Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 231 ) 232 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Юбилеең белән Хөрмәтле коллегабыз - Фирая Салиховна! 22.12.2014

Шушы көннәрдә күпләребезнең яраткан укытучысы, ә бүген исә остаз- коллегабыз Фирая Салиховна үзенең бик тә мәгънәле, күркәм, үрнәк үткән тормыш юлына "ике бишле" алды. Тәнегездә сәламәтлек, күңелегездә көрлек, иңнәрегездә тигезлек, йортыгызда рәхәтлек һәрвакыт булсын - дигән иң изге теләктә генә калабыз .Сезнең белем һәм тәҗрибә, киңәшләрегез безгә һәрвакыт терәк. Сез - коллективыбызга әле безнең бик кирәк ! Бергәләшеп, шау-гөр килеп эшләргә язсын.
Хөрмәтле Фирая Салиховна!
Таң җилләре искән минутларда,
Көн туганда якты нур булып,
Йөрәгебезнең җылы рәхмәтләре
Барып җитсен Сезгә гөл булып.Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер үтеп,
Яшәвегезне генә телибез.Гомер үтә диеп, моңсуланма,
Өмет гөлкәйләре сүнмәсен.
Алтын төсендәге якты көннәр
Барыр юлларыңны бизәсен.Күңел түрендә һичкайчан
Өмет кояшы сүнмәсен.
Бәхетле язмыш йолдызы
Гомер күгегездән китмәсен. -
Спортивные надежды Татарстана
20.12.2014
Казанда УНИКС концертлар залында үткәрелгән "Спортивные Надежды Татарстана" дип исемләнгән зур матур бәйрәмгә безнең мәктәпнең 7- класс укучылары - Каримов Алимас һәм Хадиев Ильгиз чакырылды. Алар - "Золотая шайба" клубы призына Республика турнирында катнашып чемпион калган Арча районы командасы уенчылары. (2001-2002 елгы яшьләр арасында) Әлеге чарада Республикабызга спорт өлкәсендәге уңышларны алып кайтучылар хөрмәтләнде һәм бүләкләнде. Безнең укучыларыбыз да яңа ел бүләкләре белән кайттылар.Уңышлар Сезгә укучыларыбыз!
-
Терроризм җәмгыятькә яный 19.12.2014

Бүген 8нче сыйныфта "Терроризм җәмгыятькә яный" дип аталган тәрбия сәгате булып үтте. Укучылар террорчыларның гади кешеләрдән ни белән аерылуын, террористлык акты вакытында үз-үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында видеоматериал карадылар. Ислам дине террорчыларга карата нинди карашта икәнлеге турында әңгәмә кордылар.
- Технология олимпиадасы нәтиҗәләре 16.12.2014 Район олимпидасында технологиядән егетләр арасында 10 класс- укучысы - Шаймуллин Наил, 8 класс укучысы - Каримов Камил катнаштылар. 7 класс укучысы - Хадиев Илгиз - 2 урын, 11 класс укучысы - Галимзянов Рөстәм - 2 урынны алдылар. (Укытучылары - Шаймарданов Әнис Равилевич), кызлар арасында 11 класс укучысы - Гатиятуллина Таңсу - 4 урынны алды (Укытучысы - Шавалиева Гөлнара Фирдаусовна),7 класс укучысы - Габитова Ләйлә катнашты (Укытучысы - Яббарова Асия Ильинична).Барыгызга да киләчәктә тагын да иҗади уңышлар телибез.
-
11 класс укучыларының дежур тору нәтиҗәләре 15.12.2014 Бу атнада 11 класс укучылары мәктәпкүләм дежур торды. Һәр укучы үз вазифасына җаваплы карады. Классның старостасы Рахматуллина Алсу һәр эшне төгәл башкарып, класс җитәкчесенең уң кулы булып, дежурлык атнасын тиешле дәрәҗәдә үткәрүгә булышты.

- Атналык линейкада табигать фәннәре атналыгын йомгаклау. 15.12.2014 МБ җитәкчесе Рузилә Рафиковна укучыларга атналык чараларында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.Укуларында уңышлар теләде.КФУ олимпиадаларының (химия,биология) I турында катнашучы укучыларга,имтиханнарга әзерләнүчеләргә тагын да тырышлык,сабырлык,белемгә омтылыш юлдаш булсын диеп җиткерде.
-
Иҗади бәйгеләргә нәтиҗә 13.12.2014 Атналыкны ачканда игълан ителгән иҗади бәйгеләргә нәтиҗәләр ясалды. Укучыларның өй шартларында ясаган химик тәҗрибәләрен күрсәткән видеолары һәм химиянең әйләнә-тирәдә кулланышы турында фотолары буенча тәҗрибә уртаклашу һәркемгә кызыклы булды.

-
5-8 класслар арасындагы иҗади бәйгеләргә нәтиҗә ясалды 13.12.2014 Табигать фәннәре кысаларында 5-6-класс укучылары өчен- "Гөлләрем гөлкәйләрем"; 7-класс укучылары өчен"Безнең кече дусларыбыз";8- класс укучылары өчен "Без табигатьтә" диеп исемләнгән иҗади фото-бәйгеләр игълан ителгән иде.Укучыларыбыз бәйгеләрдә кызык- сынып,яратып катнаштылар.Бәйге нәтиҗәләре һәркем өчен кызыклы булды.

-
Химиядән ачык дәрес 13.12.2014

Лилия Шагимулловна 10-класста химиядән "Нефть. Аның составы, үзлекләре, эшкәртү." темасына бик тулы итеп дәрес темасын ачыклаган матур дәрес күрсәтте. Дәрестә күптөрле эш алымнары, ИКТ отышлы файдаланылды. Укытучы укучыларны кызыксындыра алды, үтемле тел белән материалны җиткерде.
-
Мультфильм "Занимательная Химия" 11.12.2014

1 - 4 класс укучылары - Табигать фәннәре кысаларында Химия кабинетына кунакка менделәр. Бик яратып "Занимательная Химия" мультфильмын карадылар, 5 - 6 класс укучылары да алда укылачак химия фәне серләренә төшендерүче фильмны ошаттылар.
















