
Чаңгы ярышы (Лыжня школы) 06.02.2015

Бүген мәктәпкүләм чаңгы ярышы булып узды. 1-11 класс укучылары һәм укытучылар, барысы да, чаңгы трассасында рәхәтләнеп чаңгы шудылар.Сәламәтлекне ныгытуның иң шәп чарасы шул ул , чаңгы шуу!
-
Мәктәп кинозалы үзенә дәшә 04.02.2015

Бүгеннән мәктәпнең актлар залы кинозал буларак эшли башлады. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм хәрби-патриотик айлык кысаларында биредә 7.30 да "Сталинград" кинофильмы күрсәтелә башлады. Барыгызны да мәктәп кинозалына чакырабыз!
















