Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 77 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
10.11.2015

Мәктәп дирекциясе теннис һәм шашка буенча район чемпионнары булган укучыларны котлады!
Район тарафыннан спорт ярышлары бик күп үткәрелә. Мөмкинлегебездән килгәнчә барлык ярышларда катнашырга тырышабыз. Бүген иртәнге линейкада теннис һәм шашка буенча призлы урыннарны алган укучылар бүләкләнде. Аларга уңышлар теләп калабыз!
-
09.11.2015

Башлангыч сыйныф укучылары конкурсларда бик актив катнашалар!
Башлангыч сыйныф укучыларының Арчада үткәрелгән математикадан район олимпиадасында 2 сыйныфтан Минзянова Роза 1 урын алды. Ул акчалата бүләк һәм грамота иясе булды. Шулай ук читтән торып катнашкан конкурсларда башлангыч сыйныф укучылары бик активлар. Әфәрин, укучылар! Иҗат уңышлары телибез сезгә!
-
07.11.2015

ЕГЭ,ГИА, конкурслар һәм олимпиадаларга хәзерлек барды!
Каникул көннәре бик рәхәт булса да, укучыларыбыз экзаменнарга һәм олимпиадаларга хәзерлекне каникул көннәрендә дә туктатмадылар.Һәр теләгән укучы үзе өчен уңайлы вакытта укытучысыннан өстәмә белем ала алды.Спорт сөючеләр өчен спорт түгәрәкләре дә үткәрелде.Төрле конкурсларга,КВНга катнашучылар да читтә калмадылар.
-
06.11.2015

6 ноября - День Конституции Республики Татарстан.С праздником!
-
04.11.2015

4 ноября- День народного единства!
День воинской славы России — День народного единства отмечается в нашей стране ежегодно 4 ноября, начиная с 2005 года. Этот праздник установлен в честь важного события в истории России — освобождения Москвы от польских интервентов в 1612 году, и приурочен к Дню Казанской иконы Божией Матери.
-
03.11.2015

Спорткомплекста "Көзге бал"
Бүген Арча спорткомплексында район укучылары өчен "Көзге бал" оештырылды. Безнең мәктәп укучылары да бу чарадан читтә калмады. Анда 80 еллар субкультурасына охшатып конкурслар оештырылды: уеннар, бию, газета чыгару. Иң актив укучыларга тасмалар бирелде һәм бәйрәм ахырында нәтиҗә ясап, яхшылыр билгеләнде.Бүләкләүләрдән соң дискотека үткәрелде.
-
02.11.2015

Республикакүләм укучылар Спартакиадасының шашка буенча сайлап алу турында Апаз урта мәктәбе командасы 3 урын (2001 -2002 елгылар арасында).Молодцы!
-
31.10.2015

Өстәл теннисы буенча 1 урын!
Арча спорткомплексында өстәл теннисы буенча ярышлар булып үтте. Бу ярышта Апаз урта мәктәбе командасы 1 урынны яулады. Шәхси урыннар: Нуриева Г. - 1 урын, Таҗиева Э. - 2 урын, Ахмадиев С. - 2 урын. Мәктәп данын яклап, яхшы уңышларга ирешкән укучыларга уңышлар телибез!
-
30.10.2015

Ветеран укытучы дәрестә!
Үз хезмәтләренә тугры калып, күп еллар мәктәптә эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветеран укытучыларыбыз кабат безнең арада.Бүген озак еллар Апаз урта мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укыткан хөрмәтле укытучыбыз Ләлә апа Вәдүтовна 9 сыйныфлар өчен химия фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Коллектив исеменнән Ләлә апага рәхмәтебезне җиткерәбез һә аңа тыныч тормыш,сәламәтлек телибез!
-
29.10.2015

8-11 сыйныф укучылары өчен кирәкле очрашу!
Бүген мәктәптә 8-11 сыйныфлар өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Укучыларга Арча муниципаль районы балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия сәркатибе Завялова Л.Н., психолог Шаесламова М.Ф. һәм гинеколог кирәкле мәгълүмат җиткерделәр,бергәләп кызыклы ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләделәр, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап таптылар.














