Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
11.01.2016

ПОЗДРАВЛЯЕМ С ПРИЗОВЫМ МЕСТОМ!
Поздравляем Мазитову Э.Р. и Нуриеву Л.Р., победителей муниципального этапа Республиканского конкурса " Пятьдесят инновационных идей для Республики Татарстан" в номинации "Перспектива" .
-
06.01.2016

Фестиваль ГТО
5 января 2016 года в Арске прошел фестиваль массовой сдачи норм 3-5 ступеней ВСФК ГТО учащимися школ Арского района. Ученица нашей школы Галяутдинов А. заняла первое место в 4 ступени. Поздравляем!
-
04.01.2016

ЕГЭ һәм ОГЭ га әзерлек бара
Каникул көннәрендә дә ЕГЭ һәм ОГЭ га әзерлек тулы көчендә бара. Укучылар үткәреләчәк сынауларга әзерләнәләр.
-
31.12.2015

ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН!
Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!Эшләребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерләр торсын!
Яңа ел котлы булсын! -
30.12.2015
Шашка һәм шахмат ярышлары
Бүген Ашытбаш урта мәктәбендә профсоюз оешмалары членнары арасында шахмат һәм шашка ярышлары булып үтте. Ярыш 7 мәктәп һәм балалар бакчасы членнары арасында барды. Һәр ярышта җиңүчеләр билгеләнде. Апаз урта мәктәбе профсоюз члены - Магсумова Г. шахмат буенча беренчелеккә лаек булды.Котлыйбыз!
-
29.12.2015

ЯҢА ЕЛ ГАЗЕТАЛАРЫ
Мәктәбебез күп еллардан килгән традицияләрен дәвам итә. Шуларның берсе - Яңа ел газеталары. Монда инде һәр класс үзенчә хыяллана ала. Хыялларның очы-кыры булмаган кебек, быелгы газетларның да ниндие генә юк.Карый-карый,укый-укый тагын бер тапкыр укучыларыбызның фантазиясенә сокланасың: кем итек итеп кискән, кемдер маймылга, кемдер чыршыга охшаткан...
-
28.12.2015

ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕ - 2015
27 декабрь көнне Апаз мәдәният йортында 7-11 сыйныф укучылары һәм аларның яраткан укытучылары катнашында Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәм тантанасын мәктәп директоры Сибагатуллин Р.Х. “5” билгеләренә генә укучыларны котлаудан башлап җибәрде. Яңа ел бәйрәме үтеп баручы Сарык елы һәм яңа гына атлап килүче Маймыл елы геройлары ярышында алып барылды. Сарык командасы да, Маймыл командасы да сынатмады. Бәйрәм кичәсендә һәр команданы яклап чегән таборы да, һиндстаннан да, мари, рус, ирландиядән дә “килеп” чыгыш ясаучылар булды. Кыш бабай белән Кар кызы район җитәкчесеннән, мәгариф идарәсе, авыл советы, күмәк хуҗалык җитәкчеләреннән, Шәфигулла Зәйнулловичтан, Рүзәл Баязитовичтан видеотелеграмма алып килгән иде.Видеотелеграммалардан командаларга биремнәр яңгырады. АПТ җитәкчесе Рүзәл Баязит улы укучыларга бүләк итеп шоколадлар да җибәргән. Яңа ел кичәсе халык күңеленә бик хуш килде.
-
26.12.2015

1-6 сыйныф укучыларының "Чыршы бәйрәме"
26 декабрь көнне 1-6 сыйныф укучыларының иң шатлыклы, көтеп алган бәйрәмнәре - Яңа ел бәйрәме булды. Һәр укучы үзенчә матур киенгән, купшы костюмнар әзерләгән, башкарасы номерларын да бик яхшы итеп уйлаган иде. Алар күмәк уеннар, җырлар, биюләр башкардылар. Кыш бабай белән Кар кызыннан күп күчтәнәчләр алдылар. Бәйрәмнән бер укучы да читтә калмады.
-
25.12.2015

Әдип һәм Энҗе президент елкасында катнаштылар!
Бүген 11 сыйныф укучысы Миннебаева Э. һәм 9 сыйныф укучысы Хәйрдинов Ә. президент елкасында катнашалар. Миннебаева Э. бала хокукларын яклаучысы ярдәмчесе буларак махсус чакыруга лаек булды. Хәйретдинов Ә. район олимпиадаларында урыннары өчен сайланды.
-
23.12.2015

Кар сыннары - 2015
Һәр ел саен мәктәбебез каршын кар сыннары бизи. 23 декабрь булса да, тышта + 4 градус. Кыш бабай, күпме көч куеп ясаган кар сыннарыбызны сакла!!!














