• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28
Телефон: +7(843)-669-42-21
E-Mail: Sap.ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Апазовская СОШ"
Руководитель: Сибагатуллин Раушан Хакимович
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 86
У нас учат: 21

Сибагатуллин Фатыйх Саубанович

           Фатыйх Сәүбән улы Сибәгатуллин - РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, фән һәм техника өлкәсендә РФ Дәүләт бүләге лауреаты, ветеринария фәннәре докторы, Халыклар дуслыгы ордены иясе.

 

Тормыш юлы

       Фатыйх Сәүбән улы Сибәгатуллин 1950 нче елның 1 нче маенда Арча районының Апаз авылында колхозчы гаиләсендә туа.1958-1965 нче елларда Апаз сигезьеллык мәктәбендә укый. 1965-1967 нче елларда Шушмабаш урта мәктәбендә белем ала. 1968 нче елда Казан ветеренария институтына укырга керә. 1983 нче елда Сарытау югары партия мәктәбен тәмамлый.

      1966 нчы елда хезмәт юлын Арча районының “Ватан” совхозында эшче буларак башлый. 1973-1974 нче елларда – Яшел Үзән районының “Бишнә” совхозында баш ветеринария табибы.1974-1976 нчы елларда Балтач районының Чапаев исемендәге колхозы ветеринария табибы. 1976-1980 нче елларда Балтач районының “Правда” колхозы рәисе.

 

Партия һәм дәүләт эшчәнлеге

      1980 нче елда партия эшенә китә. КПССның Балтач райкомы икенче секретаре(1980-1983) һәм Арча районы башкарма комитеты рәисе урынбасары (1980-1983)(1983-1984). 1984-1990 нчы елларда КПССның Мамадыш райкомының беренче секретаре була (1984-1990). Ул вакытта ТАССР Министрлар Советы рәисе Минтимер Шәймиев белән эшли. 1987 нче елда Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый. 1990-1991 нче елларда Мамадыш район Советы рәисе була.

   1990-1995 нче елларда Татарстан Республикасы премьер-министры каршындагы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфасын били. 1993 нче елда Казан ветеринария институтында «базар икътисадына күчү чорында республиканың ветеринария хезмәтен камилләштерү» темасына диссертация яклап, ветеринария фәннәре кандидаты дәрәҗәсе ала. 1995 нче елда «Татарстан Республикасында ветеринария эшен оештыруны камилләштерү" темасына диссертация яклап, ветеринария фәннәре докторы дәрәҗәсе ала.

    1996 нчы елдан 2005 нче елга кадәр Нурлат (Октябрь) районы һәм Нурлат шәһәре администрациясе башлыгы, шулай ук халык депутатларының район Советы Президиумы рәисе була. Милли татар-башкорт һәм грек-рим көрәше, ат спорты, өстәл теннисы үсешенә зур игътибар бирелә. Район һәм республика әһәмиятендәге шәһәрләр администрацияләре бетүгә бәйле рәвештә вазыйфадан азат ителде.

   2000-2004 нче елларда II чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты була. 2005 нче елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый. 2006-2007 нче елларда Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы, шулай ук даими булмаган нигездә муниципаль район Советы рәисе булып эшли. "Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ Директорлар советы рәисе һәм "Татнефтепром" АҖ Директорлар советы әгъзасы.

   2007 нче елның 2 нче декабрендә «Бердәм Россия»партиясе исемлеге буенча V чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына сайлана. Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты әгъзасы, углеводород чималы буенча комитет рәисе. 2011 нче елның 4 нче декабрендә «Бердәм Россия»дән VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. Янә табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты әгъзасы була. 2016 нчы елның 22 нче маенда партия праймеризы нәтиҗәләре буенча Идел буе бер мандатлы округында 63% тавыш белән беренче урынны алды һәм Дәүләт Думасына кандидат булды. 2016 нчы елның 18 нче сентябрендә яңадан 70,74% тавыш җыеп, «Бердәм Россия» дән VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп яңадан сайланды.

   2021 нче елда Идел буе бермандатлы округы буенча партия праймеризында катнашу өчен Дәүләт Думасына яңадан сайлану максатыннан теркәлде. Думаның яңа составына узмыйча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның экология буенча киңәшчесе итеп билгеләнә.

 

                       Фәнни, публицистик һәм иҗтимагый эшчәнлек

      Фатыйх Сибәгатуллин 15 тән артык монография һәм уку әсбапларының авторы, нигездә, ветеринария хезмәтен камилләштерү, голштино, холмогорск, Бестужев токымлы эре мөгезле терлекләр үрчетү  ярдәмендә яхшырту буенча специальләшә. Н. Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең ветеринария эшен оештыру кафедрасы профессоры вазыйфасын били. 2010 нчы елда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты була. Ул гуманитар фәннәр академиясе, социаль технологияләр һәм җирле үзидарә Фәннәр академиясе, Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе, «Европа-Азия" Халыкара гуманитар академиясенең хакыйкый әгъзасы булып тора. Россия Табигый фәннәр академиясе академигы һәм Петровский академиясе әгъза-корреспонденты.

     Сибәгатуллин 40 тан артык китап һәм язма авторы, шул исәптән этнография һәм тарих буенча да.

   2016 елда Россия Язучылар берлеге әгъзасы булды

 

 

 

Мактаулы исемнәре:

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты

Россия агросәнәгать комплексы белән идарә итүнең Кадрлар сәясәте, социология академиясенең хакыйкый әгъзасы

Табигый фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы

"Европа-Азия"Халыкара гуманитар академиясенең хакыйкый әгъзасы

Петровка фән һәм сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы

Социаль технологияләр һәм җирле үзидарә Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы

Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең хакыйкый әгъзасы

Гуманитар фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы

Халыкара мәгълүматлаштыру академиясенең хакыйкый әгъзасы

Гуманитар фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы

 

Дәүләт бүләкләре:

1979 ел - ВДНХ ның алтын медале

1986 ел - Халыклар Дуслыгы ордены 

1996 ел - "Франция Республикасының Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге   

                  казанышлары өчен" ордены кавалеры

 1997 ел -  Русия Федерациясе хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге

                  премиясе

1997 ел -   Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

2000 ел – “Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен" мактау   

                   билгесе

2000 ел -  Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт

                  премиясе

2000 ел -  "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе

2002 ел -  "Оборона министрлыгына 200 ел" медале

2002 ел -  Почет Ордены

2003 ел  -  "Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы казанышлары өчен"

                   медале

2003 ел -  “Россия Дәүләт спортына 80 ел” медале

2003 ел  -  “Россия агросәнәгать комплексы үсешенә өлеш керткән өчен"

                   көмеш медале

2003 ел – “Россия Гражданнар авиациясенә 80 ел” юбилей медале

2003 ел – “Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы

                  хезмәткәре" күкрәк билгесе

2004 ел-    "Россия Профсоюзларына 100 ел” юбилей медале

2005 ел -    "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале

2005 ел  -   “Сугышчан бердәмлекне ныгыткан өчен" медале

2005 ел –   “Россия агросәнәгать комплексы үсешенә өлеш керткән өчен" алтын

                   медале

2005 ел -    "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" билгесе

2006 ел –   “Яшьләр сәясәте өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе

2007 ел –   “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены

2010 ел -    Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы

2013 ел -    IV дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены

2013 ел -     “Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге

                    универсиадасы" истәлекле медале

2013 ел -     Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы