• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А
Телефон: +7(843)-665-76-21
E-Mail: Sskrl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ"Старокырлайская ООШ"
Руководитель: Гилязиев Хайсар Равилович
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 41 учащихся
У нас учат: 12 учителей

НОВОСТИ

2 апрель – Бөтендөнья балалар китабы көне.

Опубликовано: 02.04.2021

2 апрель – Бөтендөнья балалар китабы көне. Тормышыбызга тирән үтеп кергән “китап” дигән могҗизага без шул кадәр күнеккәнбез, аңа сулый торган һава, эчә торган су кебек гадәти нәрсә дип кенә карыйбыз. Бу бөек могҗизаны уйлап табу өчен кешелек дөньясына дистәләрчә мең еллар кирәк булган. Без ияләшкән китапка хәтле ниндди генә китаплар булмаган: таш китап, агач китап, сөяк китап, тукыма китап. Мондый китапларны язу өчен күп вакыт, зур көч соралган, аларны куллану да җиңел булмаган. Китапларны “җиңеләйтү”, аны язуны гадиләштерү , файдалануны уңайлату өчен кешеләр яңа юллар эзләгәннәр. Шуның нәтиҗәсендә папирус, пергамент һәм, ниһаять, кәгазь уйлап табылган. Дөрес, мондый материалларга язылган китап та арзан булмаган. Уртача гына күләмле китапны күчереп язу өчен күп көч, озак вакыт, хәтта айлар, еллар кирәк булган. Европада үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең җәзасын еш кына китап күчереп язу белән алмаштырганнар. Әнә шуннан китап язуның нинди хезмәт булуын чамалап була инде. Кешелек тарихы алга барган саен информациягә, белемгә, аралашуга ихтыяҗ арткан. Белем, информация чыганагы булган китапка да сорау үсеп торган. Әмма китап җитештерү җиңел булмаган. Шуңа күрә аны җиңеләйтү юлларын эзләгәннәр. Тора-бара кешеләр, күчмә хәрефләр, шрифтлар кулланып, аларны җыеп, китап басу юлын уйлап тапканнар. Бу ысул барлыкка килгәч, китап дигән төшенчә дә аерымланган. Кулдан язылганнарын-кулъзма китап, ә хәреф, шрифтлар җыеп басылганнарын – китап яки басма китап дип йөртә башлаганнар. Бүген мәктәпнең барлык классларында китап укуның мөһим булуы турында әңгәмәләр үтте.



К списку новостей