МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Котлыйбыз!!! 19.12.2020
Башлангыч профсоюз оешмалары арасында даими спорт ярышлары булып тора.17 нче декабрь көнне мәктәбебезнең 4 укытучысы: Гыйләҗиев Х.Р., Ситдиков А.Г., Гарипова Л.Н., Шәрәфиева Г.З.- өстәл теннисы һәм бадминтон ярышларында катнаштылар. Аларның һәркайсы мәктәбебезгә призлы урыннар алып кайтып, коллективыбызны сөендерделәр. Аларны җиңүләре белән кайнар котлыйбыз.
-
18.12.2020
Бүген Арча балалар сәнгать мәктәбенең Иске Кырлай филиалында шөгыльләнүче балаларның декоратив -гамәли сәнгать (бисереплетение) һәм музыка (синтезатор) түгәрәкләре буенча күрсәтмә чыгышлары булды. Түгәрәктә шөгыльләнүчеләр кулы белән әзерләнгән чәчәкләр күргәзмәсе, укучыларның синтезаторда башкарган көйләре кураторлар тарафыннан югары бәяләнде.
-
Мәктәбебез Яңа елга әзерләнә башлады... 16.12.2020
Мәктәбебез Яңа елга әзерләнә башлады...Территория,кабинет,коридорлар бик матур итеп бизәлде.
-
«Единое федеральное тестирование учащихся по тематике БДД» 15.12.2020
Сегодня в 8-9 классах было проведено федеральное мероприятие «Единое федеральное тестирование учащихся по тематике БДД».Основной целью Тестирования является: проверка у обучающихся общеобразовательных организаций теоретических знаний и практических навыков безопасного поведения в транспортной среде, формирование и развитие комплексной системы профилактики детского дорожно-транспортного травматизма, развитие интеллектуально-творческого потенциала и личной ответственности за соблюдение правил дорожного движения, развитие у обучающихся образовательных организаций компетенций, связанных сприменением ПДД, а также негативного отношения к нарушителям ПДД.
-
Яңа ел эшләнмәләре 14.12.2020
Яңа 2021 нче ел якынлаша. Мәктәбебездә- бәйрәм рухы. Шушы уңайдан Яңа ел эшләнмәләренә конкурс оештырылды. Укучылар берсеннән берсе матур, кулдан ясалган эшләнмәләрен алып килделәр. Алардан күргәзмә оештырылды.
-
Всероссийский экологический урок 12.12.2020
Сегодня в нашей школе прошел Всероссийский экологический урок по теме "Дружи с заповедными островами"
-
12 нче декабрь - Россия Федерациясе Конституцияссе көне
11.12.2020
12нче декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне. Шул уңайдан, мәктәбебезнең башлангыч классында "РФ Конституциясе көне белән танышабыз" дигән темага дәрес-әңгәмә үткәрелде. Укучылар Конституция- дәүләтнең төп законы , анда кагыйдәләр язылган булуын, үзләренең хокуклары, бурычлары, Россия халкының шушы кагыйдәләр нигезендә яшәвен белделәр.
-
"Кызыклы математика" класстан тыш чара 10.12.2020
Мәктәбебездә математика- физика атналыгы бара. Һәр көн укучылар белән төрле чаралар оештырыла. Бүген башлангыч класс укучылары белән "Кызыклы математика" дигән класстан тыш чара үткәрелде. Чараның максаты:
1. Укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру;
2. Уйлаган фикерне дөрес итеп формалаштырып әйтеп бирү сыйфатын үстерү;
3. Математика фәненә иҗади кызыксыну уяту;
4. Кызыксынучанлык, эзләнүчәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләү;
5. Коллективта эшләргә өйрәтү.
Укучылар ике командага бүленде, исем сайладылар. бирелгән биремнәрне тиешле дәрәҗәдә башкарып ике команданың да баллары тигез булу сәбәпле дуслык җиңү яулады. Куелган максатка ирешелде, кичә истә калырлык булды.
-
9 нчы декабрь - Ватан геройлары көне 09.12.2020
Класс җитәкчеләре ( Гилязиева Г.Р. хәм Шәрәфиева Г.З.) 8- 9 класс укучыларына "Яныбызда геройлар" дигән тема астында класс сәгате уздырды. "Батырлык", "герой", "намус", төшенчәләре турында әңгәмә алып барылды, укучылар батырлык турында мәкальләр һәм әйтемнәр , яныбыздагы хәзерге көн батырлары белән таныштылар. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: һәркемгә һәрвакыт батырлык күрсәтергә мөмкинлек бар. Моның өчен бары тик тырышып эшләү, гаделлек кенә кирәк.
-
Физик марафон 08.12.2020
Математика - физика атналыгы кысаларында 7-9 класс укучылары белән "Физик марафон" уздырылды. Укучылар физика буенча үзләренең белемнәрен кулланып, төрле сынаулар аша уздылар. Марафон бөтен кешегә дә ошады.