МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 41 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
16.01.2021
Иске Кырлай мәктәбе укучылары Республика ярышларына ныклап әзерләнәләр.Аларга уңышлар телибез!
-
Конкурслар... 15.01.2021
Ел саен укытучылар арасында "Ел укытучысы" конкурсы уздырылып килә. Ул конкурста укытучыларның иң - иңнәре катнаша. Быел безнең мәктәпнең башлангыч класс укытучысы Ситдикова Фәйрүзә Хәнәфиевна әлеге чарада үз көчен сынаячак. Әлеге максат белән, бүген Фәйрүзә Хәнәфиевна 2-4 класс укучылары белән "Дус яшәү серләре" исемле класстан тыш чара уздырды. Киләчәктә без аңа уңышлар теләп калабыз.
-
Акция "Весёлые снеговики" 12.01.2021
Учащиеся нашей школы активно приняли участие в республиканской акцие "Весёлые снеговики".Участники должны были творчески подойти к созданию снеговика - его можно было как вылепить из снега, так и слепить из теста или пластилина, нарисовать, вышить, связать - да все что угодно, но это важно было сделать именно всей семьей. После создания своего снеговика, его нужно было сфотографировать и поместить на свою страницу Вконтакте или в Инстаграм, снабдив его хэштегом #снеговик16.
-
III чирек башланды. 11.01.2021
11 нче январьдан Иске Кырлай төп мәктәбендә өченче чирек башланып китте. Укучыларыбыз кышкы каникулда ял итеп, көч туплап килделәр. Мәктәбебез тормышы белем алу һәм иҗади эшләр белән үрелеп бара. Январь ае Гаилә һәм мәктәп айлыгы буларак игълан ителде.
-
Урра, каникуллар... 26.12.2020
Мәктәбебез укучылары бүген икенче чирекнең соңгы уку көнен тәмамладылар. Аларны алда күңелле һәм мавыктыргыч каникул көннәре көтә. Атна дәвамында класс җитәкчеләре укучылар һәм ата - аналар белән кышкы каникул чорына инструктажлар, класс сәгатьләре үткәрделәр. Күңелле бәйрәм мизгелләрен бәхетсезлек очраклары бозмасын өчен, һәрвакыт, һәркайда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Күңелле каникуллар сезгә!
-
Яңа ел бәйрәме 25.12.2020
Бүген мәктәптә чыршы бәйрәме булды. Башлангыч класслар чыршы тирәсендә уйнадылар, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм кунакларсыз үтсә дә , күңелле булды.
Исәнме, чыршы, исәнме!
Тагын да бер ел үтте
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте -
Тренировкада 24.12.2020
Мәктәбебез укучылары чаңгы спорты белән кызыксынып шөгыльләнәләр. Бүген дә тренировкага җыелдылар.
-
"Яңа ел тәрәзәләре"
23.12.2020
Районда "Яңа ел тәрәзәләре"дигән акция үткәрелә.Шул хөрмәттән безнең мәктәпнең балалары тәрәзәләрне бик матур итеп бизәргә тырыштылар,бу бер генә класста түгел барлык классларда шул ук эш башкарылды.Тәрәзәләр тыштан ук яңа ел килгәнен белдереп күңелгә ямь өстәп тора.
-
Яңа ел килә! 22.12.2020
Иске Кырлай мәктәбе укучылары Яңа ел бәйрәменә теләп әзерләнәләр, кабинетларны матур итеп бизәделәр, кул эшләнмәләре дә ясап алып килделәр.
-
"Кошларга ярдәм итик" 21.12.2020
Урамда карлы , салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр.
Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып , адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр.Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра. "Кошларга ярдәм итик" дигән тема астында укучыларны мәктәбебебездә "кошлар тормышы" белән таныштырдык. Һәрбер укучы кошларга җимлекләр ясарга вәгъдә бирде.