Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
19.11.2015
Тантаналы дружина сборы булды.
14 нче ноябрьдә тантаналы дружина сборы булды. Отрядлар рапортлар бирде, девизларын әйтте. Монда 2-4 класс “Карлыгачлар”ы һәм 5-7 нче класс варислары катнашты. Отряд вожатыйлары сборга әзерлек барышында үз вазифаларына бик җаваплы карадылар, отрядлары белән тыгыз элемтәдә тордылар, укучыларның чыгышларын әзерләүдә актив катнаштылар. “Кояшкай” исемендәге отряд варислары Татарстан варисларының мәктәп укучылар оешмасының оешу тарихы, кагыйдәләре, законнары, җырлары, девизларына багышланган викторинада яхшы белемнәрен күрсәттеләр(5 класс). 2 нче класс укучыларын “Карлыгачлар” сафына кабул иттеләр, матур теләкләр теләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Һәр карлыгач отряды үз бүләген тапшырды.
-
18.11.2015

Парклар һәм скверлар елына багышланган КВН
Бүген Кенәр мәдәният йортында Носы,Шурабаш, Ашыт,Хәсәншәих, Кенәр,Апаз мәктәпләренең КВН командалары чыгышы булды. Һәр команда яхшы әзерлекле чыгыш күрсәтте. Апаз урта мәктәбенең "ЭДОН ДПС" командасы матур чыгыш ясады. Молодцы,укучылар!
-
17.11.2015

Олимпиадалар дәвам итә
Бүген Апаз мәктәбе укучылары инглиз теленнән олимпиада да катнаштылар.
-
16.11.2015

ОСТОРОЖНО! ТОНКИЙ ЛЕД!
-
14.11.2015

13 ноябрь көнне Апаз урта мәктәбендә укучыларга һөнәри юнәлеш бирү максатыннан “Хөрмәтнең төбе- хезмәт!” исеме астында авыл хуҗалыгы тармагында күп еллар көч куйган җитәкчеләр, хезмәтчәннәр катнашында ачык чара үткәрелде.
Әлеге чарада “Ватан” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе, район советы депутаты – Әхмәтов Мансур Готыф улы, күп еллар шушы ук күмәк хуҗалыкта баш зоотехник булып эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда гомер кичерүче Әхмәдуллин Мансур Гыйлмулла улы, шул ук күмәк хуҗалыкта озак еллар баш бухалтер булып эшләгән, шулай ук 5 авылны берләштергән авыл советы җитәкчесе булган – Закиров Рәис Закир улы, үз һөнәрен, туган җирен җаны-тәне белән яратып, күп тапкырлар “Кыр батыры” исеменә лаек булган “Ватан” агрофирмасы механизаторы – Шәвәлиев Әхтәм Минмулла улы хөрмәтле кунаклар булдылар. Әлеге чарада катнашкан һәр кунагыбыз үзләренең тормыш юлын ни өчен авыл җире белән бәйләүләре белән уртаклаштылар, авыл хуҗалыгы тармагындагы һөнәрләр, уңыш серләре турында сөйләделәр.
-
12.11.2015

2015-2016 нчы уку елының беренче гомуми ата-аналар җыелышы үтте.
12 ноябрь көнне беренче чиректән соң "Бала сәламәтлеге беренче урында" исеме астында гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта полиция хезмәткәре, авыл советы җитәкчесе,медсестра,мәктәп повары чыгышлары тыңланды.Гомуми җыелыштан соң ата-аналар класс җитәкчеләре белән очрашты.Алга куелган максатларны тормышка ашырырга, җыелышта сөйләгәннәрне тәрбия эшендә кулланма итеп алырга дигән карар кабул ителде.
-
10.11.2015

Мәктәп дирекциясе теннис һәм шашка буенча район чемпионнары булган укучыларны котлады!
Район тарафыннан спорт ярышлары бик күп үткәрелә. Мөмкинлегебездән килгәнчә барлык ярышларда катнашырга тырышабыз. Бүген иртәнге линейкада теннис һәм шашка буенча призлы урыннарны алган укучылар бүләкләнде. Аларга уңышлар теләп калабыз!
-
09.11.2015

Башлангыч сыйныф укучылары конкурсларда бик актив катнашалар!
Башлангыч сыйныф укучыларының Арчада үткәрелгән математикадан район олимпиадасында 2 сыйныфтан Минзянова Роза 1 урын алды. Ул акчалата бүләк һәм грамота иясе булды. Шулай ук читтән торып катнашкан конкурсларда башлангыч сыйныф укучылары бик активлар. Әфәрин, укучылар! Иҗат уңышлары телибез сезгә!
-
07.11.2015

ЕГЭ,ГИА, конкурслар һәм олимпиадаларга хәзерлек барды!
Каникул көннәре бик рәхәт булса да, укучыларыбыз экзаменнарга һәм олимпиадаларга хәзерлекне каникул көннәрендә дә туктатмадылар.Һәр теләгән укучы үзе өчен уңайлы вакытта укытучысыннан өстәмә белем ала алды.Спорт сөючеләр өчен спорт түгәрәкләре дә үткәрелде.Төрле конкурсларга,КВНга катнашучылар да читтә калмадылар.
-
06.11.2015

6 ноября - День Конституции Республики Татарстан.С праздником!














