Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
04.03.2016

Укытучылар коллективына - гран-при
Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән районара бәйгенең "Тукай әкиятләрен заманча сәхнәләштерү" номинациясендә Апаз урта мәктәбе укытучылары коллективы гран-прига лаек булды.Әлеге конкурска алар "Кәҗә белән Сарык" әкиятен заманчалаштырып төшереп җибәргәннәр иде. Конкурсны йомгаклау кичәсендә аларга истәлекле бүләк- сәгать тә бүләк ителде.
-
02.03.2016

8-11 класслар өчен профориентация юнәлеше буенча эш
Бүген 8-11 сыйныф укучылары өчен Казан мәшгульлек үзәге белгече Биккиниева Диләрә Рәфкать кызы профориентация юнәлеше буенча очрашуга килде. Диләрә Рифкатовна 8-11 сыйныфлар белән профессия сайлау буенча тест үткәрде, бүгенге көндә илдә кирәкле профессияләр турында видеороликлар күрсәтте. Укучылар профессия сайлау буенча үзләренең кызыксындырган сорауларына кайдан җавап алырга кирәклегенә төшенделәр. Әлеге очрашу кирәкле һәм кызыклы үтте.
-
01.03.2016

С первым днем весны!
-
29.02.2016

Хоккейчыларны котлыйбыз!
28 февраль көнне Шушмабашта үткәрелгән хоккей ярышларында 4 мәктәпнең (Апаз,Носы, Хәсәншәих, Шушмабаш) хоккей командалары көч сынашты. Әлеге ярыш 2001 һәм аннан да яшьрәкләр арасында үткәрелде. Апаз урта мәктәбенең хоккей командасы 3 урынга лаек булды. Командага алдагы ярышларда уңышлар телибез.
-
27.02.2016

Өйрәнү площадкасының өченче көне
Бүген площадка ФГОС шартларында дәрестән тыш эшчәнлекккә багышланды. Кунаклрыбызга тәрбия сәгате, түгәрәк өстәл, укучылар чыгышы күрсәтелде.
-
26.02.2016

Апаз урта мәктәбендә өйрәнү площадкасы дәвам итә...
Балтач районы директорлары өчен семинар дәвам итә. Бүген алар өчен ачык дәрес, методик берләшмә утырышы, мастер- класслар тәкъдим ителде. Көн дәвамында чаралар күп планлаштырылса да, укытучыларыбыз тарафыннан һәр чараны кызыклы, кирәкле, ялыктырмый торган итеп оештыру директорларга арырга ирек бирмәде.
-
25.02.2016

Өйрәнү площадкасының беренче көне
Бүген Апаз урта мәктәбендә " ТӨП МӘКТӘПТӘ ФЕДЕРАЛЬ ДӘҮЛӘТ БЕЛЕМ СТАНДАРТЛАРЫН ГАМӘЛГӘ КЕРТҮ ТӘҖРИБӘСЕ" темасына өйрәнү площадкасының беренче көне. Ә өйрәнергә килүчеләр - Балтач районыннан. Алар игътибарына бүген ачык дәрес, директор яны киңәшмәсе, класстан тыш чараларны оештырудагы үзенчәлекләр тәкъдим ителде.
-
23.02.2016

С днем Защитника Отечества!
В день защитника Отечества желаем
Вам здоровья и гармонии во всем,
Как защитников своих вас обожаем
И сердечно поздравляем с вашим днем.
Пусть удача будет с вами неразлучна,
Все, о чем мечтали, пусть произойдет,
И в делах пусть будет все благополучно,
И в любви пусть обязательно везет!
-
22.02.2016

Ягез әле,егетләр!
Бүген укучылар һәм укытучылар командасы арасында "Ягез әле,егетләр!" ярышы үткәрелде.Командалар активлыкларын, кыюлыкларын, ныклыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Бу кичә иптәшлек, бердәмлек, коллективизм шикелле сыйфатлар тәрбияләүгә дә зур этәргеч булды.
-
20.02.2016

Хәрби-патриотик айлык кысаларында әдәби-музыкаль кичә
Мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык кысаларында чаралар дәвам итә. 7 сыйныф укучылары 23 февраль- Ватанны саклаучылар көненә багышлап әдәби-музыкаль кичә куйдылар (Сыйныф җитәкчесе - Загидуллин М.М.).














