Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 231 232 233 ( 234 ) 235 236 237 238 239 240 >>
-
Лагерьның унбишенче көне. 15.06.2017

Лагерьларга балалар бик яратып йөриләр. Бүген квест-уен «Клад эзләү”оештырылды. . Балалар шулай ук иң матур рәсем ясаучыны ачыкладылар, отрядта төрле уеннар уйнадылар, ярыштылар. Көн үткәне сизелмәде дә.
-
Лагерьның ундүртенче көне. 14.06.2017

Лагерьның ундүртенче көне үтеп бара. Көннәр салкынча, яңгырлы булуга карамастан лагерь гөрләп эшли.Бүген бездә "Нептун "көне булды. Вожатыйлар балалар белән шушы көнгә багышлап төрле конкурслар, уеннар үткәрделәр. Балалар бик актив катнашты. Көн күңелле үтте.
-
Светофор иленә сәяхәт 13.06.2017

Бүген балалар бакчасына йөрүче балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек. Светофор турында әңгәмә оештырдык . Үзебез дз светофорлар ясадык.
-
Лагерьның унөченче көне. 13.06.2017

Бүген лагерьның унөченче көне.Бүген балалар үзләрен нәкъ рәссамнар кебек хис иттеләр. Төрле төстәге бурлар белән асфальтта могҗиза тудырдылар. Аларның ясаган рәсемнәре үзенчәлекле hәм шаккаттыргыч иде. Нинди хозурлык! Балаларның шат елмаюы, табигатьтәге бизәкләрнең рәсемдә булуы җанга рәхәт бирде.
-
Лагерьның уникенче көне. 12.06.2017

Бүген лагерьда тәрбияләнүче балалар белән берлектә "Россия, сиңа багышлыйбыз!" исеме астында 12 июнь- Россия көненә багышланган районкүләм чара уздырылды.Бәйрәм чарасында "Мәгариф"журналының баш мөхәррире Таишева С.Н. һәм Арча муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Шакирова М.Н.катнашты.
-
Лагерьның унберенче көне. 11.06.2017

Ял көне булуга карамастан лагерь дәвам итә. Бүген 12 июнь - Россия көненә багышланган чарага репетиция бара.
-
Лагерьның унынчы көне. 10.06.2017

Кояшлы, матур көн лагерьга тагы да ямь кертте.12 июнь Россия көне белән бәйләп бүген "Россия, сиңа багышлыйм" исеме астында рәсем конкурсы уздырдык.
-
Лагерьның тугызынчы көне. 09.06.2017

Бүген лагерьның тугызынчы көне. Балаларны шатландырып кояш та карый башланды. Матур, кояшлы көннән файдаланып лагерь стадионга төрле спорт уеннары уйнарга төште.
-
Дуслык көне 09.06.2017

9 июнь - Бөтендөнья дуслык көне.Балалар белән дуслык турында әңгәмә үткәрдек , җырлар җырладык. Соңыннан күмәк бию башкардык .
-
Лагерьның сигезенче көне. 08.06.2017

Лагерь башланганга бер атна үтеп тә китте.Балалар бик теләп йөриләр. Әйдаман апалары аларга төрледән-төрле уеннар, ярышлар, экскурсияләр оештыралар. Төшкә кадәр отрядлар арасында "Быелгы җәйнең иң яхшы костюмы"дип исемләнгән бәйге уздырылды. Балалар бик тырышкан ,барлык костюмнарда иң оригиналь дип бәяләнде.










