Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
Иммунизация атналыгы. 11.05.2017

Европа буенча иммунизация атналыгы кысаларында вакцинопрофилактика буенча «Во имя здоровья будущего детей» дип исемләнгән ролик күрсәтү оештырылды һәм медсестра Шаймуллина Э.Ф. прививкалар турында укучылар белән әңгәмә корды.
-
Ана теленнән ачык шөгыль 10.05.2017 Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар белән “Ана теле”ннән ачык шөгыль күрсәтелде.Аны түгәрәк җитәкчесе Шафигуллин Азат Рафил улы үткәрде.Ул "Татар шакмаклары" белән эшләү методикасын күрсәтте. Монда укыту программасы түгел, бала теләге, бала уены өстенлек итә. Бу шакмаклар сабыйларга хәрефләрне рәсемгә бәйләмичә, фонетик анализга таянмыйча җайлы гына укып китәргә, укуны җиңел үзләштерергә мөмкинлек бирә.Бу методның максаты : балада укулы уенга кызыксыну уяту .

-
Җиңү көне белән! 09.05.2017

Бөек Җиңүгә 72 ел! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк. Гомерегез озын булсын.<span times="" new="" roman',="" times,="" serif;"=""> Безнең, сезгә шундый теләкләр.
-
9 май - Җиңү бәйрәме 05.05.2017 Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар белән 9 май бәйрәменә карата хәрби - спорт чарасы үткәрелде.Балалар сугыш темасына шигырьләр сөйләделәр . җырлар җырладылар.Соңыннан килгән кунаклар белән бергә сугыш кырында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

-
Әкияттә кунакта.
05.05.2017
5 нче май көнендә Арчаның 3 нче номерлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы җитәкчелегендә ,1а һәм 6 а сыйныф укучылары ярдәме белән берлектә, "Әкияттә кунакта" дип исемләнгән кичә булып узды.Биредә якташыбыз, күренекле язучы Г. Тукай иҗатындагы әкият геройларын укучылар күзлегеннән, яңача күзаллап, Шүрәле кызы, Су анасы, Сарык белән Кәҗә, Акбай белән Гали һәм башка геройлар тамаша күрсәттеләр.
-
ГТО нормаларын тапшыру 04.05.2017

Бүген Арча шәһәренең үзәк стадионында район күләмендә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүче балалар өчен ГТО нормалары тапшыру чарасы оештырылды.Анда безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларыбыз да катнашты һәм призлы урыннар яуладылар.Котлыйбыз!
-
"Балаларны яклау"айлыгы үз эшен дәвам итә. 03.05.2017

-
Юл хәрәкәте иминлеге бәйгесе! 02.05.2017

29 апрель көнне кояшлы көннең иртәсе һәркемне гимназиянең юл хәрәкәте иминлеген өйрәнү мәйданчыгына дәште. Бүген биредә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә район күләмендә "Безопасное колесо - 2017" бәйгесе уздырылды. Бәйрәмне ЮХИДИ җитәкчесе, полиция майоры Хузин Ришат Раилович ачып җибәрде. Әлеге чарада юл хәрәкәте иминлегенең өлкән дәүләт инспекторлары, өлкән лейтенант Сабиров Альберт Хәйдәрович, Хәкимов Рөстәм Рәфкатович, район мәгариф бүлеге методисты Шакирова М.Н. катнашты.Безнең мәктәп укучылары актив катнашып район буенча 3 нче урынга лаек булды, җитәкчесе Низамиева А.Т. Афәрин! Котлыйбыз!
-
Агач утырту көне. 29.04.2017

29 нчы апрель агач утырту көне дип игълан ителде. Шушы көн кысаларында мәктәп коллективы актив рәвештә мәктәп территориясенә агач утыртты.
-
Вариска кабул итү. 28.04.2017

Бүген 4 а сыйныф укучыларын Татарстан варислар берлегенә кергән варислар оешмасына кабул итү тантанасы уздырылды. Укучылар оешмага әгъза булып кергәнче иптәшләре, укытучылар алдында ТВБ законнарын төгәл үтәргә, тырышып укырга, эшләргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә тантаналы төстә ант иттеләр.










