• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А
Телефон: +7(843)-665-76-21
E-Mail: Sskrl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ"Старокырлайская ООШ"
Руководитель: Гилязиев Хайсар Равилович
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 41 учащихся
У нас учат: 12 учителей

НОВОСТИ

"Иң яхшы сыерчык оясы-2021"

Опубликовано: 12.03.2021

Озакламый җылы җилләре, ләйсән яңгырлары белән яз киләчәк. Яз башында гына күзәтелә торган бер рәхәт мизгел - ул күчмә кошларның кайтуы һәм матур итеп сайрап җырлаулары. Сыерчыклар күренү белән гөрләвекләр ага, үги ана яфраклары чәчәк ата, беренче күбәләкләр оча башлый. "Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта", дигән сүз бар халыкта.


Сез белә идегезме?


1. Бу кошлар көнгә 300-350 тапкыр бөҗәк алып кайта. Шулай итеп табигатьне зарарлы бөҗәкләрдән чистарта.
2. Башта ата сыерчык килә. Ул бик матур итеп сайрый, әмма аның җыры моңсурак була. Ә инде ана сыерчык кайткач, алар бергәләшеп илһамланып җырлыйлар.
3. Сыерчык хәтта башка кош булып җырлый ала. Сыерчык башкаруында карга тавышын да, карлыгач черелдәвен, колын кешнәвен һ.б. тавышларны да ишетергә мөмкин.
4. Алар агач куышларында, түбә астындагы уентыкларда, яр карлыгачы ояларында яшиләр. Ә инде кешеләр ясап элгән оялар булса - монысы бигрәк тә шатландыра үзләрен.
5. Ана сыерчык зәңгәрсу йомырка сала. Сыерчык балаларының авызлары зур, томшык читләре сары төстә була. Караңгы ояда аларны әти-әниләре шул сары томшыкларыннан таба. Бу чорда сыерчык концертлары туктап тора, чөнки аларның балаларын ашатасылары бар.
6. Галимнәр күзәтүенчә, сыерчыклар балаларына һәр ике минут саен җим китереп тора икән.
7. Очып баручы сыерчык көтүе үзенең оешканлыгы белән күпләрне гаҗәпләндерә. Көтү эчендәге меңләгән сыерчык барысы берьюлы хәрәкәтләнә, мәтәлчек атынып очыш хәрәкәтләрен үзгәртә. Әлеге кошларның мондый бердәм хәрәкәт тудыра алу мөмкинлекләрен бер галимнең дә аңлата алганы юк.
8. Сыерчыклар берничә төрле була: брамин сыерчыгы, кызыл томшыклы сыерчык, гади сыерчык, чуар сыерчык, ал сыерчык, соры башлы сыерчык һ.б.

Укучыларыбыз җылы яклардан кошлар кайтуны түземсезлек белән көтәләр.



К списку новостей